«Кыю һәм нык бул»
«Кыю һәм нык бул... Аллаһың Йәһвә синең белән» (ЕШУА 1:9).
СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?
Ханух һәм Нух ничек кыюлык күрсәткән?
Борынгыда яшәгән кайбер хатын-кызлар иманда һәм кыю булуда нинди үрнәк калдырган?
Кыюлык күрсәткән яшьләрнең нинди мисаллары сиңа тәэсир итә?
1, 2. а) Көндәлек тормышта дөрес булганны эшләр өчен кайвакыт нәрсә кирәк? б) Бу мәкаләдән без нәрсә белербез?
КЫЮЛЫК — куркуга, тәвәккәлсезлеккә һәм куркаклыкка капма-каршы сыйфат. Гадәттә кыю кешене без көчле һәм батыр кеше итеп күз алдыбызга китерәбез. Әмма кайвакыт, көндәлек тормышыбызда дөрес булганны эшләр өчен, күзгә күренмәгән кыюлык кирәк.
2 Изге Язмаларда искә алынган кайбер кешеләр бик авыр хәлләрдә кыю булган. Башкалары кыюлыкны Йәһвәнең хезмәтчеләре өчен гадәти булган шартларда күрсәткән. Без Изге Язмаларда язылган кыю кешеләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Без ничек кыю була алабыз?
БОЗЫК ДӨНЬЯДА КЫЮ ШАҺИТЛӘР
3. Ханух үзе яшәгән бозык дөнья турында нинди пәйгамбәрлек әйткән булган?
3 Туфанга хәтле яшәгән явыз кешеләр арасында Йәһвәнең шаһите булыр өчен, кыюлык таләп ителгән. Ханух, «Адәм буыныннан җиденчесе», кыюлык белән мондый хәбәр игълан иткән: «Менә Раббы барысы өстеннән хөкем итү өчен, аларның кылган барча имансыз гамәлләре һәм бөтен гөнаһлы имансызларның Раббыга каршы сөйләгән барлык оятсыз сүзләре өчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә» (Яһүд 14, 15). Бу сүзләрнең һичшиксез үтәләчәгенә Ханухның ышанычы нык булган. Һәм бозык кешеләр Туфанда юк ителгән.
4. Нух нинди шартларда «Аллаһы юлында йөргән»?
4 Б. э. к. 2370 елда, Ханух үлгәннән соң 650 елдан күбрәк вакыт үткәч, Туфан килгән. Ханухның үлеме белән Туфан арасындагы чорда Нух туган, ул гаилә корган һәм уллары белән көймә төзегән. Явыз фәрештәләр үзләренә кеше тәне алып чибәр хатын-кызлар белән якынлык кыла башлаган һәм алардан әзмәверләр туган. Кешеләр бик нык бозылган һәм җир йөзе явызлыкка баткан (Ярат. 6:1—5, 9, 11). Моңа кармастан Нух «Аллаһы юлында йөрүче кеше» һәм кыюлык белән «тәкъва тормышны вәгазьләүче» булган. (2 Петер 2:5 не укы.) Безгә дә бу соңгы көннәрдә шундый ук кыюлык кирәк.
АЛАР ИМАНЛЫ ҺӘМ КЫЮ БУЛГАН
5. Муса иман белән кыюлыкны ничек күрсәткән?
5 Муса да иман һәм кыюлык үрнәге булып тора (Евр. 11:24—27). Б. э. к. 1513 елдан алып 1473 елга кадәр Аллаһы аны исраиллеләрне Мисырдан алып чыгар өчен һәм чүлдә алар белән җитәкчелек итәр өчен кулланган. Муса, үзен бу йөкләмәне үтәргә яраксыз дип санаган булса да, аны кабул иткән (Чыг. 6:12). Ул үзенең абыйсы Һарун белән Мисырдагы явыз фиргавен янына кат-кат барып, 10 җәза турында кыю итеп хәбәр иткән. Бу җәзалар аша Йәһвә Мисыр илаһларын хур иткән һәм үз халкын азат иткән (Чыг. 7—12 бүл.). Аллаһы Мусага өзлексез ярдәм итеп торганга, ул иман белән кыюлык күрсәткән, һәм безнең турында да шуны ук әйтеп була (Кан. 33:27).
6. Хакимият кешеләре бездән сорау алганда, безгә кыюлык белән шаһитлек бирергә нәрсә булышачак?
6 Без дә Муса кебек кыю булырга тиеш, чөнки Гайсә болай дигән: «Сезне Минем аркада идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр. Бу — сез аларга һәм халыкларга Минем хакта шаһитлек итсен өчен булыр. Сезне хөкем итәргә китергән чакта, нәрсә һәм ничек сөйләргә дип хафаланмагыз: сезгә ул сәгатьтә нәрсә сөйләргә кирәклеге белдерелер. Чөнки әйткән сүзләрегез сезнеке булмас, бәлки сезнең аша Атагызның Рухы сөйләр» (Мат. 10:18—20). Хакимият кешеләре бездән сорау алганда, Йәһвә рухы безне аларга хөрмәт күрсәтеп иман һәм кыюлык белән төпле шаһитлек бирергә сәләтле итәчәк. (Лүк 12:11, 12 не укы.)
7. Ни өчен Ешуа кыю һәм уңышлы булган?
7 Мусага алмашка килгән Ешуа өзлексез рәвештә Аллаһы Канунын өйрәнеп, иманын ныгыткан һәм тагы да кыюрак булып киткән. Б. э. к. 1473 елда Исраил халкы Вәгъдә ителгән җиргә керергә әзер булган. «Кыю һәм бик нык бул»,— дип боерган Аллаһы Ешуага. Канунны үтәп Ешуа акыллы эш итәр иде һәм уңышлы булыр иде. «Курыкма һәм котың очмасын, чөнки син кая гына барсаң да, Аллаһың, Йәһвә синең белән»,— дигән сүзләр Ешуаны бик ныгыткандыр! (Ешуа 1:7—9). Һәм Аллаһы һичшиксез аның белән булган, чөнки б. э. к. 1467 елны Вәгъдә ителгән җирнең күпчелек өлеше инде яулап алынган булган; моңа ни бары алты ел гына киткән.
АЛЛАҺЫГА КЫЮЛЫК БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТКӘН ХАТЫН-КЫЗЛАР
8. Иманлы һәм кыю булган Рәхәбтән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
8 Үткәндә яшәгән күп кенә хатын-кызлар Йәһвәгә кыюлык белән хезмәт иткәннәр. Мәсәлән, Әрихәдәге Рәхәб исемле фахишә, Ешуа җибәргән ике шымчыны курыкмыйча яшереп һәм аннары шәһәр патшасының хезмәтчеләрен ялган юлдан җибәреп, Аллаһыга иман иткәнен күрсәткән. Исраиллеләр Әрихәне яулап алгач, аны өйдәгеләре белән исән калдырганнар. Рәхәб үзенең гөнаһлы һөнәрен калдырган, Йәһвәгә хезмәт итә башлаган һәм Мәсихнең шәҗәрәсенә кергән (Ешуа 2:1—6; 6:22, 23; Мат. 1:1, 5). Ул иманы һәм кыюлыгы өчен мул фатихалар алган!
9. Дебора, Барак һәм Йаилә ничек кыюлык күрсәткән?
9 Ешуа б. э. к. якынча 1450 елда үлгәннән соң Исраилдә хакимнәр идарә итә башлый. Исраилне инде 20 ел Кәнган патшасы Иабин кысрыклый. Аллаһы Дебора исемле пәйгамбәр хатын-кызны кулланып, хаким Баракны эш итәргә дәртләндерә. Барак 10 000 ир кешене Табор тавында җыеп, Иабин патшаның гаскәрләр башлыгы Сисара белән сугыш башларга әзер. Сисара үз гаскәре һәм 900 хәрби арбасы белән Киссон елгасы үзәнлегендә җыела. Исраиллеләр үзәнлеккә таба юнәлгәч, Аллаһы ташкын китереп чыгара һәм сугыш кыры сазлыкка әйләнеп, кәнганлыларның арбалары бата башлый. Барак кешеләре җиңә, ә «Сисараның бар гаскәре кылычтан һәлак» була. Сисара үзе исә Йаиләнең чатырында яклау эзли, ләкин ул Сисараны йоклап ятканда үтерә. Дебораның Баракка әйтелгән пәйгамбәрлек сүзләре буенча, бу җиңүнең «даны» Йаилә исемле хатын-кызга бирелә. Дебора, Барак һәм Йаилә кыю эш иткәнгә, Исраилдә «кырык ел тынычлык» булган (Хак. 4:1—9, 14—22; 5:20, 21, 31). Аллаһыга тугры булган күп кенә ир-атлар һәм хатын-кызлар шундый ук иман һәм кыюлык күрсәткән.
БЕЗНЕҢ СҮЗЛӘРЕБЕЗ БАШКАЛАРГА КЫЮЛЫК БИРӘ АЛА
10. Ни өчен безнең сүзләребез башкаларга кыюлык бирә ала дип әйтеп була?
10 Безнең сүзләребез имандашларыбызга кыюлык бирә ала. Б. э. к. XI гасырда Давыт патша үз улына болай дигән: «Кыю һәм нык бул һәм эш ит. Курыкма һәм котың алынмасын, чөнки Йәһвә Аллаһы, минем Аллаһым, синең белән. Ул, Йәһвә йортында хезмәт башлансын өчен, кирәкле бар эш тәмамланганчы, сине калдырмас һәм ташламас» (1 Елъ. 28:20). Сөләйман кыю эш иткән һәм Иерусалимда Йәһвәнең мәһабәт гыйбадәтхәнәсен төзегән.
11. Исраилле бер кызның кыю сүзләре бер ир кешенең тормышына ничек тәэсир иткән?
11 Б. э. к. Х гасырда исраилле бер кызның кыю сүзләре бер махаулы кешегә фатихалар китергән. Бу кызны илбасарлар кулга алган булган, һәм ул Сурия гаскәренең башлыгы махаулы Нагаманның өй хезмәтчесе булып киткән. Йәһвәнең Элиша аша эшләгән могҗизалары турында белгәнгә, ул Нагаманның хатынына ире Исраилгә барса, Аллаһы пәйгамбәре аны савыктырачак дип әйткән. Нагаман Исраилгә барган, могҗизалы рәвештә савыккан һәм Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаган (4 Пат. 5:1—3, 10—17). Син бу кыз кебек Аллаһыны яратучы яшь кеше булсаң, Йәһвә сиңа укытучыларыңа, сыйныфташларыңа һәм башкаларга вәгазьләр өчен кыюлык бирәчәк.
12. Хизәкыйя патшаның сүзләре халыкка ничек тәэсир иткән?
12 Дөрес сайланган сүзләр куркыныч вакытларда кыюлык бирә ала. Ассириялеләр б. э. к. VIII гасырда Иерусалимга һөҗүм иткәч, Хизәкыйя патша үз халкына болай дигән: «Кыю һәм нык булыгыз. Ассирия патшасыннан һәм аның күпсанлы гаскәреннән курыкмагыз һәм котыгыз алынмасын, чөнки безнең белән булганнар аның белән булганнардан күбрәк. Алар белән кеше кулы, ә безнең белән, безгә ярдәм итәр өчен һәм безнең хакка сугышыр өчен, Аллаһыбыз Йәһвә». Бу сүзләр Яһүдия халкына ничек тәэсир иткән? «Хизәкыйянең бу сүзләреннән халык рухланып» киткән! (2 Елъ. 32:7, 8). Моңа охшаш сүзләр эзәрлекләүләр вакытында үзебезгә дә һәм башка мәсихчеләргә дә кыюлык өсти ала.
13. Кыюлык күрсәтүдә Аһаб патша сараеның башлыгы Овадия безнең өчен нинди үрнәк булып тора?
13 Кайвакыт без берәр нәрсә турында әйтмичә, кыюлык күрсәтәбез. Б. э. к. Х гасырда явыз патшабикә Изебел Йәһвәнең пәйгамбәрләрен үтерергә кушкач, Аһаб патша сараеның башлыгы Овадия йөз пәйгамбәрне «иллешәрләп мәгарәләрдә» яшергән (3 Пат. 18:4). Аллаһыдан куркып яшәгән Овадия кебек, Йәһвәнең бүгенге күп кенә тугры хезмәтчеләре эзәрлекләүчеләрдән имандашлары турында мәгълүматны яшереп, аларны кыю итеп яклый.
ЭСТЕР — КЫЮ ПАТШАБИКӘ
14, 15. Патшабикә Эстер иман белән кыюлыкны ничек күрсәткән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?
14 Б. э. к. V гасырда явыз Һәмән Фарсы империясендә яшәгән яһүдләрне кырып бетерергә ниятләгәндә, патшабикә Эстер нык иман һәм кыюлык күрсәткән. Яһүдләр моны ишеткәч кайгырган, ураза тоткан һәм, күрәсең, чын күңелдән дога кылган (Эст. 4:1—3). Патшабикә Эстер бик борчылган. Аның туганы Мардокәй аңа бу суешны рөхсәт иткән законның күчермәсен җибәргән һәм патша янына барып аңа үз милләттәшләрен коткаруы турында ялварырга боерган. Ләкин патша янына чакырусыз кергән һәркемне үлем көткән (Эст. 4:4—11).
15 Шулай да, Мардокәй Эстерга болай дигән: «Дәшми калсаң, ул чакта яһүдләргә ярдәм һәм котылу башка урыннан киләчәк... Кем белә, бәлкем син нәкъ менә шушындый бер вакыт өчен мәликә дәрәҗәсенә ирешкәнсеңдер дә». Эстер Мардокәйдән Шушандагы яһүдләрне җыеп, үзе өчен ураза тотуларын үтенгән. «Шулай ук мин дә... ураза тотачакмын,— дигән ул.— Шуннан соң, гәрчә канунга каршы булса да, мин патша хозурына керәчәкмен; әгәр һәлак булам икән, һәлак булырмын» (Эст. 4:12—17). Эстер кыю эш иткән, һәм, аның исемен йөрткән китап күрсәткәнчә, Аллаһы үз халкын коткарган. Бүгенге көннәрдә майланган мәсихчеләр һәм аларның тугры хезмәттәшләре сынаулар вакытында шундый ук кыюлык күрсәтә. Һәм догаларны ишетүче Аллаһы һәрчак алар яклы кала. (Мәдхия 65:19; 117:6 ны укы.)
«КЫЮ БУЛ»
16. Яшьләребезгә Гайсә нинди үрнәк калдырган?
16 Бер тапкыр, Гайсәгә 12 яшьләр булганда, ата-анасы аны гыйбадәтханәдә тапкан. Анда ул «яһүд укытучылары арасында аларны тыңлап һәм сораулар биреп» утырган. Һәм «Гайсәне ишеткәннәрнең барысы да Аның тирән акылына, Аның җавапларына хәйран калганнар» (Лүк 2:41—50). Гайсә яшь булса да, аның гыйбадәтханәдә олы яшьтәге укытучыларга сораулар бирер өчен кирәкле иманы һәм кыюлыгы булган. Гайсә мисалын истә тоту мәсихче җыелыштагы яшьләргә «хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт» җавап бирер өчен бар мөмкинлекләрне кулланырга ярдәм итәчәк (1 Пет. 3:15).
17. Ни өчен Гайсә үз шәкертләрен кыю булырга өндәгән, һәм ни өчен безгә кыюлык белән эш итәргә кирәк?
17 Гайсә башкаларны кыю булырга өндәгән (Мат. 9:2, 22). Ул үз шәкертләренә болай дигән: «Менә вакыт җитә һәм җитте дә инде: сез таралып, һәрберегез үз өйләренә китәчәк. Сез Мине ялгыз калдырачаксыз. Ләкин Мин ялгыз түгел, чөнки Ата Минем белән. Мин моны тынычлыгыгыз Миндә булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: мин дөньяны җиңдем» (Яхъя 16:32, 33). Гайсәнең беренче шәкертләрен кебек, безне дә бу дөнья нәфрәт итә, ләкин безнең бу дөнья кешеләре кебек буласыбыз килми. Аллаһы Улының кыюлыгы турында уйлану безгә бу дөньядан нәҗесләнмәскә кыюлык бирә ала. Ул дөньяны җиңгән, һәм безгә дә бу мөмкин (Яхъя 17:16; Ягък. 1:27).
«НЫК БУЛ»
18, 19. Рәсүл Паул иман белән кыюлыкны ничек күрсәткән?
18 Рәсүл Паул күп сынаулар кичергән. Бер тапкыр, Рим гаскәриләре Паулны коткармаган булса, яһүдләр аны ботарлап ташлар иде. Төнлә «Паул янына Раббы килде. „Нык бул! Иерусалимда Минем турыда ничек шаһитлек биргән булсаң, Римда да шулай бирергә тиешсең“,— диде аңа Раббы» (Рәс. 23:11). Паул нәкъ шулай эшләгән дә.
19 Көринт җыелышын бозарга тырышкан «гадәттән тыш бөек рәсүлләрне» Паул курыкмыйча шелтәләгән (2 Көр. 11:5; 12:11). Алардан аермалы буларак, ул рәсүл булуын — зинданнарга ябылуы, кыйналуы, куркыныч сәяхәтләре, башка куркыныч хәлләргә эләгүе белән, ачлыктан, сусаудан җәфа чигүе, йокысызлыкта үткәргән төннәре һәм шулай ук имандашлары турында тирән кайгыртуы белән раслый алган. (2 Көринтлеләргә 11:23—28 не укы.) Нинди иман һәм кыюлык күрсәткән ул! Моның барысын Паул Аллаһы кодрәте белән кичерә алган.
20, 21. а) Безгә кыю булырга кирәк икәнен күрсәтүче мисал китер. б) Безгә нинди шартларда кыю булырга кирәк, һәм без нәрсәгә бер дә шикләнмибез?
20 Мәсихчеләрнең барысы да каты эзәрлекләүләр кичермәячәк. Шулай да, тормыштагы авырлыкларны кичереп чыгар өчен, барыбызга да кыюлык кирәк. Мәсәлән, Бразилиядә яшәүче бер яшь кеше банда әгъзасы булган. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, ул тормышын үзгәртергә кирәк икәнен аңлаган, ләкин бандадан киткән һәркем гадәттә үтерелгән булган. Ул Аллаһыга дога кылган һәм банда башлыгына Изге Язмалар нигезендә ни өчен бандада кала алмаганын аңлаткан. Бу яшь кеше исән-имин бандадан чыга алган һәм Патшалык вәгазьчесе булып киткән.
21 Яхшы хәбәрне вәгазьләү кыюлык таләп итә. Бу сыйфат мәктәптә Аллаһы алдында саф булып калырга теләгән яшь мәсихчеләргә кирәк. Өлкә конгрессының бар көннәрендә дә булыр өчен, кайберәүләргә эштән сорап китәргә туры килә. Моның өчен дә кыюлык кирәк. Бу исемлекне бик озак дәвам итеп була. Әмма, авырлыкларыбыз нинди генә булмасын, Йәһвә «иман белән кылынган» догаларыбызны ишетәчәк (Ягък. 5:15). Һәм һичшиксез ул безгә кыю һәм нык булыр өчен үзенең изге рухын бирә ала.
[11 биттәге иллюстрация]
Ханух бозык дөньяда кыю вәгазьләгән
[12 биттәге иллюстрация]
Йаилә кыю һәм нык булган