АЛЛАһЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ
Ул йөрәкләребезне тутырып тора
Йәһвә чыннан да безнең турында кайгыртамы я ул кешеләрнең хәле белән бөтенләй кызыксынмыймы? Изге Язмалардан бу сорауга җавап алсак, күңелләребез зур юаныч табар. Аллаһы чыннан да кешеләр турында кайгырта һәм безнең бәхетле булуыбызны тели. Ул кешеләргә, хәтта рәхмәтсез булганнарга да, үзенең чиксез игелеген көн саен күрсәтеп тора. Әйдәгез, рәсүл Паулның сүзләрен карап чыгыйк. (Рәсүлләр 14:16, 17 не укыгыз.)
Листра шәһәренең Аллаһыга табынмаучы кешеләренә Паул болай дигән: «Үткән буыннарда ул [Аллаһы] бар халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирсә дә, игелек эшләп, үзе турында шаһитлек биреп торды: сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм ризыклар белән туендырып, йөрәкләрегезне шатлык белән тутырды». Бу сүзләр нинди мәгънә йөртә?
Листрадагы халык Паулның сүзләрен бик яхшы аңлаган. Алар җир эшкәртеп яшәгән, ә кырлары сугарылган уңдырышлы урында урнашкан. Паул аларга яңгырларны һәм мул уңышны Аллаһы бирә дип исләренә төшергән. Димәк, күп иген урганда һәм тәмле-тәмле ризыклар ашаганда, алар Аллаһының игелегеннән файдаланган.
Паулның Листрадагы кешеләргә әйткән сүзләреннән Йәһвә Аллаһы турында мөһим нәрсәләрне белеп була.
Йәһвә безгә ихтыяр иреге бирә. Шуңа игътибар итегез: Йәһвә бөтен мәҗүси халыкларга «үз юллары белән барырга» ирек биргән. Изге Язмаларның бер белешмәлеге буенча, бу сүзләр «үзең теләгәнчә йөрү» яки «үзең дөрес дип санаган юлдан бару» дигәнне аңлата. Йәһвә һичкемне дә үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итми. Ул безгә ихтыяр иреге — тормыш юлын сайларга мөмкинлек биргән (Канун 30:19).
Йәһвә үзе турында белүебезне тели. Рәсүл Паул аңлатканча, Аллаһы «үзе турында шаһитлек биреп торды». Өстә искә алынган белешмәлек буенча, бу өзекне «Ходай кешеләргә үзенең нинди Аллаһы булуын ачык күрсәтеп торды» дип тә тәрҗемә итеп була. Барлыкка китерелгән нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнең «күзгә күренмәс сыйфатларына», шул исәптән игелегенә, зирәклегенә, кодрәтенә һәм мәхәббәтенә ышанычлы дәлил булып тора (Римлыларга 1:20). Ә Изге Язмалар аша Йәһвә үзе турында күбрәкне ачкан (2 Тимутигә 3:16, 17). Әйе, ул чыннан да безнең үзе турында белүебезне тели.
Аллаһы кешеләргә, хәтта рәхмәтсез булганнарга да, үзенең чиксез игелеген көн саен күрсәтеп тора
Йәһвә безнең бәхетле булуыбызны тели. Паул шулай ук Аллаһы «ризыклар белән туендырып, йөрәкләрегезне шатлык белән тутырды» дип әйткән. Йәһвәне белергә теләмәгән гөнаһлы кешеләр дә туйганчы ашарга һәм тормыштан күпмедер дәрәҗәдә канәгатьлек табарга мөмкин. Әмма Аллаһы безнең чын һәм мәңгелек бәхеткә ирешүебезне тели. Бу аның турында хакыйкатьне белсәк һәм белгәннәребезне куллансак кына мөмкин булыр (Мәдхия 143:15; Маттай 5:3).
Без барыбыз да көн саен Йәһвәнең игелеген татып яшибез. Әйдәгез, «ризыклар белән туендырып, йөрәкләребезне шатлык белән тутыручы» Аллаһыга тагы да рәхмәтле булырга өйрәник.
Июль аенда Изге Язмаларны укыгыз