«Сез нинди кеше булырга тиеш соң, шуның турында уйлагыз!»
«Сез нинди кеше булырга тиеш соң... Сез изге тәртипле булырга һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарырга тиеш» (2 ПЕТ. 3:11).
1, 2. Аллаһының күңелен табар өчен, без нинди кешеләр булырга тиеш?
КҮПЧЕЛЕК кешеләрне башкалар минем турында нәрсә уйлый дигән сорау борчый. Әмма безне, мәсихчеләрне буларак, Йәһвә минем хакта нәрсә уйлый микән дигән сорау күбрәк борчырга тиеш түгелме?! Ул бит галәмдә иң бөек Зат, һәм аңарда гына «тереклек чишмәсе» (Мәд. 35:10).
2 Йәһвәнең күңелен табар өчен, безгә рәсүл Петернең сүзләре буенча, «изге тәртипле булырга һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарырга» кирәк. (2 Петер 3:11 не укы.) Бар яктан да: уйларыбызда, әхлакый һәм рухи яктан саф булырга тырышсак кына, без «изге тәртипле» була алабыз. Моннан тыш, безгә «Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарырга», аны хөрмәт итәргә һәм яратырга кирәк. Димәк, аның хуплавын алыр өчен, безгә аңа эштә дә, уйда да тугры булырга кирәк. Йәһвә, «йөрәкне тикшергәнгә», без изге тәртиплеме һәм үзенә җан-тән белән бирелеп хезмәт итәбезме, юкмы икәнен белә (1 Елъ. 29:17).
3. Без үзебезгә нинди сораулар биреп уйланырга тиеш?
3 Шайтан Иблис безнең Аллаһының хуплавыннан мәхрүм калуыбызны тели. Башкача әйткәндә, ул, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бозар өчен, кулыннан килгәнне эшли. Шайтан безне гел алдап һәм ялганлап, вәсвәсәләндерергә тырыша һәм Аллаһыга гыйбадәт кылмый башлавыбызны тели (Яхъя 8:44; 2 Көр. 11:13—15). Шуның өчен без үзебезгә мондый сораулар биреп уйланырга тиеш: кешеләрне алдар өчен, Шайтан нәрсә эшли? Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне саклар өчен, мин нәрсә эшли алам?
КЕШЕЛӘРНЕ АЛДАР ӨЧЕН, ШАЙТАН НИНДИ ТОЗАКЛАР КУЯ?
4. Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне бозар өчен, Шайтан нәрсә эшләргә тырыша, һәм ни өчен?
4 «һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала,— дип яза шәкерт Ягъкуб.— Шуннан соң теләк, үсә барып, гөнаһ тудыра, ә кылган гөнаһ үлемгә китерә» (Ягък. 1:14, 15). Аллаһы белән дуслыгыбызны бозар өчен, Шайтан теләкләребезнең чыганагына — йөрәгебезгә тәэсир итәргә тырыша.
5, 6. а) Шайтан йөрәгебезгә тәэсир итәр өчен, нәрсә эшли? б) Шайтан йөрәгебездә начарлык кылу теләген уятыр өчен, нинди өч тозакны куя, һәм аның аларны куя белгәне турында нәрсә әйтеп була?
5 Шайтан йөрәгебезгә тәэсир итәр өчен, нәрсә эшли? «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Яхъя 5:19). Шайтанның кораллары арасында «дөньядагы нәрсәләр». (1 Яхъя 2:15, 16 ны укы.) Кешеләрне юлдан яздырыр өчен, ул мең еллар буе бүгенге явыз дөньяны булдырырга тырышкан. Аның дөньясында яшәгәнгә, безгә аның мәкерле алымнарыннан сакланырга кирәк (Яхъя 17:15).
6 Шайтан йөрәгебездә начарлык кылу теләген уятырга тырыша. Рәсүл Яхъя Шайтанның өч тозагы — 1) «тән теләкләре», 2) «күзләр нәфесе» һәм 3) «байлык белән мактану» турында язган. Боларның барысы ярдәмендә Шайтан Гайсәне чүлдә сынаган. Күп еллар шул тозакларны куя-куя остарып киткәнгә, ул кемне ничек вәсвәсәләндерергә белә. Бер ук тозаклар куеп, Иблис Хауваның очрагында уңышлы булган, ә Аллаһы Улының очрагында үз максатына ирешмәгән. Әйдәгез, башта алай ничек була алганына игътибар итик, ә соңрак аның тозакларыннан ничек сакланырга икәнен карап чыгыйк.
«ТӘН ТЕЛӘКЛӘРЕ»
Хауваның «тән теләкләре» тозакка әйләнгән (7 нче абзацны кара.)
7. Шайтан Хауваны сынарга теләп «тән теләкләрен» ничек тозакка әйләндергән?
7 Бер кеше дә ризыксыз яши алмый. Аллаһы җирне кешеләрне мул ризык белән тәэмин итәрлек итеп яраткан. Безне Аллаһы хуп күрмәгән берәр нәрсә эшләргә котыртып, Шайтан безнең табигый теләкләребезне — мәсәлән, ашау теләген — тозакка әйләндерергә тырыша. Хаува белән булган хәлгә игътибар итик. (Яратылыш 3:1—6 ны укы.) Шайтан Хауваны «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан» ашаса да, үлмәячәгенә, хәтта ашаган көнне үк Аллаһы кебек булып китәчәгенә ышандырган (Ярат. 2:9). Иблиснең Хаува Аллаһыга буйсынмыйча да яши ала дип әйтәсе килгән. Нинди зур ялган булган бу! Аның сүзләре турында уйлый башлаганнан соң, Хаува я бу уйдан арына алган, я аңа батып бу агачтан ашау теләген үстерә алган. Бакчадагы һәркайсы агачтан ашый алса да, ул игътибарын бакча уртасындагы агачка тупларга булган. Нәтиҗәдә, Хаува шул «агачтан җимеш өзеп алып ашаган». Шайтан аңарда Барлыкка Китерүчесенең әмерен бозу теләген уяткан.
Гайсә беркайчан да Аллаһы ихтыярына буйсыныргамы, юкмы дип икеләнеп тормаган (8 нче абзацны кара.)
8. Шайтан Гайсәнең «тән теләкләрен» тозакка әйләндерер өчен нәрсә эшләгән, һәм ни өчен ул үз максатына ирешә алмаган?
8 Шул ук тозакны куеп, Шайтан Гайсәне дә сынарга тырышкан. Гайсә чүлдә 40 көн ураза тоткач, Шайтан аны ризык белән сынап караган. Ул аңа: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташка икмәккә әйләнергә куш»,— дигән (Лүк 4:1—3). Гайсә ашау теләген канәгатьләндерәм дип я могҗиза кыла, я моны эшләүдән баш тарта алган. Ул үз көченнән үз максатлары өчен файдаланырга тиеш түгеллеген белгән. Ачыккан булса да, ул ашау теләген Йәһвә белән мөнәсәбәтләреннән өстен күрмәгән. Гайсә Шайтанга болай дип җавап биргән: «Язылган: „Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш“» (Мат. 4:4; Лүк 4:4).
«КҮЗЛӘР НӘФЕСЕ»
9. «Күзләр нәфесе» кешедә ничек кузгала ала, һәм Шайтан Хауваның андый теләген ничек тозакка әйләндергән?
9 Яхъя телгә алган Шайтанның башка бер тозагы — «күзләр нәфесе». Кеше нәрсәгә дә булса карап кына аны тели башларга мөмкин. Шайтан Хауваның андый теләген тозакка әйләндерергә теләп, аңа: «Күзләрегез ачылачак»,— дип әйткән. Яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачына карый-карый Хауваның тыелган җимешне өзеп алу теләге туган. Ул бу «җимешнең ризык өчен хуш булуын күргән».
10. Шайтан Гайсәне «күзләр нәфесен» кузгатырга тырышып ничек сынаган, һәм Гайсә аңа нинди җавап кайтарган?
10 Ә Гайсә очрагында Шайтан нәрсә эшләгән? Ул аңа, «бер мизгелдә җиһанның бөтен патшалыкларын күрсәтеп, болай дигән: „Мин сиңа бу патшалыклар өстеннән хакимлекне һәм аларның данын бирермен“» (Лүк 4:5, 6). Гайсә чынбарлыкта булган патшалыкларны түгел, ә аларның данын гына күргән. Шайтан, күрәсең, Гайсә моны күреп вәсвәсәгә биреләчәк дип өметләнгән. Ул Гайсәгә: «Әгәр миңа бер табынсаң, боларның барысы синеке булачак»,— дип тәкъдим иткән (Лүк 4:7). Гайсәнең Шайтанга ярыйсы бер дә килмәгән. Ул аңа шунда ук болай дип җавап кайтарган: «„Йәһвә Аллаһыңа табын, аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган» (Лүк 4:8).
«БАЙЛЫК БЕЛӘН МАКТАНУ»
11. Шайтан Хауваны алдар өчен нәрсә эшләгән?
11 Яхъя шулай ук «байлык белән мактануны» искә ала. Адәм белән Хаува җирдә икәү генә яшәгәндә, байлыклары белән башкалар алдында мактана алмаган. Шулай да алар горур булып киткән. Хауваны сынаганда, Шайтан аны Аллаһының үзеннән берәр яхшы нәрсәне яшергәненә ышандырган. Ул аңа «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан» ашаган көнне үк «яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз» дип әйткән (Ярат. 2:17; 3:5). Шайтан Хауваның Йәһвәдән башка да яши алам дип уйлый башлавын теләгән. һәм Хаува аның ялганына ышанган. Күрәсең, моңа сәбәпче аның горурлыгы булган. Ул үлмәячәгенә ышанып тыелган җимешне татып караган. Хаува шундый зур хата ясаган!
12. Шайтан Гайсәне сынар өчен нәрсә эшләп караган, һәм Гайсә аңа нинди җавап биргән?
12 Хаувадан аермалы буларак, Гайсә бик басынкы булган. Ул безгә яхшы үрнәк калдырган. Шайтан аны башкарак вәсвәсәләндереп караган, әмма Гайсә Аллаһыны сынарлык берәр нәрсә эшләүдән баш тарткан. Ул алай эшләү горурлык билгесе булачагын аңлаган. Гайсә Шайтанга ачыктан-ачык болай дип җавап биргән: «„Йәһвә Аллаһыңны сынама“,— дип әйтелгән». (Лүк 4:9—12 не укы.)
ЙӘһВӘ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕБЕЗНЕ САКЛЫЙК
13, 14. Шайтан безне алдар өчен нәрсә эшли?
13 Шайтан, Хаува белән Гайсәне төрле тозаклар куеп сынаган кебек, безне дә шул ук тозаклар куеп сыный. «Тән теләкләрен» тозакка әйләндереп, ул кешеләрне әхлаксызлык кылырга я чамадан тыш күп ашап-эчеп яшәргә котырта. «Күзләр нәфесен» тозакка әйләндереп исә, ул кешеләрне порнографияне аеруча Интернеттан карарга котырта. Ә «байлык белән мактанган» һәм горур кешеләрне Шайтан Иблис хакимлек, дан һәм материаль әйберләр белән вәсвәсәләндерә.
Андый очракларда сез Изге Язмалардагы кайсы принципларны кулланыр идегез? (13, 14 нче абзацларны кара.)
14 «Дөньядагы нәрсәләрне» җим утыртылган кармак белән чагыштырып була. Үзенә җәлеп иткән җимне капкан балык кармакка эләгә. Шайтан да, кешеләрдә Аллаһы нормаларын бозып яшәү теләген уятып, аларны табигый һәм кирәкле кебек күренеп торган нәрсәләр ярдәмендә сыный. Ул безне үз ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү һәм тормышыбызны уңайлаштыру Йәһвә Аллаһының ихтыярын үтәүдән мөһимрәк булуына ышандырырга тырыша. Без шул тозакларга эләгербезме?
15. Шайтанның вәсвәсәләренә бирешмәгән Гайсә безгә нинди үрнәк калдырган?
15 Шайтанның вәсвәсәләренә бирешкән Хаувадан аермалы буларак, Гайсә Мәсих аларга беркайчан да бирешмәгән. Шайтан аны сынаган һәр очракта ул Язмаларга нигезләнеп «язылган» я «әйтелгән» дип җавап кайтарган. Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнеп торсак, без аны яхшы белербез һәм сынаулар вакытында кирәкле шигырьләрне искә төшереп бар нәрсәгә Йәһвә күзлегеннән чыгып карарбыз (Мәд. 1:1, 2). Аллаһының тугры хезмәтчеләренең үрнәкләре турында уйланып торсак, без дә алар кебек тугры булырбыз (Рим. 15:4). Йәһвәгә зур хөрмәт күрсәтсәк, ул яратканны яратсак һәм ул нәфрәт иткәнне нәфрәт итсәк, без Шайтанның тозакларына эләкми калырбыз (Мәд. 96:10).
16, 17. Уйларыбыз безгә нинди йогынты ясый ала?
16 Рәсүл Паул безне «акылыбызны кулланып» бар нәрсәгә дөнья күзлегеннән түгел, ә Йәһвә Аллаһының күзлегеннән чыгып карарга өнди (Рим. 12:1, 2). Уй-ниятләребезне контрольдә тотарга кирәклегенә басым ясап, Паул болай дигән: «Без хаталы фикер йөртүләрне, Аллаһы турындагы белемгә каршы торган һәркайсы киртәне җимерәбез, һәр фикерне, Мәсихкә тыңлаучан итәр өчен, әсир итәбез» (2 Көр. 10:5). Уйларыбыздан безнең нинди кеше булуыбызны белеп була. Шуңа күрә безгә Аллаһы хуплаган нәрсәләр турында «уйланып яшәргә» кирәк (Флп. 4:8).
17 Изге тәртипле булырга теләсәк, без начар уйларга һәм теләкләргә бирелмәскә тиеш. Безгә Йәһвәне «ихлас күңелдән», ягъни бөтен йөрәктән, ярату мөһим (1 Тим. 1:5). Ләкин йөрәк мәкерле икәнен онытмыйк (Ирем. 17:9). Без «дөньядагы нәрсәләрнең» үзебезгә тәэсир итүен хәтта сизми дә калырга мөмкин. Шуның өчен рәсүл Паулның «иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп, нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз» дигән киңәшен тотыйк. Изге Язмаларны өйрәнгәндә үзебезгә «уйларымны һәм теләкләремне Аллаһы хуп күрәме?» дигән сорау биреп уйланыйк (2 Көр. 13:5).
18, 19. Ни өчен без һәрвакыт Йәһвәнең хуплавын алырга тырышырга тиеш?
18 «Дөньядагы нәрсәләрнең» тәэсиренә бирелмәс өчен, безгә шулай ук рәсүл Яхъяның: «Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә, ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк»,— дигән сүзләрен истә тотарга кирәк (1 Яхъя 2:17). Күпләргә Шайтан дөньясы мәңге торачак кебек тоелса да, тиздән ул юк ителәчәк, һәм дөньядагы нәрсәләр үтеп китәчәк. Моны истә тотсак, без Шайтанның тозакларына эләкмәбез.
19 Йәһвә көнен көткәндә һәм аны хәтеребездә саклап торганда, безгә һәрвакыт Аллаһының күңелен табарга тырышырга кирәк. Рәсүл Петернең сүзләре буенча, «күкләр ялкында юк ителгән булачак, һәм күкләр белән җирне тәшкил итүче нәрсәләр кызып эреп төшәчәк!» (2 Пет. 3:12). Озакламый бу көн килеп җитәчәк, һәм Йәһвә Шайтанның бөтен дөньясын тар-мар итәчәк. Әмма моңарчы Шайтан, Хауваны һәм Гайсәне вәсвәсәләндергән кебек, безне дә «дөньядагы нәрсәләр» ярдәмендә сынап торачак. Үз теләкләрен канәгатьләндерүне бар нәрсәдән өстен күргән Хаувадан үрнәк алмыйк. Югыйсә, Шайтан безнең илаһыбыз булып китәчәк. Безгә Гайсәдән үрнәк алып Шайтанның тозакларына, алар ничек кенә кызыктырмасын, эләкмәскә тырышырга кирәк. Әйдәгез, Йәһвә безнең нинди кеше булуыбызны тели, шундый кеше булыйк.