Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
«Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»
КАЛКУ урында урнашкан һәм еш кына каты җилләр искән киң Моаб тигезлеге буйлап ике хатын-кыз бара. Аларның берсе Нагомия, икенчесенең исеме Рут. Кичкә таба, күләгәләр инде озыная башлагач, Рут үз каенанасына күз салып, төнне үткәрер өчен берәр урын табарга вакыт түгелме икән дип уйлап куя. Ул Нагомияне бик нык ярата һәм аның турында кайгыртыр өчен көченнән килгәнне эшләргә әзер.
Аларның һәрберсе үз уйларына чумып, үз кайгысы турында уйлап бара. Нагомия күп еллар элек үз ирен югалткан, әмма күптән түгел, бер кайгы өстенә икенчесен өстәп, ике улы — Килйон белән Махлон үлеп киткән. Рут та үз ире Махлонның үлеме турында кайгырып бара. Алар Нагомия белән бергә Исраилдәге Бәйтлехем шәһәренә баралар. Әмма Нагомия үзенең туган йортына кайтса, Рут өчен Исраил җире — ят җир. Ул үзенең туган җирен, гореф-гадәтләрен, туганнарын һәм үз илаһларын калдырып, шул җиргә барырга булган (Рут 1:3—6).
Бу яшь хатынны үз тормышында шундый кискен үзгәреш ясарга нәрсә этәргән? Яңа шартларга ияләшер өчен һәм Нагомия турында кайгыртыр өчен, ул кайдан көч табар? Бу сорауларга җавап биргәндә, без Моаб кызы Рут иманыннан күп кенә сабаклар алырбыз. Ни өчен соң бу ике хатын-кыз Бәйтлехемгә барырга булган? Әйдәгез, башта моны белик.
Гаиләгә кайгы килә
Рут Үле диңгездән көнчыгышта урнашкан кечкенә Моаб илендә үсә. Бу илнең зур өлеше сирәк урманнар белән капланган калку тигезлекләрдә урнашкан. Аларны бүлгәләп тирән тарлавыклар үтә. «Моаб җире» хәтта Исраил җире ачлыктан интеккән чакта да еш кына уңдырышлы җир булып калган. Нәкъ ачлык аркасында Рут Махлонның гаиләсе белән танышкан да (Рут 1:1).
Исраилдәге ачлык Нагомия ире Әлимәләкне хатыны белән ике улын алып, үз туган җиреннән Моаб җиренә анда килмешәк булып яшәр өчен китәргә мәҗбүр иткән. Андый күченү аларның иманнары өчен сынау булгандыр, чөнки исраиллеләр Йәһвә сайлаган изге урында билгеле вакытта гыйбадәт кылырга тиеш булганнар (Канун 16:16, 17). Нагомия үз иманын саклап калган. Шулай да, ире үлгәч, аны кайгы баскан (Рут 1:2, 3).
Соңрак аның уллары Моаб кызларына өйләнгәч, бу да аны кайгыга салгандыр (Рут 1:4). Нагомия шуны белгән: ата-бабалары Ибраһим, улы Исхакка Йәһвәгә табынган халык арасыннан хатын табар өчен, күп тырышлыклар куйган булган (Яратылыш 24:3, 4). Соңрак Муса Кануны исраиллеләргә үз улларын һәм кызларын чит ил кешеләренә бирмәскә кушкан, чөнки андый кешеләр белән никахка керү Аллаһы халкын потка табынырга этәрә алган (Канун 7:3, 4)a.
Моңа карамастан, Махлон белән Килйон Моаб кызларына өйләнгән. Нагомияне бу борчыса да һәм күңелсезләндерсә дә, ул киленнәре Рут белән Өрпәне эчкерсез яраткан һәм алар белән үзен игелекле тоткандыр. Ул, күрәсең, алар да бер көн Йәһвәгә табына башларлар дип өметләнгән. Һәрхәлдә Рут та, Өрпә дә Нагомияне яраткан. Һәм каенана белән киленнәренең бер-берсен яратулары, бу гаиләгә зур кайгы килгәч, аларга булышкан. Рут та, Өрпә дә баласыз тол хатын булып калганнар (Рут 1:5).
Рутның дине андый кайгы-хәсрәтләрне кичереп чыгарга ярдәм итә алганмы? Юктыр. Моаблылар күп кенә илаһларга, шул исәптән төп илаһлары Кемошка табынганнар (Саннар 21:29). Күрәсең, моаблылар динендә дә ул чорда киң таралган рәхимсез һәм куркыныч йолалар, мәсәлән, балаларны корбанга китерү гадәте булгандыр. Махлон белән Нагомиядән Исраил халкының яратучан һәм мәрхәмәтле Йәһвә Аллаһысы турында алган белемнәре Рут белгән нәрсәләрдән, һичшиксез, аерылып торган, һәм бу аңа нык тәэсир иткәндер. Йәһвә кешеләр белән аларны куркытып түгел, ә аларга ярату күрсәтеп җитәкчелек иткән! (Канун 6:5) Күп бәла-каза кичергәч, Рут Нагомия белән күбрәк дуслашкандыр һәм аның чиксез кодрәтле Йәһвә Аллаһының гаҗәеп эшләре, яратуы һәм кешеләргә карата шәфкате турында сөйләгәннәрен теләп тыңлагандыр.
Нагомия исә үзенең туган якларыннан хәбәрләр көтеп яшәгән. Бер көнне ул, бәлки, берәр күчеп йөрүче сәүдәгәрдән, Исраилдә ачлык беткәне турында ишеткән. Йәһвә үз халкына игътибар иткән. Бәйтлехемнең исеме — «икмәк йорты» — яңадан җисеменә туры килә башлаган. Һәм Нагомия туган җиренә кайтырга булган (Рут 1:6).
Рут белән Өрпә хәзер ни эшләрләр инде? (Рут 1:7). Кичергән авырлыклары аларны бер-берсенә якын итте бит. Рутны Нагомиягә аеруча аның игелеге һәм Йәһвәгә карата нык иманы җәлеп иткәндер. Тол хатыннарның өчесе дә Яһүдиягә барырга карар кылган.
Рут мисалыннан яхшы кешеләр дә, явызлар да бәла-казаларга дучар булырга һәм якыннарын югалтырга мөмкин икәне күренә (Вәгазьче 9:2, 11). Ул шуны да күрсәтә: зур бәхетсезлеккә төшкәндә, башкалардан, аеруча Нагомиянең Аллаһысы Йәһвәдә сыену урыны тапкан кешеләрдән, ярдәм һәм юаныч эзләү акыллы (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).
Рутның тугры яратуы
Бу өч тол хатын шактый гына ара үткәннән соң, Нагомияне башка бер нәрсә борчый башлаган. Ул үзе белән баручы бу ике яшь тол хатын турында, аларның аңа һәм ике улына күрсәткән яратулары турында уйланган. Аның аларның болай да авыр тормышларын тагы да авыррак итәсе килмәгән. Алар үз туган җирләрен калдырып бергә китсәләр, Бәйтлехемдә нишләрләр?
Шуңа күрә Нагомия болай дигән: «Барыгыз, икегез дә әниләрегез йортына кире кайтыгыз. Раббы сезне рәхмәтеннән ташламасын, сез мәрхүм ирләрегезгә һәм миңа бик игелекле булдыгыз». Ул шулай ук Йәһвә аларга башка ир бирер, һәм алар яңа тормыш башларлар дип үз өметен белдергән. Рут китабында: «Киленнәрен үпте. Әмма алар... еларга тотындылар»,— дип әйтелә. Рут белән Өрпәнең игелекле һәм юмарт каенаналарын шулкадәр нык яратканнарына һич шаккатасы юк. Алар: «Юк, без синең белән бергә, синең халкың янына кайтабыз»,— дигәннәр (Рут 1:8—10).
Әмма Нагомия үз сүзендә нык торган һәм аларга барысын аңлатып биргән: ире булмаганга, ул аларга әллә ни булыша алмый, аларны кияүгә бирерлек угыллары да юк, киләчәге дә өметсез булып күренә, дигән. Ул алар турында кайгырта алмаганына бик нык борчылган (Рут 1:11—13).
Өрпә Нагомиянең сүзләре белән ризалашкан. Аның Моабта әнисе, туганнары һәм йорты булган. Шуңа күрә ул Моабта калуны кулайрак күргән һәм Нагомияне үбеп саубуллашкач, күңелсезләнеп кайтып киткән (Рут 1:14).
Ә Рут нәрсә эшләгән? Нагомиянең сүзләре аңа да кагылган бит. «Рут исә, каенанасына сарылып, аның янында калды»,— дип әйтелә аның турында. Күрәсең, Нагомия үз юлын дәвам иткән, әмма бераздан Рутның үзенә ияреп барганын күргән. Шунда ул Рутка: «Әнә, килендәшең туган кавеменә, үз тәңресенә әйләнеп кайтырга булды, син дә шулай эшлә»,— дип әйткән (Рут 1:15). Нагомиянең сүзләре бер бик мөһим якны ачыклый. Өрпә үз халкы янына гына түгел, ә шулай ук «үз тәңресе» янына кайтып киткән. Ул Кемош һәм башка ялган илаһларга табынуын дәвам итәргә теләгән. Ә Рут?
Шушы юлда Нагомия белән генә басып торганда, Рут үз күңелендә бер дә шикләнмәгән. Ул Нагомияне һәм аның Аллаһысын яраткан. Шуңа күрә ул болай дигән: «Берьялгызыңны калдырып китәргә үгетләмә мине... Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын, кайда яшәсәң, шунда яшәрмен, синең халкың минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр; вафатың кайда булса, мин дә шунда үләрмен, мине дә шунда җирләрләр. Раббы миңа нинди генә җәзалар җибәрсә дә, мине синнән бары әҗәл генә аера алачак» (Рут 1:16, 17).
Рут гаҗәеп сүзләр әйткән. Алар хәтта бүген дә, 30 га якын гасыр үтсә дә, кешеләргә билгеле. Бу сүзләр Рутның бик кадерле бер сыйфатын — аның тугры яратуын ачыклый. Рутның яратуы шулкадәр көчле, какшамас булган ки, ул Нагомия белән теләсә кайсы җиргә барырга әзер булган. Аларны үлем генә аера алган. Нагомиянең халкы Рутның халкы булып китәргә тиеш булган, чөнки ул Моабтагы бар нәрсәсен, хәтта илаһларын да ташлап китәргә әзер булган. Өрпәдән аермалы буларак, Рут Нагомиянең Аллаһысы Йәһвәнең үз Аллаһысы булуын теләгәнен чын күңелдән белдергәнb.
Шулай итеп, алар Бәйтлехемгә юлларын үзләре генә дәвам иткән. Ул шәһәргә барып җитәр өчен, бер чыганакта әйтелгәнчә, якынча бер атна вакыт кирәк булган. Һичшиксез, зур кайгы кичергән бу ике хатын-кыз бер-берсендә таяныч тапкан.
Бүген күп кенә кешеләргә кайгы-хәсрәт кичереп яшәргә туры килә. Инҗилдә безнең көннәр «авыр вакытлар» дип атала, шуңа күрә без төрле бәла-казаларга дучар булабыз һәм кайгы-хәсрәт кичерәбез (2 Тимутегә 3:1). Шунлыктан Рут күрсәткән тугры ярату безнең көннәрдә аеруча мөһим. Тугры ярату — үз максатына ирешкәнче күрсәтелә торган өзлексез ярату. Ул бу караңгы дөньяда игелек кылуга дәртләндерүче көч булып тора. Ул гаиләләрдә, дуслар арасында, мәсихче җыелышларда кирәк. Андый ярату үстереп, без Руттан үрнәк алабыз.
Рут һәм Нагомия Бәйтлехемдә
Әлбәттә, тугры ярату турында әйтү — бер нәрсә, ә менә аны үз эшләрең белән күрсәтү — гел башка нәрсә. Рутның хәзер үз тугры яратуын Нагомиягә генә түгел, ә шулай ук үз Аллаһысы итеп сайлаган Йәһвәгә дә күрсәтергә мөмкинлеге туган.
Ниһаять, Нагомия белән Рут Бәйтлехемгә барып җиткәннәр. Бу кечкенә шәһәр Иерусалимнан көньякта якынча 10 километр ераклыкта урнашкан. Күрәсең, Нагомия белән аның гаиләсен анда бик яхшы белгәннәр, чөнки бар кеше аның кайтуы турында ишеткәч, шау-гөр килә башлаган. Хатыннар аңа карап: «Нагомияме соң бу?» — дип сораганнар. Мөгаен, Моаб җирләренә сәяхәт аны бик нык үзгәрткән булган; аның йөзеннән һәм тотышыннан бу хатынга зур авырлыклар аша үтәргә һәм кайгы-хәсрәт кичерергә туры килгәне күренеп торган (Рут 1:19).
Ул үз туганнарына һәм күршеләренә үткән елларны кичергән бар газапларын сөйләп биргән. Ул хәтта Нагомия («Ягымлы») дигән исемен Мара («Ачы») дип үзгәртергә кирәк дигән. Мескен Нагомия! Аңа кадәр яшәгән Әюб кебек, ул да бар авырлыкларны аңа Йәһвә Аллаһы җибәргән дип уйлаган (Рут 1:20, 21; Әюб 2:10; 13:24—26).
Шулай итеп, бу ике хатын Бәйтлехемдә яши башлый. Рут үзе һәм Нагомия өчен ризык табу юлын эзли, һәм аңа Йәһвә үз халкына биргән Канунда ярлылар турында кайгыртучы закон хакында билгеле була. Бу закон буенча, уңыш җыю вакытында уручылар артыннан калганны, шулай ук басу читендә һәм почмакларында урылмыйча калганны җыярга рөхсәт ителгән булган (Левиләр 19:9, 10; Канун 24:19—21)c.
Апрель азакларында Исраилдә арпа ура башлаганнар. Шуңа күрә Рут, уручылардан калган башакларны җыяр өчен, басуга чыга. Үзе дә белмичә, ул Нагомия ире Әлимәләкнең туганы — Богаз исемле бай кешенең басуына килә. Канун буенча, Рутка төшеп калган башакларны җыярга рөхсәт ителсә дә, ул уручылар башлыгы, бер яшь кеше янына килеп, аңардан рөхсәт сорый. Тегесе рөхсәт биргәч, Рут җыя башлый (Рут 1:22—2:3, 7).
Ул уручылар артыннан җыеп бара. Алар үз ураклары белән арпаны уралар да, аны көлтәләргә бәйләп куялар, ә Рут иелә-иелә алар төшереп калдырганны җыеп бара һәм соңрак сугып-җилгәрер өчен бер урынга илтеп куя. Бу бик кыен, мәшәкатьле эш һәм көндез аны башкару тагы да авыррак булып китә. Шулай да Рут арпа җыюын дәвам итә һәм маңгаеннан тирен сөртеп, уракчылар өчен ясалган чатыр күләгәсендә бераз капкалап алыр өчен генә туктап ала.
Рут аңа берәр кем игътибар итәр дип уйламагандыр да. Әмма Богаз аны күреп ала һәм теге яшь башлыктан аның турында сораштыра башлый. Йәһвә Аллаһыдан куркып яшәүче Богаз үз хезмәтчеләрен, аларның кайберләре бер көнгә генә ялланган эшче яки чит ил кешесе булса да: «Раббы сезнең белән булсын!» — дип сәламли. Алар да аңа шул ук сүзләр белән җавап бирә. Бу рухи карашлы олы яшьтәге кеше Рут турында үз кызы турында кебек кайгыртырга була (Рут 2:4—7).
Богаз Рутны «кызым» дип атый һәм, аны хезмәтчеләр борчымасын өчен, үз басуында хезмәтче кызлары янында җыярга киңәш бирә. Ул шулай ук аны төш вакытында хезмәтчеләре белән бергә ашарга чакыра. Өстәвенә ул аны мактый һәм көч өстәүче сүзләр әйтә. Нинди сүзләр? (Рут 2:8, 9, 14).
Рут Богаздан ни өчен ул аңа, чит ил кешесенә, шулкадәр игелекле дип сорагач, Богаз аңа каенанасы Нагомиягә кылган бар эшләре турында ишеткәнен әйтә. Күрәсең, Нагомия үзенең яраткан килене Рутны мактап, Бәйтлехемдәге хатыннарга сөйли, һәм моның турында хәбәр Богазга да ирешә. Аңа шулай ук Рутның Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлавы билгеле була, чөнки ул болай ди: «Кылган игелегең өчен Раббы сиңа яхшылык белән җавап кайтарсын, җаныңа тынычлык табарга өметләнеп, Исраил Алласы Раббының шәфкать канаты астына сыенырга дип килгән кешене — сине — Раббы үзе бүләкләсен» (Рут 2:12).
Бу сүзләр Рутны дәртләндереп җибәргәндер! Һичшиксез, ул, кош баласы үз ата-анасының канаты астында сыену урыны тапкан кебек, Йәһвә Аллаһының канатлары астында андый урын табарга булган. Ул Богазга җылы, тынычландыручы сүзләре өчен үз рәхмәтләрен белдергән һәм кичкә кадәр аның басуында эшләгән (Рут 2:13, 17).
Рут үз иманын эшләре белән күрсәткән һәм шулай итеп хәзерге икътисади яктан авыр көннәрдә яшәүчеләр өчен яхшы үрнәк калдырган. Ул башкалар аңа ярдәм итәргә тиеш дип санамаган һәм үзенә тәкъдим ителгәннең барысын рәхмәт белдереп кабул иткән. Үзе яраткан кешесе турында кайгыртыр өчен ул озак һәм тырыш хезмәт, хәтта гади генә ниндидер эш булса да, башкару оят түгел дип уйлаган. Аңа эштә үзен имин хис итсен өчен һәм яхшы кешеләр арасында эшләсен өчен киңәш бирелгәч, ул аны үз рәхмәтләрен белдереп кабул иткән. Ә иң мөһиме, ул чын сыену урынын үзен яклап торучы Атасы Йәһвә Аллаһыда гына таба алганын беркайчан да онытмаган.
Руттан үрнәк алып тугры ярату күрсәтеп яшәсәк, аның кебек басынкы, эшчән һәм рәхмәтле кеше булсак, безнең тормышыбыз да башкалар өчен үрнәк булыр. Йәһвә Рут белән Нагомия турында ничек кайгырткан? Бу сорауга җавапны без киләчәктә бастырылачак мәкаләдән белербез.
[Искәрмәләр]
a 29 нчы биттәге «Укучыларның сораулары. Ни өчен Аллаһы үз хезмәтчеләренә имандашлары белән генә никахлашырга кушкан?» дигән мәкаләне карагыз.
b Шунсы игътибарга лаек: башка чит ил кешеләреннән аермалы буларак, Рут «Аллаһы» сүзен генә түгел, ә шулай ук Аллаһының Йәһвә дигән исемен кулланган. «Шулай итеп язучы шуны күрсәткән: бу чит ил кешесе хак Аллаһыга гыйбадәт кыла башлаган» («The Interpreter’s Bible»).
c Бу гаҗәеп закон булган, һәм Рутның андый закон турында әле ишеткәне булмаган. Борынгы Якын Көнчыгышта ул көннәрдә тол хатыннарга мөнәсәбәт бик начар булган. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Ире үлгәч, тол хатын турында, гадәттә, угыллары кайгырткан. Ә улы булмаса, аңа үзен коллыкка сатарга яки фахишә тормышы алып барырга туры килгән я үләсе генә калган».
[26 биттәге рамка]
Кечкенә булса да, бик кыйммәтле
Рут китабын энҗе бөртеге дип атап була. Ул кечкенә булса да, бик кыйммәтле. Бу китапны Хакимнәр китабыннан соң, күрәсең, Шамуил пәйгамбәр язган булган. Рут китабында Исраилдә идарә иткән хакимнәр көннәрендә булган вакыйга турында сүз бара (Рут 1:1). Ул Хакимнәр китабыннан күпкә кечерәк. Изге Язмаларны укыганда, сез Рут китабының нәкъ тиешле урында урнашканы белән ризалашырсыз. Хакимнәр китабында язылган сугышлар, һөҗүмнәр турында укыганнан соң, сез шул кечкенә китапка күчәсез. Һәм ул Йәһвә көндәлек авырлыклар белән көрәшкән гади халык кешеләрен беркайчан да онытмый икәнен исебезгә төшерә. Бер гаилә турында язылган бу китапта мәхәббәт, кайгы, иман, тугрылык турында әйтелә, һәм без анда үзебез өчен күп кенә файдалы сабаклар табабыз.
[24 биттәге иллюстрация]
Рут авыр вакытларда Нагомия белән дуслашып акыллы эш иткән
[24, 25 битләрдәге иллюстрация]
«Синең халкың минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр»
[27 биттәге иллюстрация]
Үзе һәм Нагомия турында кайгыртыр өчен, Рут хәтта гади эшне дә тырышып башкарырга әзер булган