Үлгәннәр өчен өмет терелү
Изге Язмаларда терелү турында вәгъдә язылган. Сез бу вәгъдәгә ышанасызмы?a Әлбәттә, һәркем үлгән якыннары белән яңадан очрашырга теләр иде. Әмма андый өмет өчен нигез бармы? Бу сорауга җавап табар өчен, әйдәгез, Гайсә рәсүлләренең мисалын карап чыгыйк.
Рәсүлләр үлеләрнең тереләчәгенә нык ышанган. Ни өчен? Ким дигәндә ике сәбәптән. Беренчедән, аларның өметләре Аллаһының Гайсәне үледән терелткәненә нигезләнгән булган. Терелтелгән Гайсәне «берьюлы биш йөздән артык кардәш», шул исәптән рәсүлләр дә күргән (1 Көринтлеләргә 15:6). Моннан тыш, Гайсәнең терелүе турында Яхшы хәбәрне дүрт язучысы үз китапларында җентекләп язган булган һәм моңа үзләре дә ышанган (Маттай 27:62—28:20; Марк 16:1—8; Лүк 24:1—53; Яхъя 20:1—21:25).
Икенчедән, рәсүлләр Гайсәнең башка кешеләрне терелткәнен дә күргән. Ул, ким дигәндә, өч кешене терелткән. Бу очраклар Наин шәһәрендә, Кәпернаум шәһәрендә һәм Битания авылында булган (Лүк 7:11—17; 8:49—56; Яхъя 11:1—44). Бу брошюраның башында искә алынган Битаниядәге терелтелү очрагы Гайсәнең якын дуслары белән бәйле булган. Әйдәгез, бу очракны җентекләбрәк карап чыгыйк.
«МИН — ТЕРЕЛҮ»
«Бертуганың үледән тереләчәк»,— дип әйткән Гайсә пәйгамбәр Марта исемле бер хатын-кызга. Мартаның энесе инде дүрт көн үле булган. Башта Марта Гайсәнең сүзләренә төшенмәгән. «Аның... тереләчәген беләм»,— дип җавап кайтарса да, бу киләчәктә генә булачак дип уйлаган. Җавап итеп Гайсә аңа «мин — терелү һәм тормыш» дигән, ә аннары аның бертуганны Лазарны терелткән. Марта ишеткәненә һәм күргәненә никадәр гаҗәпләнгәндер! (Яхъя 11:23—25).
Дүрт көн үле Лазар турында нәрсә әйтеп була? Ул үзенең бу дүрт көн ниндидер урында яшәгәне турында сөйләмәгән. Лазарның үлемсез җаны булмаган, һәм ул күккә бармаган. Лазарны терелтеп, Гайсә аны күктәге оҗмахтан — Аллаһыга якын ләззәт урыныннан — җиргә кайтармаган. Алайса, Лазар бу дүрт көн кайда булган? Чынында, ул кабердә үлем йокысы белән йоклаган (Вәгазьче 9:5, 10).
Исегездәдер, Гайсә үлемне йокы белән, ә терелтүне кешене уяту белән чагыштырган. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Гайсә: „Дустыбыз Лазар йоклап киткән, әмма мин аны уятырга барам“... Шунда шәкертләре: „Хуҗабыз, йоклап киткән икән, димәк савыгыр“,— диделәр. Гайсә аның үлгәнлеге турында әйткән иде, ә алар, ул гадәттәге йокы турында сөйли, дип уйладылар. Шуңа күрә Гайсә аларга турыдан-туры болай дип әйтте: „Лазар үлде“» (Яхъя 11:11—14). Лазарны терелткәч, Гайсә аны яшәү хәленә кайтарган һәм гаиләсе белән бергә яңадан яшәргә мөмкинлек биргән. Нинди искиткеч бүләк ясаган Гайсә бу гаиләгә!
Гайсәнең кешеләрне терелтеп кылган могҗизалары безне ул, Патша буларак, киләчәктә күбрәкне эшләячәгенә ышандыра. Аллаһы Патшалыгы җир өстеннән идарә иткәндә, Гайсә үлеләрне терелтәчәкb. Нәкъ шуны Гайсәнең «мин — терелү» дигән сүзләре белән әйтәсе килгән дә. Уйлап кына карагыз, яраткан якыннарыгызны яңадан күрү сезгә нинди зур шатлык китерәчәк! Ә терелтелгән кешеләрнең сөенәчәкләре турында әйтәсе дә юк! (Лүк 8:56).
Яраткан якыннарыгызны яңадан күрү сезгә зур шатлык китерәчәк
МӘҢГЕЛЕК ТОРМЫШ ҺӘМ ИМАН
Гайсә Мартага болай дигән: «Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк. Яшәүче һәм миңа иман итүче һәркем һичкайчан үлмәс» (Яхъя 11:25, 26). Гайсә Меңьеллык идарә итүе вакытында терелтәчәк кешеләрнең мәңге яшәргә мөмкинлекләре булачак. Моның өчен аларга Гайсәгә иман итәргә кирәк булыр.
«Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк» (Яхъя 11:25).
Терелү турындагы игътибарга лаек шул сүзләрне әйткәч, Гайсә Мартаның фикерен белергә теләп: «Моңа ышанасыңмы?» — дип сораган. Марта: «Әйе, Хуҗам, синең дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам»,— дип җавап кайтарган (Яхъя 11:26, 27). Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сез Марта терелүгә ышанган кебек ышанырга телисезме? Андый ышануга беренче адым — Аллаһының кешеләргә карата нияте турында белем алу (Яхъя 17:3; 1 Тимутигә 2:4). Андый белем иманны үстерә ала. Бәлки, сез Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә икәнен белергә теләп Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итәргә булырсыз. Алар сезгә терелүгә искиткеч өмет турында сөйләргә шат булыр.
a Бу брошюраның 6 нчы битендәге «Үлем тормышның ахыры түгел!» дигән мәкаләне карагыз.
b Изге Язмаларда киләчәктә булачак терелтү турында әйтелә. Бу вәгъдә турында күбрәк белер өчен, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның 6 нчы дәресен карагыз.