Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 15.5. 21 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Һарун уллары
    Сүзлек
  • Алар үз вәгъдәсен бозган
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Муса белән Һарун искиткеч кыюлык күрсәткән
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
  • Муса үз таягы белән кыяга суга
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 15.5. 21 б.

Укучыларның сораулары

Йәһвә потка табынуны тыйса, ни өчен ул Һарунга алтыннан бозау ясаганы өчен җәза бирмәгән?

Чыгыш китабының 32 нче бүлеге буенча, Һарун алтыннан бозау ясап, Аллаһының потка табыну турындагы канунын бозган (Чыг. 20:3—5). Нәтиҗәдә, Йәһвә «Һарунга да бик каты ачуланып, аны да юк итәргә теләгән, [Муса] ул вакытта Һарун өчен дә ялварган» (Кан. 9:19, 20). Һарун белән булган очракта тәкъва Мусаның ялваруы «зур куәткә һәм көчле тәэсиргә ия» булганмы? (Ягък. 5:16). Әйе. Күрәсең, шундый ялвару һәм, кимендә, тагын ике сәбәп аркасында Йәһвә Мусаның догасына җавап биргән һәм Һарунга җәза бирмәгән.

Беренче сәбәп, күрәсең, Һарунның элек тугры булганын белән бәйле. Йәһвә Мусага фиргавен алдына килергә һәм исраиллеләрне Мисырдан чыгарырга йөкләмә биргәннән соң, Муса белән барырга һәм аның исеменнән сөйләргә Һарунны сайлаган (Чыг. 4:10 —16). Шул ике кеше тыңлаучанлык күрсәтеп Мисыр патшасы алдына күп мәртәбә килгән һәм фиргавеннең каты күңелле булуын күргән. Бу, әлбәттә, җиңел булмаган. Шуңа күрә, Мисырда булган чакта ук, Һарун Йәһвәгә тугры булган һәм чыдамлык белән хезмәт иткән (Чыг. 4:21).

Алтыннан бозау ясарга Һарунны нәрсә этәргән икәнен дә исәпкә алырга кирәк. Муса Синай тавында 40 көн булган. «Күп вакыт узуга карамастан, Мусаның һаман да таудан төшмәвен күргәч», халык Һаруннан үзенә пот ясаткан. Һарун кешеләрне тыңлап, алтыннан бозау сынын ясаган (Чыг. 32:1—6). Ләкин Һарунның шуннан соң башкарган эшләре аның йөрәге чынлыкта потка табынуны хупламаганын күрсәткән. Күрәсең, ул кешеләрнең басымына бирелгән. Мәсәлән, Муса потка табынуны юкка чыгарыр өчен тәвәккәл эш итә башлагач, бөтен Леви уллары, шул исәптән Һарун да, шикләнмичә Йәһвә ягына басканнар. Потка табынган һәм моның өчен җаваплы булган өч мең кеше үтерелгән (Чыг. 32:25—29).

Моннан соң Муса кешеләргә: «Сез бик зур гөнаһ эшләдегез!» — дигән (Чыг. 32:30). Шуңа күрә, гөнаһ өчен Һарун бер үзе генә гаепле булмаган. Ул да, кешеләр дә Йәһвәнең шәфкатьлегеннән файда алган.

Алтын бозау белән булган очрактан соң, Йәһвә Һарунны баш рухани булырга билгеләгән. Аллаһы Мусага болай дигән: «Һарунга изге киемнәр кидер, аны майлап, рухани итеп Миңа хезмәткә изгеләндер» (Чыг. 40:12, 13). Шунсы ачык: Йәһвә Һарунны аның көчсезлеге өчен кичергән. Һарун үз күңелендә чын гыйбадәт кылуга тугры булган, ул фетнәгә кушылып потка табынмаган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу