Йәһвәгә чын күңелдән корбаннар китерегез
«Нәрсә генә эшләсәгез дә һәммәсен... Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез» (КӨЛ. 3:23).
1—3. а) Гайсәнең үз тормышын йолым корбаны итеп китергәне Йәһвә бездән бернинди дә корбаннар таләп итми дигәнне аңлатамы? Аңлатыгыз. б) Бүгенге корбаннар турында әйткәндә, нинди сорау туа?
БЕЗНЕҢ эраның беренче гасырында Йәһвә үз халкына Гайсәнең йолым корбаны Муса канунын гамәлдән чыгарган икәнен күрсәткән (Рим. 10:4). Яһүдләр йөзләгән еллар дәвамында Аллаһыга китергән корбаннарны бүтән инде китерергә кирәк булмаган, һәм алар үз әһәмиятен югалткан. Канун, «Мәсих килгәнгә кадәр... тәрбияче» буларак, үз максатын үтәгән (Гәл. 3:24).
2 Ләкин бу мәсихчеләр корбаннар китерергә тиеш түгел дигәнне аңлатмый. Киресенчә, рәсүл Петер «Гайсә Мәсих аша Аллаһыга мәгъкуль дөньяви булмаган [рухи] корбаннар» китерергә кирәк дигән (1 Пет. 2:5). Өстәвенә, рәсүл Паул аңлатканча, Аллаһыга багышлаган мәсихче тормыш — аның һәр ягы — «корбан» булып саналырга мөмкин (Рим. 12:1).
3 Шулай итеп мәсихче Йәһвәгә берәр нәрсә биреп я аның хакына берәр нәрсәдән баш тартып, аңа корбаннар китерә. Без бүген китергән корбаннарыбызны Йәһвә кабул итәме, юкмы икәнен ничек белергә? Үткән мәкаләдән корбаннар китерү турында белгәннәребез нигезендә моны тикшереп чыгыйк.
КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШТА
4. Көндәлек тормышыбыз турында әйткәндә, без нәрсәне истә тотарга тиеш?
4 Көндәлек тормышыбыздагы эшләрне Йәһвәгә корбаннар китерү белән бәйләү авыр булып тоеладыр. Өйдәге эшләр, мәктәптә укулар, дөньяви эш, әйберләр сатып алу һәм башка нәрсәләрнең бер караганда рухи эшләр белән бәйләнеше юк кебек тоелырга мөмкин. Әмма әгәр син үз тормышыңны Йәһвәгә багышлагансың икән яки якын киләчәктә бу адымны ясарга җыенасың икән, көндәлек тормыштагы эшләр синең Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңә тәэсир итә ала икәнен истә тоту мөһим. Без тәүлек дәвамында — мәсихчеләр һәм Изге Язмалардагы принципларны тормышыбызның һәр өлкәсендә кулланырга тиеш. Шуңа күрә Паул: «Нәрсә генә эшләсәгез дә һәммәсен кешеләргә түгел, бәлки, Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез»,— дигән. (Көлессәйлеләргә 3:18—24 не укы.)
5, 6. Безнең киемебезгә һәм тәртибебезгә нәрсә тәэсир итәргә тиеш?
5 Мәсихченең көндәлек эшләре — аның изге хезмәтенең өлеше түгел. Әмма Паулның «Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән» эшләгез дигән чакыруы бөтен яшәү рәвешебез турында уйланырга дәртләндерә. Үзебезгә карата моны ничек кулланып була? Безнең тәртибебез һәм киемебез һәрвакытта да тиешлеме? Яисә көндәлек эшләр белән шөгыльләнгәндә тәртибебез һәм киемебез аркасында безгә Йәһвә Шаһитләре булганыбызны әйтү оятмы? Безнең белән андый хәл беркайчан да булмасын! Йәһвәнең хезмәтчеләре Аллаһы исеменә тап төшерә алган эшләрне эшләргә теләми (Ишаг. 43:10; 2 Көр. 6:3, 4, 8, 9).
6 Әйдәгез «Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән» эшләү теләге тормышыбызның төрле өлкәләренә ничек тәэсир итә икәнен карап чыгыйк. Бу мәкаләне тикшергәндә исраиллеләр Йәһвәгә төрле корбаннар китергәндә аңа үзләрендә булганнарның иң яхшысын алып килергә тиеш булганнарын исебездә тотыйк (Чыг. 23:19).
БАГЫШЛАНУЫБЫЗ ТОРМЫШЫБЫЗДА ЧАГЫЛАМЫ?
7. Мәсихче багышлану нәрсә аңлата?
7 Үзеңне Йәһвәгә багышлаганда, син аңа берсүзсез буйсынырга сүз бирдең, шулай бит? Чынлыкта, син тормышыңның бар өлкәләрендә синең өчен иң мөһиме Йәһвә булачак дидең. (Еврейләргә 10:7 не укы.) Һәм бу дөрес карар булды. Булган сорауларыңа Йәһвәнең карашын белергә тырышканда һәм аның ихтыяры буенча эш иткәндә, син моның нәтиҗәсе чыннан да искиткеч булганын күрдең (Ишаг. 48:17, 18). Аллаһы халкы — изге һәм бәхетле халык, чөнки алар үзләрен өйрәтүче Йәһвәнең сыйфатларын чагылдыра (Лев. 11:44; 1 Тим. 1:11).
8. Йәһвәнең борынгыда китерелгән корбаннарны изге итеп санаганы безнең өчен нәрсә аңлата?
8 Исраиллеләрнең Йәһвәгә китергән корбаннары изге итеп саналган (Лев. 6:25; 7:1). «Изгелек» дип тәрҗемә ителә торган еврей сүзе аерып куелган, махсус, ягъни Аллаһыга багышлаган дигән мәгънә йөртә. Йәһвә безнең корбаннарыбызны кабул итсен өчен, без бу бозык дөньяның һәртөрле бозыклыгыннан читтә торырга тиеш. Йәһвә нәфрәт иткәнне без яратырга тиеш түгел. (1 Яхъя 2:15—17 не укы.) Билгеле, бу без Йәһвә алдында безне пычрата алган һәр аралашудан һәм эшләрдән качарга тиеш дигәнне аңлата (Ишаг. 2:4; Ачыл. 18:4). Бу шулай ук пычрак я әхлаксыз нәрсәләргә карамас өчен күзләребезгә хуҗа булу яисә андый нәрсәләр турында уйламау дигәнне дә аңлата (Көл. 3:5, 6).
9. Мәсихчеләрнең башкаларга мөнәсәбәте никадәр мөһим, һәм ни өчен?
9 Паул имандашларга болай дигән: «Кешеләргә игелек эшләүне, үзегездә булганны бер-берегез белән бүлешүне онытмагыз — бу Аллаһы ярата торган корбан» (Евр. 13:16). Шулай итеп, игелекле булуны һәм башкаларга игелек эшләүне Йәһвә үзенә яраклы булган корбаннар итеп саный. Башкаларга карата яхшы мөнәсәбәт — мәсихчеләрне аерып торучы билге (Яхъя 13:34, 35; Көл. 1:10).
ГЫЙБАДӘТ БЕЛӘН БӘЙЛЕ КОРБАННАР
10, 11. Йәһвә безнең мәсихче хезмәтебезгә һәм гыйбадәтебезгә ничек карый, һәм бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?
10 Башкаларга игелек эшләр өчен иң мөһим юл — бу өметебезне икърар итү. Син шаһитлек бирер өчен һәр очрактан файдаланасыңмы? Паул бу мөһим эшебез турында: «[Аллаһыга] данлау корбаны китерик, Аның исемен телебез белән мактыйк»,— дигән (Евр. 10:23; 13:15; Һош. 14:2). Патшалык хакында яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенә багышлаган вакытның күләме һәм сыйфаты турында күпне сөйләп була, һәм Хезмәт очрашуындагы күп кенә пунктлар безгә бу яктан яхшырырга ярдәм итә. Әмма кыскача әйткәндә, вәгазьләү һәм очраклы вәгазьләү, «данлау корбаны», гыйбадәтебезнең бер өлеше, булганга, ул без бирә алган иң яхшы корбан булырга тиеш. Барыбызның да шартлары төрле, әмма яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен бүлеп куелган вакытның күләме еш кына безнең рухи нәрсәләр өчен никадәр рәхмәтле булганыбызны күрсәтә.
11 Мәсихчеләр регуляр рәвештә өйдә дә һәм җыелышта да Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен вакытларын бүлеп куя. Моны бездән Йәһвә таләп итә. Безгә Шимбә көнен тотарга яисә Иерусалимда үткән бәйрәмнәргә барырга кирәк түгел. Әмма Аллаһы элеккечә бездән бүген буш эшләребезне калдыруыбызны һәм аның Сүзен өйрәнүебезне, дога кылуыбызны һәм җыелыш очрашуларга йөрүебезне көтә. Һәм мәсихче гаилә башлары гаиләләре белән гыйбадәт кылуны үткәрер өчен, җитәкчелекне үз өсләренә ала (1 Тес. 5:17; Евр. 10:24, 25). Рухи эшләр турында әйткәндә, үзебезгә мондый сорау бирү яхшы булыр: «Аллаһыга гыйбадәтемне мин ничек яхшырта алыр идем?»
12. а) Хуш исле сумала яндыруны нәрсә белән чагыштырып була? б) Мондый чагыштыру догаларыбызның эчтәлегенә ничек тәэсир итәргә тиеш?
12 Давыт патша Йәһвә Аллаһыга болай дип җырлаган: «Минем догам хушбуй күк Синең алдыңа җитсен иде» (Мәд. 140:2). Үз догаларыңның даимилеге һәм сыйфаты турында уйлап кара. Ачылыш китабында «Аллаһы изгеләренең догалары» хуш исле сумала белән чагыштырыла. Нинди мәгънәдә? Йәһвәгә яраклы догалар аңа тәмле, хуш ис кебек күтәрелә (Ачыл. 5:8). Борынгы Исраилдә Йәһвәнең мәзбәхендә даими яндырылган хуш исле сумаланы бик тырышып һәм төгәл әзерләгәннәр. Аны Аллаһының күрсәтмәсе буенча яндырганда гына бу Йәһвәгә ошаган (Чыг. 30:34—37; Лев. 10:1, 2). Әгәр безнең догаларыбыз шул ук рәвешчә «әзерләнә» икән, аларның Йәһвәгә ошаячагына бер дә шикләнмәскә була.
БИРҮ ҺӘМ КАБУЛ ИТҮ
13, 14. а) Эпафрудит һәм Филиппуй җыелышы Паулга ничек ярдәм иткән, һәм рәсүл моңа ничек караган? б) Эпафрудит белән филиппуйлылардан без ничек үрнәк ала алабыз?
13 Бөтендөнья вәгазь эшенә булышлык күрсәтер өчен бирелгән иганәләрне, күләменә карамастан, корбан белән чагыштырып була (Марк 12:41—44). Б. э. I гасырында Филиппуй җыелышы, Паулның физик ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен, Эпафрудитны Римга җибәргән. Ул, күрәсең, Паулга алардан акчалата бүләк тапшырган. Игелек белән тулы филиппуйлылар моңарчы да Паулга андый юмартлык күрсәткән булган. Ул күбрәк вакытын хезмәткә багышлый алсын өчен, алар аңа ярдәм итәргә теләгән. Паул аларның бүләгенә ничек караган? Ул аны «хуш исле, Аллаһының күңеленә ятышлы, Аңа яраклы корбан» дип атаган. (Филиппуйлыларга 4:15—19 ны укы.) Паул филиппуйлыларның игелеген чыннан да югары бәяләгән, һәм Йәһвәнең дә карашы шундый ук булган.
14 Бүген дә Йәһвә бөтендөнья вәгазь эшенә булышлык күрсәтер өчен бирелгән иганәләребезне бик кадерли. Өстәвенә, без алга таба да Патшалык эшләрен тормышыбызда беренче урынга куйсак, ул безнең бар кирәклесе, рухи һәм физик ихтыяҗларыбыз, турында кайгыртачагын вәгъдә итә (Мат. 6:33; Лүк 6:38).
РӘХМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ
15. Йәһвәгә рәхмәтле булыр өчен нинди сәбәпләр бар?
15 Йәһвәгә рәхмәтле булыр өчен сәбәпләр әйтеп бетергесез. Без һәр көн тормыш бүләге өчен аңа рәхмәтебезне белдерергә тиеш түгелме? Ул безгә бар кирәклесен — ризык, кием һәм яшәү урыны, шулай ук сулар өчен һава бирә. Өстәвенә, безнең төгәл белемнәргә нигезләнгән иманыбыз булганга, өметебез бар. Йәһвә Барлыкка Китерүчебез булганга һәм безнең хакка башкарган эшләре аркасында, без аңа гыйбадәт кылырга һәм мактау корбаны китерергә тиеш. (Ачылыш 4:11 не укы.)
16. Мәсихнең йолым корбаны безне нәрсә эшләргә дәртләндерергә тиеш?
16 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Аллаһының кешелеккә биргән иң кыйммәтле бүләге — Мәсихнең йолым корбаны. Бу аның безгә карата күрсәткән искиткеч яратуы (1 Яхъя 4:10). Моның өчен аңа ничек рәхмәтле булырга? Паул болай дигән: «Мәсихнең яратуы безне, бер Кеше һәммәсе өчен үлгән... дип ышанырга мәҗбүр итә. Исәннәр инде үзләре өчен түгел, бәлки үзләре өчен Үлгән һәм үледән Терелтелгән өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы өчен дә үлде» (2 Көр. 5:14, 15). Асылда, Паулның сүзләре буенча, без, Аллаһының юмарт игелеген кадерләсәк, Аллаһыга һәм аның Улына тугры булып яшәргә тиеш. Аллаһыга һәм Мәсихкә тыңлаучан булып, вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә зур теләк белән катнашып, без аларны яратканыбызны һәм аларга рәхмәтле булганыбызны күрсәтәбез (1 Яхъя 5:3; 1 Тим. 2:3, 4).
17, 18. Кайберәүләр ничек Йәһвәгә күбрәк данлау корбанын китерергә булган? Мисал китерегез.
17 Син Аллаһыга китергән данлау корбаныңны тагы да яхшырта аласыңмы? Күпләр Йәһвәнең үзләре хакына эшләгән бар игелекле эшләре турында уйланганнан соң, вәгазь эшендә яки башка теократик эшләрдә күбрәк катнашырга дип, үз вакытларын һәм эшләрен планлаштырырга булган. Кайберәүләр елына бер яки берничә ай ярдәмче пионер булып хезмәт итә, башкалар гомуми пионер хезмәтен башлаган. Бүтәннәре исә Патшалык эше белән бәйле биналарны төзүдә катнаша. Бу Аллаһыга рәхмәт белдерер өчен әллә яхшы мөмкинлекләр түгелме? Әгәр без бу рухи эшләрне дөрес теләкләрдән чыгып, рәхмәт йөзеннән, башкарабыз икән, Йәһвә изге хезмәтебезне кабул итәчәк.
18 Күп кенә мәсихчеләр Йәһвәгә бик рәхмәтле, һәм бу аларны ваемсыз калдырмый. Морена мисалын алыйк. Ул үзенең рухи сорауларына җавапны үзе үскән католик динендә һәм Көнчыгыш фәлсәфәсендә эзләгән. Ләкин үзен канәгатьләндерерлек җаваплар тапмаган. Аның рухи сусавы Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач кына басылган. Морена бар сорауларына җаваплар тапканга һәм тормышында үзен ышанычлырак хис итә башлаганга, Йәһвәгә шулкадәр рәхмәтле булган ки, хәтта бар көчен аңа хезмәт итүдә кулланырга теләгән. Суга чумдырылганнан соң ул ярдәмче пионер булып хезмәт итә башлаган, һәм мөмкинлеге туу белән гомуми пионер булып киткән. Бу 30 ел элек булган, һәм Морена һаман да тулы вакытлы хезмәтче.
19. Сез Йәһвәгә ничек күбрәк корбаннар китерә аласыз?
19 Әлбәттә, Йәһвәнең күп кенә тугры хезмәтчеләре үз шартлары аркасында пионер булып хезмәт итә алмый. Йәһвәгә хезмәт итүдә күпме эшләгәнебезгә карамастан, барыбыз да аңа яраклы рухи корбаннар китерә ала. Тәртибебездән без Аллаһының гадел принципларын тотканыбыз күренергә тиеш; моның өчен безгә һәрвакыт аның вәкилләре булганыбызны исебездә тотарга кирәк. Иман аша без Аллаһының үз ниятен үтәячәгенә тулысынча ышана алабыз. Игелекле эшләр аша без яхшы хәбәрнең таралуына ярдәм итәбез. Йәһвәгә безнең хакка башкарган бар эшләре өчен рәхмәтле булганыбызны күрсәтеп, әйдәгез алга таба да аңа чын күңелдән корбаннар китерик.
[25 биттәге сүзләр]
Йәһвәнең игелеге сине мактау корбаныңны яхшыртырга дәртләндерәме?
[23 биттәге иллюстрация]
Шаһитлек бирер өчен, син һәр мөмкинлекне кулланасыңмы?