Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.5. 16 б.
  • Рухи сорауларга җавап

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рухи сорауларга җавап
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хөкем көнендә нәрсә булачак?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Кыямәт көне. Нәрсә ул?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Изге Язмалар нигезендә җаваплар
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Хөкем көне
    Сүзлек
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.5. 16 б.

РУХИ СОРАУЛАРГА ҖАВАП

Хөкем көне нәрсә ул?

1 000 еллык Хөкем көнендә үлеләр терелгәч, гаилә әгъзалары яңадан бергә булып шатланачак

Ни өчен хөкем көне шатлыклы вакыт булачак?

Изге Язмалар язылган чорда Аллаһы үз халкын гаделсезлектән яклар өчен хакимнәр куйган булган (Хакимнәр 2:18). Изге Язмалар буенча, киләчәк Хөкем көне шатлыклы вакыт булачак: ул вакытта бөтен җирнең Хакиме Йәһвә кешеләрне гаделсезлектән азат итәчәк. (Мәдхия 95:12, 13; Ишагыя 26:9 укыгыз.)

Аллаһы Гайсә пәйгамбәрне тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәргә куйган (Рәсүлләр 10:42; 17:31). Күп кешеләр Аллаһы Тәгалә турында белем алырга өлгермичә үлгән. Хөкем көнендә Гайсә андый кешеләрне үледән терелтәчәк, һәм аларның чын Аллаһыны якынрак белергә һәм яратырга мөмкинлеге булачак. (Рәсүлләр 24:15 укыгыз.)

Ни өчен Хөкем көне бер мең ел дәвам итәчәк?

1 000 еллык Хөкем көнендә үлеләр терелтеләчәк (Ачылыш 20:4, 12). Алар Аллаһы нормалары белән танышканчы һәм аны тыңларга өйрәнгәнче, күпмедер вакыт узачак. Күпчелек кеше карашына каршы килеп, Инҗил китабы кешеләр терелгәннән соң кылачак эшләренә карап хөкем ителәчәк дип ышандыра. (Римлыларга 6:7 укыгыз.)

Инҗилдә тагын бер хөкем көне турында әйтелә. Ул көн кинәт киләчәк, ул вакытта 1 000 еллык чор әле башланмаячак. Бу көн «ахыр» дип тә атала, моның турында кереш мәкаләләрдә әйтелгән иде. Шул көнне Аллаһы бар явыз кешеләрне һәлак итәчәк (2 Петер 3:7). Шуңа күрә тормыш рәвешебездән Аллаһыны яратуыбыз күренсен. (2 Петер 3:9, 13 укыгыз.)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу