ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ ҖАВАПЛАР
Кем күккә барыр, һәм ни өчен?
Миллионлаган кеше үлгәннән соң күктә яшәргә өметләнә. Гайсә сүзләре буенча, аның тугры рәсүлләре күктә яшәргә тиеш булган. Җирдә булганда, ул аларга күктәге Атасы йортында торыр урын әзерләргә вәгъдә иткән. (Яхъя 14:2 не укы.)
Ни өчен җирдә яшәгән кайбер кешеләр үлгәннән соң күктә яшәр өчен терелтелгән булачак? Алар анда нәрсә эшләячәк? Гайсә үз рәсүлләренә күктә патшалар булачакларын әйткән. Алар җир белән идарә итәчәк. (Лүк 22:28—30; Ачылыш 5:10 ны укы.)
Яхшы кешеләрнең барысы да күккә барамы?
Күпчелек илләрдә берничә кеше генә идарә итә. Гайсә кешеләрне күктә яшәр өчен терелтә, һәм алар җир белән идарә итәчәк. Димәк, аларның саны да зур булмас (Лүк 12:32). Инҗилдә андый кешеләрнең төгәл саны китерелә. (Ачылыш 14:1 не укы.)
Гайсә үзенең кайбер шәкертләре өчен күктә урын әзерләгән. Алар анда нәрсә эшләячәген сез беләсезме?
Күккә баручылардан тыш башкалар да әҗер алачак. Гайсә Патшалыгының тугры гражданнары торгызылган җирдәге оҗмахта мәңге яшәп шатланачак (Яхъя 3:16). Кайберәүләре, бүгенге явыз дөньяның ахырын кичереп, Оҗмахка керәчәк. Башкалары исә терелтелгәннән соң анда керәчәк. (Мәдхия 36:29; Яхъя 5:28, 29 ны укы.)