Дан казануыгызга бернәрсә дә комачауламасын
«Тәкәбберлек кешене түбәнәйтә; ә тыйнак рухлы кеше хөрмәт [«дан», ЯД] казаныр» (ГЫЙБ. СҮЗ. 29:23).
1, 2. а) «Дан» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе нинди мәгънә йөртә? б) Бу мәкаләдә нинди сорауларга җавап биреләчәк?
«ХӨРМӘТ», ягъни Изге Язмаларда еш кына «дан» дип тәрҗемә ителгән сүзне ишетү белән сез нәрсә турында уйлый башлыйсыз? Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләрнең искитмәле матурлыгы турындамы? (Мәд. 18:1). Муллыкта яшәгән, бик зирәк булган я зур уңышларга ирешкән кешеләрнең даннары турындамы? Изге Язмалардагы «хөрмәт», ягъни «дан» дигән еврей сүзе «авырлык» дигән мәгънә йөртә. Борынгы заманнарда кыйммәтле металлардан ясалган акча тәңкәләрен авырлыкларына карап бәяләгәннәр. Менә ни өчен «дан» дип тәрҗемә ителгән сүз әһәмиятле я бик кыйммәтле нәрсәгә карата кулланыла.
2 Гадәттәгечә, хакимлекләре булган, югары дәрәҗәле я абруйлы кешеләрне данлыйлар. Ләкин Аллаһының данга карашы турында нәрсә әйтеп була? Гыйбрәтле сүзләр 22:4 тә: «Тыйнак булу, Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең җимеше — байлык, хөрмәт [«дан», ЯД] һәм тормыш»,— дип әйтелә. Шәкерт Ягъкуб тә: «Йәһвә алдында басынкыланыгыз, һәм ул сезне югары күтәрер»,— дип язган (Ягък. 4:10). Йәһвә кешеләрне бүләкли торган дан нәрсә ул? Безгә бу данга ия булырга нәрсә комачауларга мөмкин? һәм без башкаларга андый данга ирешергә ничек ярдәм итә алабыз?
3—5. Йәһвә безне ничек данлый ала?
3 Мәдхия җырлаучы Йәһвә үзен уң кулыннан тотып чын данга китерәчәк дип ышанган. (Мәдхия 72:23, 24 не укы.) Йәһвә үзенең басынкы хезмәтчеләрен ничек данлый? Ул моны төрлечә эшли. Мәсәлән, ул аларга үз ихтыярын аңларга ярдәм итә (1 Көр. 2:7). Шулай ук ул аның әйткәннәрен тыңлаган һәм аңа буйсынган кешеләргә үзе белән якын мөнәсәбәтләр үстерү мөмкинлеген биреп хөрмәт күрсәтә (Ягък. 4:8).
4 Моннан тыш, Йәһвә үз хезмәтчеләренә хәзинә белән чагыштырыла торган мәсихче хезмәтне тапшыра (2 Көр. 4:1, 7). Бу хезмәт безгә дан китерә. Вәгазь эшендә катнашуыбыз белән Йәһвәне данласак, ул дә безне данлаячак, һәм алай эшләвебез башкаларга да файда китерәчәк. Йәһвә безгә мондый вәгъдә бирә: «Мине ихтирам иткәннәрне мин ихтирам итәчәкмен» (1 Пат. 2:30). Үз хәбәрен вәгазьләгән кешеләрне Йәһвә ничек ихтирам итә? Ул аларга абруйлы исем бирә, ягъни үз хуплавын күрсәтә. Аллаһының хезмәтчеләре дә аларга хуплауларын белдерә (Гыйб. сүз. 11:16; 22:1).
5 Йәһвәгә «өмет тоткан, Аның юлыннан йөргән» кешеләрнең киләчәкләре нинди булачак? Изге Язмаларда мондый вәгъдә бирелә: «[Йәһвә] сиңа җир тисен өчен, сине күтәрер; гөнаһлылар югалып беткәнне күрерсең» (Мәд. 36:34). Аллаһы хезмәтчеләре чагыштырмаслык зур хөрмәткә — мәңгелек тормышка ия булуларын зарыгып көтә (Мәд. 36:29).
«МИН КЕШЕЛӘРНЕҢ ДАНЛАУЛАРЫНА МОХТАҖ ТҮГЕЛ»
6, 7. Ни өчен күпләр Гайсәгә ышанмаган?
6 Йәһвәдән килгән данны кабул итәргә безгә нәрсә комачауларга мөмкин? Андый киртәләрнең берсе — Йәһвә белән мөнәсәбәтләре булмаган кешеләрнең карашларына артык әһәмият бирү. Рәсүл Яхъяның Гайсә заманындагы башлыклар турында язган сүзләренә игътибар итик: «Күп кенә башлыклар аңа [Гайсәгә] иман итә башладылар, ләкин үзләрен синагогадан куып чыгарырлар дип куркып, фарисейлар аркасында моны күрсәтмәделәр. Алар Аллаһыдан килгән данга караганда кешеләрдән килгән данны күбрәк яраттылар шул» (Яхъя 12:42, 43). Теге башлыклар фарисейлар нәрсә әйтер дип артык борчылмаган булса, аларның үзләренә күпкә яхшырак булыр иде.
7 Гайсә җирдә хезмәт иткәндә күпләрнең үзен кабул итмәгәннәренең һәм аңа ышанмаганнарының сәбәбен ачыклаган. (Яхъя 5:39—44 не укы.) Гасырлар дәвамында Исраил халкы Мәсихнең килүен түземсезлек белән көткән. Гайсә вәгазьли башлагач, кайбер кеше Данил пәйгамбәрлегеннән Мәсихнең килү вакыты җиткәнен аңлаган. Моңарчы берничә ай элек Чумдыручы Яхъя вәгазьли башлагач, күп кенә кеше: «Ул Мәсих түгелме икән?» — дип уйлана башлаган (Лүк 3:15). Ләкин Мәсих килгәч, Канун белгечләре аңа ышанмаган. Иман итмәүләренең асылын ачыклап, Гайсә алардан болай дип сораган: «Сез бер-берегездән дан кабул итәсез икән, ә бердәнбер Аллаһыдан килгән данны эзләмисез икән, ничек миңа ышана алырсыз?»
8, 9. Кешеләрдән килгән дан Аллаһыдан килгән данны ничек томалый ала? Яктылык турындагы мисалны китерегез.
8 Кешеләрдән килгән дан Аллаһыдан килгән данны ничек томалый ала? Моны аңлар өчен, данны яктылык белән чагыштырыйк. Галәмебез якты йолдызлар белән тулы. Сезнең аяз төнне күккә карап, меңләгән йолдызларга сокланганыгыз бардыр. «Йолдызларның даны» сездә курку-хөрмәт уяткандыр (1 Көр. 15:40, 41). Әмма күккә шәһәрнең яхшы яктыртылган урыныннан карасак, йолдызлар яктылыгы ачык күренерме? Шәһәр утлары аркасында ерак балкып торган күк җисемнәренең яктылыгын күреп булмый диярлек. Ни өчен? Яктыртылган юллардан, стадионнардан һәм биналардан төшкән ут йолдызларның яктылыгыннан көчлерәк я матуррак булгангамы? һич тә юк! Шәһәр утлары безгә якынрак булганга гына һәм Йәһвә барлыкка китергәннәрне күрергә комачаулаганга гына, йолдызлар яктылыгы ачык күренми. Шулай итеп, төнге күкнең матурлыгын күрергә теләсәк, безгә шәһәр утларыннан ераграк китәргә кирәк.
9 Дан белән дә шундый ук хәл. Кешеләрдән килгән данны эзләсәк, без Йәһвәдән килгән данны кадерләми башларга мөмкин. Күпләр танышлары я туганнары нәрсә әйтер дип куркып, Патшалык хакындагы хәбәрне кабул итми. Ә Аллаһы хезмәтчеләре кешеләрдән килгән данны эзли башларга мөмкинме? Әйтик, бер яшь кешене үзенең Йәһвә Шаһите икәнен белмәгән таныш кешеләре яшәгән җирдә вәгазьләргә билгеләгәннәр ди. Куркуга бирелеп, ул анда вәгазьләүдән баш тартырмы? Яисә, әйтик, берәрсеннән рухи максатларга омтылганы өчен мыскыл итеп көләләр ди. Ул рухи нәрсәләрне кадерләмәгән бу кешеләрнең басымына бирешерме? Я берәр мәсихче җитди гөнаһ кылган ди. Ул җыелышта абруен югалтудан курыкканга я үз якыннарына кайгы китерергә теләмәгәнгә, үзенең гөнаһын яшерерме? Йәһвә белән дуслыкны югалтырга теләмәсә, ул «җыелыш өлкәннәрен чакырачак» һәм алардан ярдәм сораячак. (Ягъкуб 5:14—16 ны укы.)
10. а) Башкалар нәрсә уйлар дип чиктән тыш борчылу нәрсәгә китерергә мөмкин? б) Басынкы булу ничек бүләкләнә?
10 Бәлки, без җитлеккән мәсихче булыр өчен көч куябыздыр, шулай да бер кардәш вакыт-вакыт безгә киңәшләр биреп тора. Без аның файдалы киңәшләрен кабул итәрбезме? Я тәкәбберләнеп, абруйны сакларга һәм үзебезне акларга теләп, аларны кире кагарбызмы? Яки, әйтик, сез бер кардәш белән бергә берәр эш башкарасыз ди. Сез үз яхшы тәкъдимнәрегез һәм тырыш эшегез өчен үзегезне түгел, ә хезмәттәшегезне мактарлар дип борчылырсызмы? Китерелгән хәлләргә охшаш хәлгә эләксәгез, «тыйнак рухлы кеше хөрмәт [«дан», ЯД] казаныр» икәнен онытмагыз (Гыйб. сүз. 29:23).
11. Мактау сүзләренә карашыбыз нинди булырга тиеш, һәм ни өчен?
11 Күзәтчеләр һәм андый хезмәткә «омтылган» кардәшләр дә кешеләрдән килгән дан эзләүдән сакланырга тиеш (1 Тим. 3:1; 1 Тис. 2:6). Эшне сыйфатлы башкарган кардәш берәрсенең үзен эчкерсез мактавына ничек карарга тиеш? Әлбәттә, ул үзенә, Шаул патша кебек, һәйкәл куймас (1 Пат. 15:12). Ләкин ул уңышка Йәһвәнең юмарт игелеге ярдәмендә генә ирешкәнен һәм киләчәктә дә Аллаһы фатихасы вә ярдәме белән генә уңышка ирешә алачагын таныймы? (1 Пет. 4:11). Бездә мактау сүзләреннән туган уй-хисләребез кемнән дан эзләгәнебезне ачыклый (Гыйб. сүз. 27:21).
«СЕЗ АТАГЫЗНЫҢ ТЕЛӘКЛӘРЕН ҮТӘРГӘ ТЕЛИСЕЗ»
12. Кайбер яһүдләргә Гайсәне тыңларга нәрсә комачаулаган?
12 Йәһвәдән килгән данны кабул итәргә безгә начар теләкләр дә комачаулый ала. Алар аркасында без хакыйкатьне бөтенләй ишетми башларга мөмкин. (Яхъя 8:43—47 не укы.) Гайсә сүзләре буенча, кайбер яһүдләр, үз «аталарының [Иблиснең] теләкләрен үтәргә теләгәнгә», аның хәбәренә колак салмаган.
13, 14. а) Ми һәм кеше тавышы белән бәйле тикшерүләр нәрсәне күрсәтә? б) Без кемне тыңлыйбыз икәне нәрсәдән тора?
13 Кайвакыт без ишетергә теләгәнне генә ишетәбез (2 Пет. 3:5). Йәһвә безне искиткеч сәләт белән бүләкләгән: чит тавышлар безнең игътибарыбызны читкә юнәлтми. Бер мизгелгә тукталып, тирә-яктагы тавышларны ишетергә тырышып карагыз. Берничә минут элек сез аларның күбесенә игътибар да итмәгәнсездер. Ничек алай була ала? Миебез күптөрле тавышларны бер үк вакытта ишетә алса да, ул безгә бер тавышка гына игътибарыбызны тупларга ярдәм итә ала. Ләкин тикшерүләр күрсәткәнчә, күптөрле чит тавышлар арасында кеше тавышы булса, аны аера белү күпкә авыррак булып китә. Бу сез бер үк вакытта ике кеше тавышын ишеткәндә, сезгә нинди тавышка игътибарыгызны тупларга икәнен сайларга кирәк дигәнне аңлата. Сезнең сайлавыгыз нинди тавышны ишетергә теләгәнегезгә бәйле. Үз аталары Иблиснең теләкләрен үтәргә теләгән яһүдләр Гайсәне ишетмәгән.
14 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «зирәклек» тә, «аңгыралык» та безне үз тавышларын ишетергә мәҗбүр итә (Гыйб. сүз. 9:1—5, 13—17). Без һәрвакыт зирәклекнең һәм аңгыралыкның өндәү авазларын ишетеп торабыз. Шуңа күрә безгә аларның берсен сайларга туры килә. Бу тавышларның кайсысына без колак салырбыз? Бу сорауга җавап кемнең теләген үтәргә теләвебездән тора. Гайсәнең сарыклары аның тавышын тыңлый һәм аның артыннан бара (Яхъя 10:16, 27). Алар «хакыйкать ягында тора» (Яхъя 18:37). «Алар... чит кешеләрнең тавышын белмиләр» (Яхъя 10:5). Андый басынкы кешеләр Аллаһы алдында дан казана (Гыйб. сүз. 3:13, 16; 8:1, 18).
«МИНЕМ ГАЗАПЛАРЫМ СЕЗГӘ ДАН КИТЕРӘ»
15. Паулның сынаулары башкаларга ничек дан китергән?
15 Безнең Йәһвә ихтыярын тугры үтәвебез башкаларга Аллаһыдан килгән данны кабул итәргә ярдәм итә. Паул Эфестәге җыелышка болай дип язган: «Сезнең хакка чиккән газапларым күңелегезне төшермәсен, үтенәм, чөнки минем газапларым сезгә дан китерә» (Эфес. 3:13). Нинди мәгънәдә Паул чиккән газаплар эфеслеләргә «дан китергән»? Сынауларга карамастан эфеслеләргә хезмәт итеп, Паул аларга мәсихче булу зур әһәмияткә ия һәм иң кыйммәтле нәрсә икәнен күрсәткән. Паул сынауларга бирешкән булган булса, аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре, хезмәтләре һәм өметләре әһәмиятсез булганын күрсәтмәс идеме? Паулның чыдамлылыгы мәсихче булу хөрмәтен югары күтәргән, һәм моның өчен бар тырышлыкларны куярга кирәк икәнен күрсәткән.
16. Паул Листрада нинди газапларга дучар булган?
16 Паулның ашкынучанлыгы һәм чыдамлылыгы башкаларга нинди үрнәк калдырганы турында уйланыйк. Рәсүлләр 14:19, 20 дә болай дип әйтелә: «Антиох белән Икониядән яһүдләр килде һәм халыкны үз якларына аударды. Халык Паулны ташлар атып кыйнады да, үлгән дип уйлап, шәһәр [Листра] читенә чыгарып ташлады. Ләкин аның янына шәкертләр җыелгач, ул торды да, шәһәргә керде. Ә икенче көнне Барнаб белән бергә Дербигә юл тотты». Күз алдыгызга гына китерегез — каты кыйналганнан соң үлем хәленә җиткән диярлек Паулга 100 километр юлны җәяү үтү никадәр авыр булгандыр!
17, 18. а) Тимути Паулның Листрадагы газап чигүләре турында ничек белә алган? б) Паулның чыдамлылык үрнәге Тимутигә ничек ярдәм иткән?
17 Паулга ярдәмгә килгән «шәкертләр» арасында Тимути булганмы? Бәлки, булгандыр. Рәсүлләр китабында моның турында әйтелми. Тимутигә икенче хатында Паул болай дип язган: «Син тәгълиматыма, яшәү рәвешемә... иярдең һәм үрнәгемне төгәл тоттың. Сиңа шулай ук Антиох [Паулны шәһәрдән куып чыгаралар], Икония [ташлар атып кыйнарга ниятлиләр] һәм Листрадагы [ташлар атып кыйныйлар] эзәрлекләнүләрем һәм газапларым билгеле. Мин ул эзәрлекләүләрне кичереп чыктым, һәм Хуҗабыз мине аларның барысыннан коткарды» (2 Тим. 3:10, 11; Рәс. 13:50, 51; 14:5, 6, 19, 20).
18 Тимутигә Паулның бар газапларда чыдам булып калганы билгеле булган. Паулның үрнәге Тимутидә көчле тәэсир калдырган. Листрага килгәч, Паул Тимути үрнәк алырлык мәсихче булып киткәнен күргән; «Листра белән Икониядәге кардәшләр аны мактап телгә алган» булган (Рәс. 16:1, 2). Вакыт узу белән Тимути хәтта зуррак йөкләмәләр үтәргә әзер булган (Флп. 2:19, 20; 1 Тим. 1:3).
19. Безнең чыдамлылыгыбыз башкаларга ничек ярдәм итә ала?
19 Безнең Аллаһы ихтыярын тугры үтәвебез башкаларда, аеруча Аллаһының бик кыйммәтле хезмәтчеләре булып үсәчәк күп яшьләрдә, шундый ук тәэсир калдыра ала. Яшь мәсихчеләр безгә карап, ничек вәгазьләргә һәм бигрәк тә авырлыкларны ничек җиңәргә икәненә өйрәнә. Паул «һәр яктан нык калганга», башкаларга «коткарылу белән бергә мәңгелек дан алырга» ярдәм итә алган (2 Тим. 2:10).
Яшьләр олы яшьтәге мәсихчеләрнең чыдамлыкларыннан үрнәк ала
20. Ни өчен без Аллаһыдан килгән данны эзләвебезне дәвам итәргә тиеш?
20 Шулай булгач, без «бердәнбер Аллаһыдан килгән данны» эзләвебезне дәвам итәргә тиеш түгелме? (Яхъя 5:44; 7:18). һичшиксез, тиеш! (Римлыларга 2:6, 7 не укы.) Йәһвә «данга... омтылучыларга мәңгелек тормыш бирәчәк». Моннан тыш «игелекле эшләрне чыдамлылык белән кылуыбыз» башкаларны тугры булып калырга дәртләндерә, ә бу аларга мәңгелек файда китерәчәк. Шуның өчен сезгә Аллаһыдан килгән дан казанырга бернәрсә дә комачауламасын.