Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 15.12. 27-31 б.
  • Тормыш иптәшен югалту

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тормыш иптәшен югалту
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БЕТМӘС КЕБЕК ТОЕЛГАН АВЫРТУ
  • КИЛӘЧӘК ТУРЫНДА БОРЧЫЛМЫЙЧА ЯШӘҮ
  • ТЕРЕЛҮГӘ ӨМЕТ ЮАТА
  • ӨМЕТ ӨЧЕН НИГЕЗ
  • Тол хатыннар һәм тол ирләр алар нәрсәгә мохтаҗ? Аларга ничек ярдәм итеп була?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • «Елаучылар белән бергә елагыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Башка кешеләр ничек ярдәм итә ала?
    Синең өчен якын булган кеше үлгәндә
  • Хәзер ничек яшәргә?
    Синең өчен якын булган кеше үлгәндә
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 15.12. 27-31 б.

Тормыш иптәшен югалту

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ачык итеп әйтелә: ир-кеше — «үз хатынын үзен яраткандай яратырга», ә хатын-кыз «үз ирен тирән хөрмәт итәргә» тиеш. Алар «бер тән» булып үз рольләрен үти (Эфес. 5:33; Ярат. 2:23, 24). Вакыт узу белән ир белән хатын бер-берсен тагы да якынрак күрә башлый, аларның яратуы да көчәя. Андый мөнәсәбәтләрне янәшәдә үскән ике агач белән чагыштырып була. Бәхетле ир белән хатынның хисләре, тамырлар кебек, бер-берсе белән үрелеп һәм бәйләнеп бара.

Әмма аларның берсе үлсә, икенчесенә ничек яшәргә? Үлем бит аларның тыгыз мөнәсәбәтләрен өзә. Тол ир я хатын еш кына төрле хисләр — җан әрнүе, ялгызлык һәм хәтта ачу белән гаеп хисләрен кичерә. Даниелла исемле бер хатын-кыз үз тормыш иптәше белән 58 ел гомер иткән һәм тормыш иптәшләрен югалткан күп кенә кешеләр белән таныш булганa. Ләкин аның ире вафат булгач, ул болай дип әйткән: «Минем андый хисләрне беркайчан да кичергәнем юк иде. Үзең андый югалту кичермәсәң, башка кешене аңлау авыр».

БЕТМӘС КЕБЕК ТОЕЛГАН АВЫРТУ

Кайбер галимнәрнең фикерләвенчә, кеше иң көчле борчылуларны иптәшен югалтуы аркасында кичерә. Якыннарын югалткан күп кенә кеше моның белән ризалашыр. Ми́лли исемле бер хатынның иптәше күп еллар элек үлгән булган. Иптәшсез гомер итүе турында ул болай ди: «Мин үземне гарип кеше итеп хис итәм». Аның ире 25 ел элек вафат булган, һәм бу аның эмоциональ хәленә тәэсир иткән.

Үз ирләрен югалту аркасында еллар буе кайгырып йөргән тол хатыннар чиктән тыш кайгыра дип уйлаган Сьюзеннең ире вафат булган. Алар бергә 38 ел бергә яшәгән булган. Инде 20 ел үтсә дә, ул: «Мин аның турында һәр көн уйлыйм»,— дип әйтә. Аны юксынганга, аның күзләре еш кына яшь белән тулып китә.

Изге Язмаларда да тормыш иптәшенең үлеме каты авырту китерә һәм озак дәвамлы була дип әйтелә. Сара үлгәч, аның ире Ибраһим «Сараның баш очында егълап утырган» (Ярат. 23:1, 2). Терелүгә ышанса да, Ибраһим үз якын кешесенең үлеме аркасында нык кайгырган (Евр. 11:17—19). Ягъкуб та, кадәрле хатыны Рахилә үлгәч, үз хатынын еш кына искә төшереп торган. Ул, үз угыллары белән сөйләшкәндә, аның турында назлы итеп сөйләгән (Ярат. 44:27; 48:7).

Изге Язмалардагы бу мисаллардан нинди сабак алып була? Тол хатыннар һәм тол ирләр тормыш иптәшләрен югалтуы аркасында еллар буе авырту кичерә. Аларның яшьләре һәм сагыш вакытлары — көчсезлек түгел, ә зур югалтуның нәтиҗәләре. Алар кызгануыбызга һәм ярдәмебезгә озак вакыт мохтаҗ булырга мөмкин.

КИЛӘЧӘК ТУРЫНДА БОРЧЫЛМЫЙЧА ЯШӘҮ

Тол хатын я ир булып китү кабат ялгыз тормыш белән яши башлау дигән сүз түгел. Никахта озак яшәгән күп кенә ир кеше, хатыны күңел төшенкелегенә бирелсә, аны ничек юатырга һәм дәртләндереп җибәрергә икәнен белә. Әмма ир кеше үлсә, хатынны яратып һәм юатып торган кеше юкка чыга. Никахтагы хатын да вакыт узу белән ире бәхетле булсын өчен һәм үзен тыныч хис итсен өчен шартлар булдырырга өйрәнә. Ул иренә назлы кагылып ала, аңа юатучы сүзләр әйтә. Ул иренең ихтыяҗларын белә һәм аны кызыксындырган нәрсәләргә игътибарлы. Хатыны үлсә, ире күңел бушлыгы сизәргә мөмкин. Шуңа күрә тормыш иптәшен югалткан кайбер кешеләр киләчәккә ышанычсызлык һәм курку белән карый. Изге Язмалардагы нинди принцип аларга ышаныч һәм тынычлык табарга булыша ала?

Аллаһы ярдәме белән сез киләчәк турында борчылмыйча яши аласыз

«Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек» (Мат. 6:34). Гайсә бу сүзләрне иң беренче чиратта үзебезне тәэмин итү турында әйтсә дә, бу сүзләр күп кенә кешеләргә тормыш иптәшен югалтудан килгән авыртуны кичерергә булыша. Чарльз исемле бер ир кешенең хатыны вафат булган. Берничә ай үткәч, ул болай дип язган: «Мин Мониканы әле дә юксынам, ә вакыт-вакыт хәлем начарая гына кебек тоела. Әмма мин аңлыйм: андый хисләр кешегә хас, һәм вакыт авыртуны бераз гына булса да тора-бара киметәчәк».

Әйе, Чарльзга вакытның «авыртуны... киметәчәген» көтәргә туры килгән. Түзәр өчен ул нәрсә эшләгән? Ул: «Йәһвә ярдәме белән мин киләчәк турында борчылмыйча яшәргә өйрәндем»,— дип әйткән. Чарльз үз кайгысына үзен чолгап алырга юл бирмәгән. Аның авыртуы бер көн эчендә бетмәгән, әмма шул ук вакыт аны йотмаган да. Сез дә тормыш иптәшегезне югалткан булсагыз, киләчәк турында борчылмыйча яшәргә тырышыгыз. Иртәгәсе сезгә нәрсә китерәчәген сез белмисез әле.

Йәһвәнең башлангыч нияте буенча кешеләр үләргә тиеш булмаган. Чынында үлем — «Иблис эшләренең» берсе (1 Яхъя 3:8; Рим. 6:23). Кешеләрне үзенең коллары итәр өчен һәм аларны өметләреннән мәхрүм калдырыр өчен, Шайтан үлемне дә, үлемнән куркуны да куллана (Евр. 2:14, 15). Кешенең киләчәккә өмете өзелгәндә, ул чын бәхетне хәтта яңа дөньяда да таба алмам дип уйларга мөмкин. Андый уйлар Шайтанны бик шатландыра. Тормыш иптәшен югалткан кеше Адәм гөнаһы һәм Шайтанның фетнәсе аркасында зур кайгы кичерә (Рим. 5:12). Йәһвә рәхимсез Шайтан китергән бар зыянны каплаячак һәм аның коралын, ягъни үлемне, юк итәчәк. Тормыш иптәшен югалткан кешеләр — бәлки, сез дә андый кешеләр санына керәсездер — Шайтан үстергән курку хисеннән азат булачак.

Үлгән кешеләр яңа дөньяда терелтелгәч, бар кешеләрнең тормышлары үзгәрәчәк. Аларның үзара мөнәсәбәтләре башка булачак. Мәсәлән, терелтелгән әти-әниләр һәм ата-бабалар үз балалары һәм оныклары белән тора-бара камиллеккә ирешәчәк. Картлык инде булмаячак. Күрәсең, яшь буыннарның үз ата-бабалары белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башкача булыр. Андый үзгәрешләр, һичшиксез, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен яхшыртачак.

Терелтелгән кешеләр турында әйткәндә, безнең күп сорауларыбыз туа торгандыр. Мәсәлән, ике я күбрәк тормыш иптәшен югалткан кешеләр белән нәрсә булыр? Моңа охшаш сорауны саддукейлар Гайсәгә биргән. Алар җиде тапкыр кияүгә чыккан һәм бар ирләрен югалткан хатын-кыз турында сораган (Лүк 20:27—33). Терелтелгәч, андый кешеләрнең мөнәсәбәтләре нинди булачак? Без моны белмибез. Андый сораулар турында фараз кыласы я алар аркасында борчыласы юк. Безгә Аллаһыга таянырга кирәк. Бер нәрсәне генә төгәл әйтеп була: Йәһвәнең киләчәктә башкарачак бар эшләре яхшы булачак. Ул безнең киләчәктән куркуыбызны түгел, ә аны түземсезлек белән көтүебезне тели.

ТЕРЕЛҮГӘ ӨМЕТ ЮАТА

Аллаһы Сүзендә үлеләр терелтеләчәк дип турыдан-туры әйтелә. Изге Язмаларда язылган терелтелү очраклары безне шуңа ышандыра: Гайсәнең «тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29). Ул вакытта яшәячәк кешеләр терелтелгәннәрне каршы алырга шат булачак. Һәм без терелтелгән кешеләрнең никадәр бәхетле булачакларын хәтта күз алдыбызга китерә алмыйбыз.

Миллиардлаган кеше үледән терелтелгәч, җир моңарчы әле булмаган шатлык белән тулачак (Марк 5:39—42; Ачыл. 20:13). Киләчәктә булачак бу могҗиза турында уйлану үз якыннарын югалткан бар кешеләрне юата.

Терелү вакытында берәр кем кайгырырмы? Изге Язмаларда: «Юк»,— дип җавап бирелә. Ишагыйя 25:8 дә Аллаһы «үлемне мәңгегә юк итәчәк» дип әйтелә. Үлем генә түгел, ә үлем кешеләргә китергән газаплар да юкка чыгачак, чөнки шул ук пәйгамбәрлектә болай дип әйтелә: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә бар кешеләрнең йөзеннән күз яшен сөртәчәк». Вафат булган кадерле тормыш иптәшегез терелтелгәч, сез, һичшиксез, кичергән кайгыгызны хәтта хәтерегезгә дә төшермәссез.

Аллаһының яңа дөньяда башкарачак бар эшләрен беркем дә төгәл әйтә алмый. Йәһвә болай ди: «Күк җирдән биегрәк булган кебек, минем юлларым да сезнең юлларыгыздан биегрәк һәм минем уйларым сезнең уйларыгыздан югарырак» (Ишаг. 55:9). Гайсәнең терелү турындагы вәгъдәсенә ышанып, без Йәһвәгә таянып яшәгән Ибраһим үрнәге буенча эш итәбез. Бүген мәсихчеләр өчен иң мөһиме — Аллаһы ихтыярын үтәү һәм шулай итеп терелтелгән кешеләр белән бергә «киләчәк дөнья төзелешендә» яшәүгә лаек булып калу (Лүк 20:35).

ӨМЕТ ӨЧЕН НИГЕЗ

Искиткеч өметегезне күздә тотып, сез киләчәк өчен чиктән тыш борчылмассыз. Кешеләрнең күбесе өчен киләчәк томанлы. Ләкин Йәһвә безгә яхшырак киләчәк вәгъдә итә. Без Йәһвәнең теләкләребезне һәм ихтыяҗларыбызны ничек канәгатьләндерәчәген төгәл белмибез. Шулай да без аның моны эшләячәгенә шикләнмибез. Рәсүл Паул болай дип язган: «Күзгә күренеп торган өмет — өмет түгел, чөнки кеше берәр нәрсәне күреп торса, әллә ул аңа өметләнәме? Ә инде күзгә күренмәгән нәрсәгә өметләнәбез икән, ул чакта моны чыдамлылык белән көтеп яшибез» (Рим. 8:24, 25). Аллаһының вәгъдәләренә нык өметегез сезгә тормыш иптәшегезнең үлемен чыдамлылык белән кичерергә булышыр. Киләчәктә Йәһвә сезгә «күңелегез теләгәнне бирер» һәм «һәрбер җанны дәүләте белән тукландырыр». Чыдам калып сез бу вакытны үз күзләрегез белән күрерсез (Мәд. 36:4; 144:16; Лүк 21:19).

Йәһвәнең шатлык белән тулы киләчәк турындагы вәгъдәсенә ышанып яшәгез

Гайсәгә яшәргә аз калганын белгәч, аның шәкертләре җан тынычлыгын югалткан. Гайсә аларны юатып болай дип әйткән: «Күңелләрегез борчылмасын. Аллаһыга иман итегез һәм миңа иман итегез». Шулай ук ул: «Мин сезне ятим килеш калдырмам, сезнең янга киләчәкмен»,— дип әйткән (Яхъя 14:1—4, 18, 27). Аның сүзләре майланган шәкертләренә гасырлар дәвамында өмет һәм чыдамлылык өчен нигез булып тора. Үз якыннарының терелүен күрергә теләгән кешеләргә дә өметсезлеккә биреләсе юк. Йәһвә һәм аның Улы сезне ташламаячак. Моңа бер дә шикләнмәгез!

a Исемнәр үзгәртелгән.

Үз тормыш иптәшен югалткан кешене юатыгыз

Берәр мәсихченең тормыш иптәше үлсә, күп кеше аның янына килеп аны юатыр һәм аңа төрле ярдәм күрсәтер. Тол хатын, мәсәлән, туганнарына һәм дусларына ярдәм итүләре өчен рәхмәтле булыр. Әмма аның ярасы бик тиз төзәлмәс, шуңа күрә ул берникадәр вакыт юатуга һәм ярдәмгә мохтаҗ булыр. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр» (Гыйб. сүз. 17:17).

Кайгы кичергән кеше белән исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә? Изге Язмаларда болай дип киңәш ителә: «Һәммәгез дә бер-берегезне аңлашып, бер-берегезнең хәленә кереп, бер-берегезне туганнарча яратып, кызганып... яшәгез» (1 Пет. 3:8). Үз тормыш иптәшен югалткан кеше аның үлемен авыр кичерә. Шуңа күрә «хәлләрең ничек?» я «барысы да әйбәтме?» дигән сорауларны хәтта яхшы ниятләрдән бирү урынлы булмаска да мөмкин. Кайгырган кеше, бәлки: «Минем нәрсә хис иткәнемне син хәтта белмисең» я «ничек инде барысы да әйбәт булсын, ди?» — дип уйлар. Шуңа күрә андый кешегә «сине күрергә бик шатмын» я «җыелышка килүең мине рухландырып җибәрә» кебек дәртләндергеч сүзләр чын күңелдән әйтү файдалырак булыр.

Тормыш иптәшен югалткан кешене чәй эчеп алырга чакырыгыз я аңа саф һавага чыгарга тәкъдим итегез. Маркос исемле бер тол ирне дусларының үзе янына килүләре юаткан. Алар нәрсә турында сөйләшкән? Ул: «Минем авырлыкларым турында гына түгел, ә дәртләндергеч нәрсәләр турында да»,— дип әйтә. Нина исемле бер тол хатын: «Якын дусларым кирәкле сүзләрне үз вакытында әйтә белә. Ә кайвакыт алар бернәрсә дә әйтмичә минем янымда утыра»,— дигән.

Тол хатын я тол ир үз кайгысын уртаклашырга теләсә, аны игътибар һәм сабырлык белән тыңлагыз. Аның эшләренә тыкшынмагыз. Аны хөкем итмәгез. Ничек һәм күпме вакыт кайгырырга икәне турында киңәшләр бирмәгез. Аның бер үзе генә каласы килсә, үпкәләмәгез. Сез аңа башка вакытта да килә аласыз. Аңа яратуыгызны күрсәтеп торыгыз (Яхъя 13:34, 35).

Сез киләчәк өчен борчыласызмы?

Йәһвәнең вәгъдәләре ничек үтәләчәк микән дип уйлану безнең өчен табигый. Ибраһим Аллаһының үзенә угыл бирергә вәгъдәсе турында еш кына уйлаган. Йәһвә аны түземле булырга өндәгән. Тугры Ибраһимның өметләре акланган (Ярат. 15:2—5; Евр. 6:10—15).

Йосыфның «үлеме» турында хәбәрне ишеткәч, Ягъкуб үз улын юксынып кайгырган. Күп еллар үткәч тә, Йосыф үле дип уйлап, ул көенгән. Ләкин Йәһвә тугры Ягъкуб өчен ул хәтта күз алдына китерә алмаган фатиханы әзерләгән булган. Соңрак Ягъкуб Йосыф белән күрешкән һәм хәтта үз оныкларын күрә алган. Ягъкуб болай дигән: «Мин инде синең йөзеңне күрә алырмын дип өмет тә итмәгән идем, ә Аллаһы, менә, синең балаларыңны да күрергә насыйп итте» (Ярат. 37:33—35; 48:11).

Бу очраклардан нинди сабаклар алып була? Беренчедән, Чиксез Кодрәтле Аллаһыга үз ниятен башкарырга бернәрсә дә комачаулый алмый икәненә ышаныйк. Икенчедән, дога кылсак һәм Йәһвәнең ихтыярына буйсынып яшәсәк, ул безнең турында инде бүген кайгыртачак, ә киләчәктә безнең бар теләкләребезне һәм ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерәчәк. Рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһы үзебездә эш итүче кодрәте ярдәмендә без сораган яки уйлаган бар нәрсәләрдән күпкә күбрәкне эшли ала. Шуңа күрә аңа җыелыш аша һәм Мәсих Гайсә аша буыннан-буынга мәңге дан булсын. Амин» (Эфес. 3:20, 21).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу