ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ ҖАВАПЛАР
Изге Язмаларны аңлап буламы?
Изге Язмалар — ул Аллаһы Сүзе. Аны яратучан атаның үз балаларына язган хаты белән чагыштырып була (2 Тимутигә 3:16). Аллаһы хуплавын ничек алырга? Ни өчен ул явызлыкны рөхсәт итә? Киләчәктә ул кешелек өчен нәрсә эшләячәк? Аллаһы безгә бу сорауларга Изге Язмалар аша җавап бирә. Әмма дини җитәкчеләр Изге Язмалар тәгълиматларын бозган. Моның аркасында күп кешеләр бу китапны бер дә аңлап булмый дип уйлый (Рәсүлләр 20:29, 30).
Йәһвә Аллаһы үзе турында хакыйкатьне белүебезне тели. Моның өчен ул Изге Язмалар китабын биргән. Бу китапны аңлап була. (1 Тимутигә 2:3, 4 не укыгыз.)
Изге Язмаларны аңлар өчен сезгә нәрсә эшләргә?
Йәһвә безгә Изге Язмаларны да биргән һәм без аны аңлый алсын өчен кирәкле чаралар да күргән. Ул безне өйрәтер өчен Гайсә пәйгамбәрне җибәргән (Лүк 4:16—21). Ничек Гайсә үз тыңлаучыларына Язмаларны аңларга булышкан? Ул Изге Язмалардан төрле өзекләр китереп аларны аңлаткан. (Лүк 24:27, 32, 45 не укыгыз.)
Гайсә, үзе башлаган эш дәвам ителсен өчен, мәсихче җыелыш оештырган (Маттай 28:19, 20). Бүген Гайсәнең чын шәкертләре кешеләргә Изге Язмаларда Аллаһы турында нәрсә әйтелгәнен аңларга ярдәм итә. Изге Язмаларны аңларга теләсәгез, Йәһвә Шаһитләре сезгә булышыр. (Рәсүлләр 8:30, 31 не укыгыз.)