ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ЙОСЫФ
«Тыңлагыз, мин сезгә күргән төшемне сөйлим»
ЙОСЫФ көнчыгышка таба моңсуланып карап тора. Ул кәрваннан качып китәргә бик теләр иде. Шул калкулыклар артында, ерак түгел генә, Хебрунда, аның йорты калды. Әтисе Ягъкуб үз яраткан улының нинди начар хәлгә эләккәнен күз алдына да китермичә йокларга ятарга җыенадыр. Ләкин яшь Йосыф хәзер аңардан бик ерак һәм шуны аңлый: ул үз кадерле әтисенең йөзен инде беркайчан да күрмәс. Сәүдәгәрләр, үз дөяләрен куып, бу егеттән күз алмыйча, юлдан көньякка таба бара. Алар Йосыфны сатып алган һәм аңа качып китәргә ирек бирмәячәк. Бу егет аларга башка товарлар, мәсәлән, хуш исле сумала һәм май кебек, ерак Мисырда табыш китерәчәк.
Күрәсең, Йосыф 17 яшьләр тирәсендә булган. Күз алдыгызга китерегез: ул, күзләрен кысып Бөек диңгезгә батып барган кояшка карап тора. Әйе, аның тормышы кискен начар якка үзгәреп куйды. Ничек аның үз туган абыйлары аны үтерергә ният кора алган? Ничек аны коллыкка сата алган?! Йосыфка күз яшьләрен тыю бик авырдыр. Ул киләчәктә үзен нәрсә көтәсен һич тә белми.
Йосыф ирекне югалтса да, иманын саклап калган
Йосыф андый авыр хәлгә ничек эләккән? Ул үз якыннарының һөҗүменә дучар булган, алар аны кире каккан. Без аның иманыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
ГАИЛӘДӘГЕ АВЫРЛЫКЛАР
Йосыфның гаиләсе бик зур булса да, бәхетле һәм бердәм булмаган. Изге Язмаларда сурәтләнгән Ягъкубның гаиләсе күп хатынлылыкның тискәре нәтиҗәләрен ачык итеп күрсәтә. Бу нык тамырланган гореф-гадәткә Аллаһы юл куйган, ләкин иң башта ул иргә бер хатын гына биргән булган. Аллаһының Улы, килгәч, бу тәртипне торгызган (Маттай 19:4—6). Ягъкубның дүрт хатыныннан — Лия белән Рахиләдән һәм аларның хезмәтчеләре Зилфә белән Билһадан — ким дигәндә 14 бала туган. Иң баштан ук Ягъкуб чибәр Рахиләне сөйгән. Ул аны бик нык яраткан, әмма апасын Лияне беркайчан да алай яратмаган. Ягъкубны алдап Лиягә өйләндергәннәр. Бу ике хатын арасындагы ачы көнчелек һәм көнләшү балаларына да күчкән (Яратылыш 29:16—35; 30:1, 8, 19, 20; 37:35).
Рахилә озак вакыт балага уза алмаган. Һәм Йосыфны тудыргач, олы яшьтәге Ягъкуб бу баланы аеруча яраткан. Мәсәлән, Ягъкубның гаиләсе Эсау белән очрашуга барганда, Ягъкуб якыннарын яклар өчен чаралар күргән, чөнки кайчандыр Эсау Ягъкубны үтерергә ниятләгән булган. Ул, үз гаилә әгъзаларын төркемнәргә бүлеп, Рахилә белән бәләкәй Йосыфны иң якланган төркемгә куйган. Бу борчулы көн Йосыфның хәтерендә тирән эз калдыргандыр. Гаҗәпләнүдән киң итеп ачылган күзләре белән карап, Йосыфның үз олы яшьтәге, ләкин әле дә гайрәтле әтисенең иртән аксап баруын күргәндә, нәрсә хис иткәнен күз алдыгызга китерегез. Ни өчен әтисе аксаган? Үткән төнне әтисе куәтле фәрештә белән көрәшкән! Бу Йосыфны тагын да гаҗәпләндергәндер. Ни өчен әтисе көрәшкән? Ягъкубның Йәһвә Аллаһыдан фатиха аласы килгән. Аллаһы аның исемен Исраилгә үзгәрткән, һәм бу аның өчен әҗер булган. Бөтен халык бу исем белән аталачак! (Яратылыш 32:22—31) Шул халык кабиләләрдән торачак. Вакыт узу белән Йосыфка шул мәгълүм булган: Исраилдән туган уллар шул кабиләләрнең аталары булачак!
Соңрак яшь Йосыф кайгы кичергән: аның иң кадерле кешесе — әнисе кече улын Беньяминны тудырганда вафат булган. Йосыфның әтисе моның аркасында бик кайгырган. Күз алдыгызга китерегез: Ягъкуб, үз улын юатып, аның күзләреннән яшьләрен назлы гына сөртә һәм кайчандыр үз бабае Ибраһимны юаткан өмет турында сөйли. Йосыф Йәһвәнең бер көнне әнисен терелтәчәген белгәч, бик җылы хисләр кичергәндер! Шуннан соң Йосыф «тереләрнең Аллаһысы» — юмарт Аллаһы Йәһвәне — күрәсең, тагы да көчлерәк ярата башлаган (Лүк 20:38; Еврейләргә 11:17—19). Ягъкуб сөекле Рахиләдән туган үз ике улын назлы яраткан (Яратылыш 35:18—20; 37:3; 44:27—29).
Күп кенә балалар артык иркәләнеп бозыла. Ләкин Йосыф үз әти-әнисеннән күп яхшы сыйфатларга өйрәнгән. Ул нык иман үстергән һәм нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен ачык аңлаган. 17 яшендә абыйларына көтүләр көтәргә булышканда, Йосыф аларның начар эшләр кылганнарын күргән. Абыйларының хуплавын алыр өчен аның барысын яшерергә теләге туганмы? Бәлки, тугандыр да, ләкин ул дөрес эш иткән һәм әтисенә барысын сөйләп биргән (Яратылыш 37:2). Аның кыюлыгын күреп, Ягъкуб үз сөекле улын тагын да ныграк кадерли башлагандыр. Яшь мәсихчеләр өчен нинди яхшы үрнәк! Башкаларның, әйтик, туганыбызның я дустыбызның, гөнаһын яшерергә теләгебез туса, Йосыфтан үрнәк алып гөнаһ кылучыга булыша алган кешеләргә барысын сөйләп бирү акыллы булыр иде (Левиләр 5:1).
Без шулай ук Йосыф гаиләсенең тормышыннан да бер сабак ала алабыз. Мәсихчеләр арасында күп хатынлылык булмаса да, үги әти-әниләр һәм үги балалар булган гаиләләр бик күп. Ягъкуб гаиләсеннән шуны күреп була: бер баланы башкаларга караганда күбрәк ярату һәм өстен күрү гаиләнең бердәмлеген какшата. Үги балалы гаиләләрдә акыллы әти-әниләр үз туган баласын да, үги баласын да шуңа ышандырырга тырыша: аларның һәрберсен яраталар, һәрберсенең үз сәләтләре бар һәм аларның һәрберсе гаилә бәхетенә үз өлешен кертә (Римлыларга 2:11).
КӨНЧЕЛЕК ТАМЫР ҖИБӘРӘ
Йосыф тугры һәм тәкъва булганга күрә, Ягъкуб аны яраткан
Йосыф дөрес булганны кыюлык белән эшләп торган. Бәлки, шуңа күрәдер Ягъкуб аңа махсус хөрмәт күрсәткән һәм үз улына кыйммәтле бер кием бүләк иткән (Яратылыш 37:3). Бу, күрәсең, бай кешеләр һәм мирзалар йөрткән озын җиңле затлы халат булган.
Һичшиксез, Ягъкуб иң изге ниятләр белән эш иткән. Йосыф әтисенең хуплау һәм ярату күрсәтеп биргән андый бүләген бик кадерләгәндер. Ләкин бу кием аркасында аның күп авырлыклары да туган. Мәсәлән, өстә әйтелгәнчә, Йосыф көтүче булган, ә бу — авыр физик эш. Күз алдыгызга китерегез: патша кебек киенгән егет биек үлән арасыннан бара, кыяларга менә я чәнечкеле куактан сарыкны чыгарырга тырыша. Әмма иң начары, Ягъкуб хуплавының билгесе булган бу кием аркасында Йосыфның үз абыйлары белән мөнәсәбәтләре бозылган.
Тәүратта болай дип әйтелә: «Аталары Йосыфны үзләренә караганда артыграк яратуын күргәч, агалары Йосыфка нәфрәт белән карый башладылар, хәтта аның белән дустанә сөйләшмәс булдылар» (Яратылыш 37:4)a. Йосыфның абыйларында ни өчен көнчелек хисе туганын аңлап була, ләкин бу агулы хискә бирелү акылсыз булган (Гыйбрәтле сүзләр 14:30; 27:4). Башкаларга үзегез алырга теләгән игътибар я ихтирам күрсәтелгәндә, сездә ачы көнчелек хисе туганы бармы? Йосыфның абыйларын истә тотыгыз. Көнчелек аларны үзләре соңрак бик үкенгән гамәлләр кылырга этәргән. Аларның мисалы шуны исебезгә төшерә: «шатланучылар белән бергә шатлану» күпкә зирәгрәк (Римлыларга 12:15).
Әлбәттә, Йосыф үз абыйларының нәфрәтен сизеп торган. Ул абыйлары күрмәсен өчен үз затлы киемен яшергәнме? Бәлки, аның шулай эшләргә теләге булгандыр. Ләкин Ягъкуб бу киемнең Йосыфка карата хуплау һәм ярату билгесе булуын теләгән. Йосыф үз әтисенең үзенә ышануын аклап яшәргә омтылган, шуңа күрә тугрылык күрсәтеп бу киемне киеп йөргән. Аның мисалы безнең өчен файдалы. Күктәге Атабыз беркайчан да кешеләрне аермый, ләкин кайвакыт үзенең кайбер тугры хезмәтчеләренә, үз хуплавын күрсәтеп, махсус вазифалар бирә. Өстәвенә, ул үз халкына бозык, әхлаксыз дөньядан читтә торырга куша. Йосыф үз матур киеме белән абыйларыннан аерылып торган кебек, мәсихчеләр дә үз тәртипләре белән башкалардан аерылып тора. Моның аркасында кайвакыт аларга көнчелек итәләр һәм аларны нәфрәт итәләр (1 Петер 4:4). Мәсихче үзенең Аллаһы хезмәтчесе булуын яшерергә тиешме? Юк, Йосыф үз киемен яшермәгән кебек, безгә дә үзебезнең кем булуыбызны яшермәскә кирәк (Лүк 11:33).
ЙОСЫФНЫҢ ТӨШЛӘРЕ
Күп тә үтмәстән Йосыф гадәти булмаган ике төшне күргән. Беренче төшендә Йосыф үзенең абыйлары белән көлтәләр бәйләгәнен күргән. Ләкин аннары абыйларының көлтәләре Йосыфныкын уратып алган да аңа иелгән. Икенче төшендә кояш, ай һәм 11 йолдыз Йосыфка сәҗдә кылган (Яратылыш 37:6, 7, 9). Йосыф бу сәер төшләрне күргәч, нәрсә эшләргә тиеш булган?
Бу төшләр Йәһвә Аллаһыдан булган. Аллаһы Йосыфтан бу пәйгамбәрлек төшләрдәге хәбәрне башкаларга тапшырыр дип көткән. Ниндидер мәгънәдә, башка пәйгамбәрләр Аллаһының хәбәрләрен һәм хөкемнәрен үҗәт халыкка сөйләгән кебек, Йосыф та үз төшен сөйләргә тиеш булган.
Йосыф ипләп кенә абыйларына: «Тыңлагыз, мин сезгә күргән төшемне сөйлим»,— дигән. Абыйлары төшне аңлаган, һәм бу аларга бер дә ошамаган. Алар болай дип җавап кайтарган: «Син безнең өстән хаким булмакчы, безне үзеңә буйсындырмакчымыни?» Изге Язмаларда болай диелә: «[Алар] күргән төше, сөйләгән сүзләре өчен Йосыфны тагы да ныграк күралмый башладылар». Йосыф икенче төшне әтисенә һәм абыйларына сөйләп биргәч, алар моңа ничек караган? Тәүратта болай дип әйтелә: «Атасы ачуланып әйтте: „Нәрсәне аңлата синең күргән бу төшең? Мин, анаң һәм агаларың синең алдыңда сәҗдә кылып баш ияргә тиешләр дисеңмени?“ — диде». Шулай да Ягъкуб моның турында уйланып торган. Бәлки, Йәһвә Йосыф аша сөйләшкәндер? (Яратылыш 37:6, 8, 10, 11)
Йәһвәнең хәбәрен җиткерергә тиеш пәйгамбәрләр Йосыфка кадәр дә, аннан соң да яшәгән. Аларның вәгазьләгән хәбәрләре кешеләрнең күбесенә ошамаган, һәм шул пәйгамбәрләрне хәтта эзәрлекләгәннәр. Гайсә андый хәбәрчеләрнең иң бөеге булган һәм үз шәкертләренә: «Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр»,— дигән (Яхъя 15:20). Безгә ничә генә яшь булмасын, яшь Йосыф безнең өчен иман һәм кыюлык үрнәге булып тора.
НӘФРӘТ ИҢ ЮГАРЫ НОКТАСЫНА ҖИТӘ
Тиздән Ягъкуб яшь Йосыфны абыйлары янына ерак юлга җибәргән. Алар, төньякка таба барып, Шехем шәһәре янында көтүләр көткән. Күптән түгел генә булган вакыйгалар аркасында бу җирләрдәге кешеләрнең күбесе аларга дошман булып киткән. Менә ни өчен Ягъкуб үз угыллары турында борчылган һәм Йосыфны, хәлләрен белсен өчен, алар янына җибәргән. Сезнеңчә, Йосыф нинди хисләр кичергән? Ул үз абыйларының үзен бик көчле нәфрәт итүләрен белгән бит! Әлбәттә, аларга Йосыфның үз әтисе исеменнән килүе ошамас. Шулай да Йосыф тыңлаучанлык күрсәтеп анда барган (Яратылыш 34:25—30; 37:12—14).
Бу озын, авыр, күрәсең, дүрт я биш көнлек юл булган. Шехем Хеброн шәһәреннән төньякка таба якынча 80 километр ераклыкта урнашкан. Ләкин Шехемга барып җиткәч, Йосыфка абыйлары Дотанга киткән дигәннәр, ә бу шәһәргә барып җитәр өчен тагын 22 километр төньякка таба барырга кирәк булган. Йосыф Дотанга якынлашканда, абыйлары аны күреп алган. Шунда аларның нәфрәтләре ташып чыккан. Тәүратта болай дип әйтелә: «Бер-берләренә: „Әнә төш хастасы килә,— диештеләр.— Үтерик тә мәетен берәр чокырга илтеп ташлыйк. Әйтербез, аны ерткыч хайван ашады, диярбез. Шуннан күрербез, күргән төшләреннән нәрсә килеп чыгар икән!“ — диделәр». Рубин исә Йосыфны исән калдырып чокырга ташларга тәкъдим иткән, ул аны соңрак коткара алырмын дип өметләнгән (Яратылыш 37:19—22).
Куркынычны һич тә абайламыйча, Йосыф аларга таба атлаганда тыныч очрашуга өметләнгәндер. Ләкин абыйлары аңа һөҗүм иткән! Алар, Йосыфның кыйммәтле киемен салдырып, аны корыган коега ташлаганнар! Аякка баскач, ул чокырдан чыга алмавын аңлаган. Абыйларының тавышлары ерагая барганда, Йосыф өскә карап күкне генә күргән. Ул ялварып кычкырган, ләкин абыйлары моңа игътибар итмәгән. Алар якында гына ваемсыз ашап утырган. Рубин булмаганда, алар яңадан Йосыфны үтерергә булган, ләкин Яһүд абый-энеләрен аны үтеп баручы сәүдәгәрләргә сату яхшырак булыр дип ышандырган. Дотан шәһәре Мисырга алып бара торган сәүдә юлы янында урнашкан булган. Рубин кайтканчы, Йосыфның абыйлары аны кәрваннары белән үтеп баручы исмәгыйлиләргә һәм мидьянлыларга 20 шәкылгә кол итеп саткан (Яратылыш 37:23—28; 42:21)b.
Йосыф дөреслек өчен нык торган, шулай да абыйлары аны нәфрәт иткән
Шулай итеп, без бу мәкаләнең башында искә алынган вакыйгага киләбез. Йосыфны көньякка таба Мисырга алып баралар. «Мин барысын да югалттым»,— дип уйлыйдыр ул. Аны көч кулланып гаиләсеннән аерганнар! Рубин, кайтып, Йосыфның юклыгын күргәч бик кайгыра. Йосыфның абыйлары үз әтиләрен сөекле улы Йосыф һәлак булган дип алдый, һәм Ягъкуб моңа ышанып кайгыга төшә. Йосыф исә моның барысы турында күп еллар бернәрсә дә белмәячәк. Әле исән булган бабае Исхак турында да, үзенең яраткан һәм үзе бик сагыначак энесе Биньямин турында да ул шулай ук бернәрсә дә озак ишетмәячәк (Яратылыш 37:29—35).
Әмма бер нәрсәне Йосыфның абыйлары аңардан тартып ала алмаган: аның иманын. Ул үз Аллаһысы Йәһвә турында күп нәрсә белгән, һәм беркем дә аны иманыннан мәхрүм итә алмаган. Әйе, Йосыф өйсез калган, әсир булып Мисырга авыр юл үткән һәм Потифар исемле бай мисырлыга кол итеп сатылган булган. Ләкин моның барысы аның иманын какшата алмаган (Яратылыш 37:36). Авырлыклар Йосыфның иманын һәм Аллаһыга якын булырга тәвәккәллеген ныгыткан гына. Йосыф иман күрсәткәнгә күрә, Аллаһы аны үз ихтыярын үтәр өчен кулланган. Шул ук иман ярдәмендә Йосыф газаплар кичерүче үз гаиләсенә булышкан. Моның турында без киләсе мәкаләләрдән күбрәк белербез. Әйе, Йосыфның иманыннан үрнәк алу бик акыллы!
a Кайбер тикшерүчеләр фикеренчә, Йосыфның абыйлары болай дип уйлаган: Йосыфка бирелгән бу бүләк әтисенең аңа беренче угылның хокукын да бирергә җыенганын аңлаткан. Алар шуны белгән: Йосыф Ягъкубның иң яраткан хатынының беренче угылы булган. Моннан тыш, Ягъкубның беренче улы Рубин, үз атасының җариясе белән якынлык кылып, Ягъкубны хурлыкка төшергән. Шулай итеп, Рубин беренче угылның хокукыннан мәхрүм калган (Яратылыш 35:22; 49:3, 4).
b Хәтта бу кечкенә җентеклелек турында әйткәндә дә, Изге Язмалар төгәл. Ул вакыттагы документлар буенча, Мисырда колларның уртача бәясе 20 шәкыл булган.