Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp16 № 2 3-4 б.
  • Бу чыннан да булганмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бу чыннан да булганмы?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ФАКТЛАР НӘРСӘ КҮРСӘТӘ?
  • ГАЙСӘ ҮЛЕДӘН ТЕРЕЛГӘНМЕ?
  • Гайсәнең терелтелүе. Ул безнең өчен нәрсә аңлата?
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Гайсәнең үледән терелүе. Бу чыннан да булганмы?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Инҗил китаплары. Тарих яисә мифмы?
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Үлгәннәр, һичшиксез, терелтеләчәк!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
wp16 № 2 3-4 б.
Гайсәнең гәүдәсен җәфалану баганасыннан төшерәләр; аның шәкертләре ерактан карап тора

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | НИ ӨЧЕН ГАЙСӘ ГАЗАП ЧИККӘН ҺӘМ ҮЛГӘН?

Бу чыннан да булганмы?

Б. э. 33 елының язында насаралы Гайсәне җәзалап үтергәннәр. Аны чуалыш күтәрүдә нахакка гаепләгәннәр, бик нык кыйнаганнар һәм баганага кадаклап куйганнар. Ул зур газаплар кичереп үлгән. Әмма Аллаһы аны үледән терелткән, һәм 40 көннән соң Гайсә күккә күтәрелгән.

Бу дулкынландыргыч хәбәрне Мәсихче Грек Язмаларының, ягъни Инҗилнең, беренче дүрт китабында табып була. Гадәттә шушы китапларны Яхшы хәбәр дип атыйлар. Бу вакыйгалар чыннан да булганмы? Бу сорау урынлы һәм игътибарыбызга лаек. Алар уйдырма гына булса, мәсихчеләрнең иманы мәгънәсез һәм оҗмахта мәңге яшәү өмете беркайчан да тормышка ашмаячак хыял гына булып калыр иде (1 Көринтлеләргә 15:14). Әмма бу вакыйгалар чынында булган булса, кешелек өчен һәм шәхсән сезнең өчен якты өмет бар. Шуңа күрә, әйдәгез, Инҗилдәге хәбәрләр чынбарлыкмы яисә уйдырма гынамы дигән сорауны карап чыгыйк.

ФАКТЛАР НӘРСӘ КҮРСӘТӘ?

Фантастик уйдырмалардан аермалы буларак, Яхшы хәбәр төгәллек белән аерылып тора, һәм анда төрле нечкәлекләргә игътибар ителә. Мәсәлән, анда чынында булган күп кенә җирләрнең исемнәре китерелә. Ул җирләрнең күпләренә бүген дә барып килеп була. Инҗилдә чынбарлыкта яшәгән кешеләр турында әйтелә. Бу кешеләрнең чыннан да яшәгәнен дөньяви тарихчылар да раслый (Лүк 3:1, 2, 23).

Гайсәне дә беренче һәм икенче гасырда яшәгән дөньяви язучылар телгә алаa. Инҗилдә аның ничек итеп үтерелгән булганы тасвирлана, һәм бу римлылар ул вакытта кулланган җәзалап үтерү ысуллары турындагы хәбәрләргә туры килә. Өстәвенә, Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр вакыйгаларны ничек бар шулай язган һәм бернәрсә яшермәгән. Анда хәтта Гайсәнең кайбер шәкертләренең хаталары турында язылган (Маттай 26:56; Лүк 22:24—26; Яхъя 18:10, 11). Боларның барысы Яхшы хәбәрне язучыларның намуслы булганнарын һәм Гайсә турында төгәл язганнарын ап-ачык раслый.

ГАЙСӘ ҮЛЕДӘН ТЕРЕЛГӘНМЕ?

Күпчелек кеше Гайсәнең яшәгәненә һәм үлгәненә ышанса да, кайберәүләр аның үледән терелгәнен шик астына куя. Хәтта Гайсәнең кайбер рәсүлләре аның терелгәне турында ишеткәч, башта моңа ышанмаган (Лүк 24:11). Әмма алар һәм башка шәкертләр үледән терелгән Гайсәне үзләре күргәч, бар шикләре таралган. Бер вакыт терелгән Гайсәне 500 дән артык кеше үз күзләре белән күргән (1 Көринтлеләргә 15:6).

Кулга алыну һәм үтерелгән булу куркынычы янаса да, Гайсәнең шәкертләре һәркемгә, хәтта аны җәзалап үтергән кешеләргә дә, аның үледән терелүе турында кыюлык белән игълан иткән (Рәсүлләр 4:1—3, 10, 19, 20; 5:27—32). Шулкадәр күп шәкертләр Гайсәнең чыннан да терелгән булуына инанган булмаса, ул хәтле кыю булыр идеме? Гайсәнең терелгән булуы турындагы факт — христиан диненең ул вакытта һәм бүген дөньяга шулкадәр нык йогынты ясаганына төп сәбәп.

Инҗилдә язылган Гайсәнең үлеме һәм терелүе турындагы хәбәрләрнең хак булуын раслаучы дәллиләр аз түгел. Аларны игътибар белән уку сезне бу вакыйгаларның чыннан да булганына инандырыр. Ә аларның ни өчен булганын аңлагач, иманыгыз тагы да ныгыр. Киләсе мәкаләдә шуның турында укыгыз.

a Б. э. якынча 55 елында туган Тацит болай дип язган: «Мәсих — аңардан шул исем [„мәсихчеләр“] барлыкка килгән — Тибериус идарәсе вакытында прокураторларыбызның берсе — Понти Пилат тарафыннан җәзалап үтерелгән булган». Гайсәне шулай ук Светоний (б. э. I гасыры), Яһүд тарихчысы Иосиф Флавий (б. э. I гасыры) һәм Кече Плиний — Битиния идарәчесе (б. э. II гасырының башы) искә алган.

Ни өчен дөньяви чыганаклар күп түгел?

Гайсә дөньяга бик зур йогынты ясаган. Алайса, Изге Язмалардагы хәбәрләрдән тыш аның тарихи шәхес булуын һәм аның үледән терелгән булуын раслаучы беренче гасырда язылган башка чыганаклар булырга тиеш дип көтәргә кирәкме? Юк, кирәк түгел. Чөнки, беренчедән, Яхшы хәбәр китаплары якынча 2 000 ел элек язылган булган. Ул вакытта язылган башка язмаларның аз саны гына безнең көнгә кадәр сакланган (1 Петер 1:24, 25). Икенчедән, Гайсәнең күп дошманнары булган, һәм алар Гайсә турындагы хәбәрләргә ышаныч өстәүче мәгълүматны язып калдырмас иде, мөгаен.

Гайсәнең бер рәсүле — Петер аның үледән терелгәне турында болай дип язган: «Өченче көнне Аллаһы аны терелтеп торгызды һәм кешеләргә аны күрергә мөмкинлек бирде. Бар кешеләргә түгел, ә безгә генә, ул үледән терелеп торганнан соң аның белән бергә ашап эчкән һәм Аллаһы алдан билгеләгән шаһитләргә генә, андый мөмкинлек бирде» (Рәсүлләр 10:40, 41). Ни өчен бар кешеләргә түгел? Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдән күренгәнчә, Гайсәнең дошманнары аның үледән терелүе турында ишеткәч, бу хәбәрнең таралуын туктатырга тырышкан (Маттай 28:11—15).

Бәлки, Гайсә үзенең үледән терелгәнен сер итеп калдырырга теләгәндер? Юк, чөнки Петер болай дип дәвам иткән: «Аллаһы Гайсәне тереләрне һәм үлеләрне хөкем итүче Хаким итеп билгеләп куйган. Ул үзе безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм төпле шаһитлек бирергә кушты». Мәсихчеләр нәкъ шулай эшләгән һәм эшли дә (Рәсүлләр 10:42).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу