Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 1.5. 11 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Пращ
    Сүзлек
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Үкчә сөягендә кадак
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Давыт һәм Голиат
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 1.5. 11 б.

СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Ни өчен үлемгә хөкем ителгән җинаятьчеләрнең аякларын сындырганнар?

Җәфалану баганасында эленеп торган Гайсә пәйгамбәр белән ике җинаятьче турында сүз барганда, Инҗилдә: «Яһүдләр... Пилаттан аларның аякларын сындырып тәннәрен алып куюын сорадылар»,— дип әйтелә (Яхъя 19:31).

Баганага кадакланган Гайсә пәйгамбәр

Яһүдләрнең законы буенча, берәр җинаятьчене баганага асып куйганнан соң «аның гәүдәсен төн кунарга анда калдырырга» ярамаган (Кан. 21:22, 23). Яһүдләр, күрәсең, шул законны римлылар җәфалану баганасына асып куйган кешеләргә дә карата кулланган. Андый очракларда җинаятьченең аякларын сындыру аның үлемен тизләткән һәм аны Шимбә көне башланганчы, ягъни кояш баеганчы, җирли алганнар.

Гадәттә, үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең кулларын һәм аякларын баганага кадаклаганнар. Багананы туры бастырганнан соң, җинаятьче, тәне кадакларга гына эленеп торганга, зур газаплар кичерә башлаган. Сулыш алыр өчен аңа аякларына таянып тәнен күтәрергә кирәк булган. Әмма аякларын сындырсалар, ул алай инде эшли алмаган. Шуннан соң кеше я авыртудан, я сулый алмаганга тиздән үлгән.

Борынгы сугышчы пращны ничек кулланган?

Пращны, әзмәвер Голиафны үтерер өчен, Давыт пәйгамбәр кулланган булган. Күрәсең, Давыт аны бала чагында көтүне көткәндә кулланырга өйрәнгән (1 Ишмуил 17:40—50).

Пращтан атучы ассириялеләр. Барельеф

Пращтан атучы ассириялеләр яһүдләрнең бер шәһәренә һөҗүм итә. барельеф

Пращ мисырлыларның һәм ассириялеләрнең Изге Язмалар язылган чорда ясалган рәсемнәрендә сурәтләнгән. Шул сугыш коралын ясар өчен, бер кисәк күн я тукымага ике бау бәйләп куйганнар. Пращтан атучы кеше аңа 5—7,5 сантиметр диаметрлы һәм якынча 250 грамм авырлыктагы шома я түгәрәк таш салган. Аннары ул пращны башы өстеннән әйләндерә башлаган һәм аның бер бавын ычкындыргач, таш зур тизлек белән төзәлгән урынга очкан.

Якын Көнчыгышта борынгы заманнарда сугышларда кулланылган күп кенә андый таш табылган. Оста сугышчы пращтан ташны сәгатенә 160—240 километр тизлек белән ата алган. Пращның җәянең таягы кебек нәрсәсе булганмы, юкмы — белгечләр әле дә бер фикергә килә алмый. Һәрхәлдә, пращтан атып кешене үтергәннәр (Хакимнәр 20:16).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу