Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w11 1.4. 3 б.
  • Ни өчен никах таркала?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен никах таркала?
  • Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә Шаһитләренең аерылышуга карашлары
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Никахка хөрмәт белән карагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • «Аллаһы кушылдырганны...»
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
Күзәтү манарасы 2011 ел
w11 1.4. 3 б.

Ни өчен никах таркала?

«Гайсә янына фарисейләр килгәч, Аны сынарга теләп, сорадылар: ир кешегә хатынын һәртөрле сәбәптән аерып җибәрергә канун рөхсәт итәме?» (Маттай 19:3).

КАЙБЕРӘҮЛӘРНЕ Гайсә пәйгамбәр көннәрендә никахны сакларга тырышырга кирәкме һәм бу мөмкинме дигән сорау борчыган. Гайсә аларга болай дигән: «Кешеләрне бар иткәндә, Булдыручы баштан ук „аларны ир һәм хатын итеп бар итте“,— дигәнне сез укымадыгызмыни?... Һәм Аллаһы әйткән: „Шуңа күрә, ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр“. Шулай итеп, алар инде ике кеше түгел, ә бер бөтен. Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:4—6)a. Чыннан да, Аллаһы ир белән хатын өчен бәхетле никах ниятләгән булган.

Бүген күп илләрдә бар никахларның якынча 40 я күбрәк проценты таркала. Никах турында Изге Язмалардагы киңәшләр чыннан да тормышыбызда кулланырлык түгелме? Ни өчен никахлар таркала? Беренче никахның җитешсез яклары булгангамы?

Әйдәгез, бер мисал карап чыгыйк. Ике гаилә бер үк төрле машина сатып ала. Беренче гаилә үз машинасын карый һәм аны сак йөртә. Аларның машинасы яхшы килеш саклана. Икенче гаилә үз машинасын карар өчен вакыт та бүлеп куймый, көч тә салмый, һәм машинасын сак та йөртми. Машинасы ватылгач, ул аларга кирәксез булып чыга. Моңа кем гаепле? Машинамы, аның хуҗасымы? Сүз дә юк, хуҗасы гаепле.

Нәкъ шулай ук күп никахларның таркалуы никахның иң баштан ук җитешсез яклары булганын аңлатмый. Бу сүзләрнең дөреслеген миллионлаган бәхетле никах исбатлый. Андый никахлар кешеләргә, гаиләләргә, җәмгыятькә шатлык һәм тынычлык китерә. Ләкин никах нык булсын өчен, аны, машинаны кебек, сакларга кирәк.

Сезнең өйләнгәнегезгә берничә көн я, бәлки, берничә дистә елдыр, шулай да Изге Язмалардагы киңәшләр, һичшиксез, никахыгызны алда да сакларга һәм аны ныгытырга ярдәм итәчәк. Әйдәгез, кайбер киңәшләрне карап чыгыйк.

[Искәрмә]

a Изге Язмаларда ирнең я хатынның аның иптәше зина кылса гына аерылышыр өчен сәбәбе бар дип әйтелә (Маттай 19:9).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу