Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp16 № 1 4-5 б.
  • Намуссызлык сезгә ничек тәэсир итә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Намуссызлык сезгә ничек тәэсир итә?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НАМУССЫЗЛЫК КЕШЕЛӘРНЕҢ БЕР-БЕРСЕНӘ ЫШАНУЛАРЫН БЕТЕРӘ
  • НАМУССЫЗЛЫК — ЙОГА ТОРГАН ЧИР
  • Ни өчен намуслы булырга кирәк?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Вәгазьләр өчен кереш сүзләр
    Безнең изге хезмәтебез 2011
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
wp16 № 1 4-5 б.
Ике хатын-кыз сөйләшә

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | НАМУСЛЫ БУЛЫГЫЗ. НИ ӨЧЕН?

Намуссызлык сезгә ничек тәэсир итә?

«Тормышта булган уңайсыз хәлләрдән алдап чыгып була» (Саманта, Көньяк Африка).

Сез бу сүзләр белән ризамы? Саманта кебек, барыбыз да кайвакыт уңайсыз хәлләргә эләгәбез. Намуссыз эш итәргә вәсвәсә туганда, ничек эш итүебез безнең өчен нәрсә кадерле икәнен күрсәтә. Мәсәлән, безнең өчен абруебызны саклау иң мөһиме булса, алдау хәлне яхшыртыр дип саный алабыз. Әмма кешенең алдавы ачыклангач, бу ачы нәтиҗәләргә китерә.

НАМУССЫЗЛЫК КЕШЕЛӘРНЕҢ БЕР-БЕРСЕНӘ ЫШАНУЛАРЫН БЕТЕРӘ

Мөнәсәбәтләрне үстерер өчен, кешеләргә бер-берсенә ышанырга кирәк. Алар үзләрен тыныч һәм якланган итеп хис итә. Әмма кешегә ышана башлар өчен вакыт узарга тиеш. Андый ышану, кешеләр бергә вакыт уздырса, эчкерсез аралашса һәм риясыз эш итсә генә, үсә. Ләкин бер генә намуссыз эш тырышлыкларны юк итә ала. Ышану бетсә, аны кайтару бик авыр була.

Сезне кайчан да булса яхшы дустыгыз алдаганы бармы? Сез нәрсә хис иттегез? Сез авырту кичергәнсездер, һәм сезгә хыянәт иттеләр кебек тоелгандыр. Сезнең хисләрегезне аңлап була. Һичшиксез, намуссызлык яхшы мөнәсәбәтләрнең нигезен җимерә.

НАМУССЫЗЛЫК — ЙОГА ТОРГАН ЧИР

Калифорния Университетының икътисад профессоры Роберт Иннес әйткәнчә, «намуссызлык йога торган чир кебек». Намуссызлыкны вирус белән чагыштырып була: кеше алдый торган кешеләр белән аралашкан саен, үзе дә башкаларны алдый башлый ала.

Намуссызлык тозагына ничек эләкмәскә? Изге Язмалар сезгә булыша ала. Изге Язмалардагы кайбер принциплар турында укыгызчы.

Намуссызлыкның төрләре

Ялган

НӘРСӘ УЛ? Дөреслекне белергә хокукы булган кешегә ялганны сөйләү. Кешедә хаталы фикер тусын өчен яки ул ялгыш нәтиҗәгә килсен өчен, дөрес булмаганны әйтү, фактларны бозу, мөһим мәгълүматны яшерү я нәрсәнедер күпертеп сөйләү дә ялган булып санала.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ. «Яманлык кылу — Раббы алдында зур кабахәтлек. Ә Раббы фәкать гадел гамәлле бәндәләре белән генә аралаша» (Гыйбрәтле сүзләр 3:32). «Ялганны кире какканга, һәрберегез үз якынына хакыйкатьне сөйләгез» (Эфеслеләргә 4:25).

Яла ягу

НӘРСӘ УЛ? Кешенең абруен төшерер өчен ялган һәм кимсетүче сүзләрне тарату.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ. «Мәкерле кеше гауга чыгарыр, әләкче кеше дуслар арасын бозар» (Гыйбрәтле сүзләр 16:28). «Утын бетсә, ут сүнәр; гайбәтче булмаган җирдә гауга тынар» (Гыйбрәтле сүзләр 26:20).

Махинация

НӘРСӘ УЛ? Алдап һәм хәйлә корып, башкаларның милкен я акчаларын тартып алу.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ. «Ярлы-ябагай, ялчыны... кыерсытмагыз» (Канун 24:14, 15). «Фәкыйрьне рәнҗетү — аның Яратучысын хурлау белән бер; Раббысын хөрмәт иткән кеше исә мохтаҗларга мәрхәмәт күрсәтер» (Гыйбрәтле сүзләр 14:31).

Урлау

НӘРСӘ УЛ? Рөхсәт булмый торып, башка кешенең әйберен алу.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ. «Урлашучы моннан ары урлашмасын, ә мохтаҗларга бирерлек берәр нәрсәсе булсын өчен, үз куллары белән тырышып, файдалы эш башкарсын» (Эфеслеләргә 4:28). «Алданмагыз. ...караклар да, комсызлар да, эчкечеләр дә, башкаларны хурлаучылар да, талаучылар да Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак» (1 Көринтлеләргә 6:9, 10).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу