Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp16 № 1 10 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ишагыя төргәге
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Төргәк
    Сүзлек
  • Өлкән рухани
    Сүзлек
  • Борынгы төргәк «ачыла»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
wp16 № 1 10 б.

СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Изге Язмалар язылган вакытта төргәкләрне ничек ясаганнар һәм аларны ничек кулланганнар?

Изге Язмалардагы Эстер китабының күннән һәм пергаменттан ясалган төргәкләре (б. э. XVIII гасыры)

Изге Язмалардагы эстер китабының күннән һәм пергаменттан ясалган төргәкләре (б. э. XVIII гасыры)

Лүк бәян иткән яхшы хәбәрдә Гайсәнең Ишагыя төргәген укып, аны кире төреп куйганы турында әйтелгән. Яхъя бәян иткән яхшы хәбәрнең азагында Яхъяның да үз төргәгенә Гайсә кылган бар эшләрен яза алмаганы турында әйтелә (Лүк 4:16—20; Яхъя 20:30; 21:25).

Төргәкләрне ничек ясаганнар? Төргәкләр күн, пергамент һәм папирус кебек материаллардан ясалган. Алар рулон формасында булсыннар өчен, аларның өлешләрен бер-берсе белән ябыштырганнар. Шуннан соң төргәкнең эчке ягыннан таяк беркетелгән. Текст вертикаль колонкалар итеп төргәкнең бөтен киңлеге буенча язылган булган. Төргәк озын булганда, аның ике ягыннан да таяклар булган. Моның ярдәмендә кеше текстны бер яктан ачып, ә икенче яктан төреп кирәкле урыннарны таба алган.

Бер китапта әйтелгәнчә, «бер төргәк эченә тулаем китап керә алган, шуңа күрә ул озын булган» («The Anchor Bible Dictionary»). Еш кына төргәкнең озынлыгы якынча 10 метр тәшкил иткән. Мәсәлән, исәпләүләр буенча, Лүк бәян иткән яхшы хәбәр якынча 9,5 метр озынлыктагы төргәккә сыйган. Кайвакыт төргәкнең аскы һәм өске кырыйлары киселгән, пемза ярдәмендә шомартылган һәм буялган булган.

Мәсихче Грек Язмаларында искә алынган «баш руханилар» кем булган?

Яһүди баш руханилар

Исраилле руханилыгы барлыкка килгәннән соң бер кеше генә гомер буе баш рухани булып хезмәт иткән (Саннар 35:25). Һарун беренче баш рухани булган. Соңрак аталарның шул хөрмәтле вазифалары, гадәттә, олы улларына күчкән (Чыгыш 29:9). Тарих дәвамында Һарунның нәселеннән чыккан күп ир-атлар руханилар булган, әмма чагыштырмача аз кеше иң баш рухани булып хезмәт иткән.

Исраил чит илләр хакимлеге астында яшәгәндә, исраилле булмаган идарә итүчеләр еврей баш руханиларын, үзләре теләгәнчә билгеләгән я хезмәтләреннән чыгарган. Гадәттә, Һарун нәселеннән, бай һәм югары дәрәҗәле гаиләләрдән булган кешеләрне руханилар итеп билгеләгәннәр. «Баш руханилар» дигән сүзтезмә, күрәсең, бик җаваплы руханиларга карый. Баш руханилар санына руханиларның 24 төркеменең башлары, шулай ук иң баш рухани гаиләсеннән атаклы кешеләр һәм элеккеге иң баш рухани, мәсәлән Һаннас, кергән (1 Елъязма 24:1—19; Маттай 2:4; Марк 8:31; Рәсүлләр 4:6).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу