Патшага бирерлек бүләкләр
«Көнчыгыштан йолдызчылар... [...] ...хәзинәләрен чыгарып, аңа алтын, ладан һәм мирра бүләк иттеләр» (Маттай 2:1, 11).
КҮРЕНЕКЛЕ кешегә сез нәрсә бүләк итәр идегез? Борынгы заманнарда кайбер тәмләткечләр алтын бәясенә күтәрелгән, аларны хәтта патшага бүләк итеп биргәннәрa. Шуңа күрә йолдызчыларның «Яһүдләрнең... патшасына» бүләк итеп хуш исле тәмләткечләр бирелгәне гаҗәпләндерми (Маттай 2:1, 2, 11).
Бәлзәм май
Өстәвенә, Изге Язмаларда Сөләйман янына килгән Шеба патшабикәсенең «120 талант алтын, гаять зур күләмдә бәлзәмле май, шулай ук кыйммәтле ташлар бүләк иткәне» турында әйтелә. «Сөләйман патшага Шеба патшабикәсе китергән кадәр бәлзәмле майны бүтән беркайчан да китергәннәре» булмаганb (2 Елъязма 9:9). Башка патшалар да изге нияттән чыгып Сөләйманга бәлзәмле май бүләк иткән (2 Елъязма 9:23, 24).
Ни өчен Изге Язмалар язылган чорда андый тәмләткечләрне һәм хушбуйны шулкадәр югары бәяләгәннәр? Чөнки аларның киң кулланышы булган: аларны косметологиядә, дини хезмәтләрдә һәм мәетне күмәргә әзерләүләр өчен кулланганнар. («Борынгы заманда хуш исле тәмләткечләрне куллану» дигән рамканы карагыз.) Хушбуй белән тәмләткечләрнең кыйбат булуның сәбәбе аның киң кулланылуында гына түгел, ә шулай ук ясау һәм җиткерү чыгымнар таләп итүендә булган.
ГАРӘБСТАН ЯРЫМУТРАВЫН КИЧҮ
Кассия
Изге Язмалар язылган чорда кайбер хуш исле үсемлекләр Иордан үзәнлегендә үскән. Башка тәмләткечләр исә чит илдән кертелгән булган. Изге Язмаларда күп төрле хуш исле үсемлекләр искә алына. Иң билгелеләре — зәгъфран, алоэ, бәлзәм, дарчин, ладан һәм мирра. Бу китапта шулай ук тмин, бөтнек һәм укроп кебек киң кулланылган аш тәмләткечләре телгә алына.
Андый экзотик үсемлекләр кайдан килгән? Алоэ, кассия һәм дарчин бүгенге Кытай, Һиндстан һәм Шри-Ланка территориясендә үскән. Мирра һәм ладан кебек хушбуйларны Гарәбстан ярымутравының көньяк өлешеннән Сомалига (Африка) кадәр сузылган чүл җирләрендә үскән агачлардан һәм куаклардан ясаганнар. Нард исә Гималай тауларыннан кертелгән Һиндстан товары булган.
Зәгъфрән
Тәмләткечләрне һәм хушбуйларны Исраилгә Гарәбстан аша җиткерергә кирәк булган. Моның нәтиҗәсендә, «Тәмләткечләр китабы» буенча, б. э. к. I һәм II гасырда Гарәбстанда «Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында товарларны иң зур җиткерү монополиясе» урнашкан («The Book of Spices»). Израильнең көнчыгышында — Негевта табылган борынгы шәһәрләр, ныгытмалар һәм кәрван тукталган урыннар ярдәмендә без тәмләткечләр сатучыларның йөргән юлларын күз алдына китерә алабыз. Андый урыннар «көньяк Гарәбстаннан Урта диңгез җиренә җиткерелгән ладан белән мирраны сату эшенең ничек гөрләп чәчәк атканын күз алдына китерергә ярдәм итә» (Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре оешмасы ЮНЕСКО).
«Аз урын алучы, югары бәяле һәм киң кулланышлы тәмләткечләр һәрвакыт затлы товар булган» («Тәмләткечләр китабы»).
Хуш исле үсемлекләр төялгән кәрваннар вакыт-вакыт Гарәбстан ярымутравы аша якынча 1 800 километр ара үтә торган булган (Әюп 6:19). Изге Язмаларда Гилгадтан Мисырга «агач сагызы, бәлзәм һәм ладан» җиткергән исмәгыйлиләр-сәүдәгәрләр кәрваны турында әйтелә (Яратылыш 37:25). Нәкъ шул сәүдәгәрләргә Ягъкуб уллары үз энеләре Йосыфны коллыкка саткан.
«ИҢ ЯШЕРЕН КОММЕРЦИЯ СЕРЕ»
Укроп
Гарәбстан сәүдәгәрләре күп гасырлар тәмләткечләр җитештерүне үз кулында тоткан. Алар Азиядән кассия һәм дарчин кебек тәмләткечләрне төп җиткерүчеләр булып киткән. Урта диңгез яры конкурентлары Көнчыгыш белән туры сәүдә элемтәләрен урнаштырмасын өчен, гарәпләр тәмләткечләр артыннан куучыларга янаган куркынычлар турында уйдырмалар таратып йөргән. Тәмләткечләрне ясау ысулы, «бәлки, иң яшерен коммерция сере» булгандыр, дип әйтелә «Тәмләткечләр китабында».
Тмин
Гарәпләр нинди уйдырмалар тараткан? Б. э. к. V гасырның грек тарихчысы Геродот үз хезмәтләрендә коточкыч кошларны тасвирлаучы уйдырмалар турында язган. Бу кошлар текә тау калкулыкларында яшәп дарчиннан оя корган имеш. Геродотның сүзләре буенча, бу кыйбат тәмләткеч юллаучылар тау итәге янында зур ит кисәкләре җәйгән булган. Комсыз кошлар үзләре белән шулкадәр күп ит алып менгән ки, хәтта оялары ит авырлыгыннан җиргә төшкән. Шул чак кыю кешеләр дарчинны тиз генә җыеп алган да, аны сәүдәгәрләргә сатарга тырышкан. Андый уйдырмалар киң билгеле булган. «Тәмләткечләр китабында» әйтелгәнчә, «дарчинны табу белән бәйле уйдырма куркынычлар аркасында бу тәмләткеч зур бәягә сатылган».
Бөтнек
Ләкин гарәпләрнең сере берникадәр вакыттан соң ачылган, һәм алар үз монополиясен кулдан ычкындырган. Б. э. к. I гасырда Александрия (Мисыр) зур порт шәһәренә һәм тәмләткечләр сәүдә итү үзәгенә әйләнгән. Диңгезчеләр Һинд океаныннан искән муссон җилләреннән файдаланырга өйрәнгәч, Рим корабльләре Мисыр портларыннан Һиндстанга йөри башлаган. Нәтиҗәдә, нәфис үсемлекләрнең бәясе һәркем алырлык бәягә төшкән.
Бүген хуш исле үсемлекләр һәм тәмләткечләр алтын бәясе тормый. Алар безнең өчен патшага бирерлек бүләкләр түгел. Шулай да бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше аларны парфюмериядә, медицинада һәм, әлбәттә, кулинариядә ризыкны тәмләтер өчен куллана. Әйе, хуш исе аркасында тәмләткечләр күп гасырлар элек киң билгеле булган кебек, бүген дә киң таралган.
Дарчин
a «Тәмләткечләр» яисә «хушбуй» дип тәрҗемә ителгән Изге Язмалардагы сүзләр аш тәмләткечләрен түгел, ә хуш исле үсемлекләрдән ясалган матдәләрне аңлата.
b «Бәлзәмле май» агачларның һәм куакларның сагызыннан ясалган хуш исле майны аңлата.