Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp16 № 2 5-7 б.
  • Ни өчен Гайсә газап чиккән һәм үлгән?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен Гайсә газап чиккән һәм үлгән?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НӘРСӘ БУЛГАН?
  • АЛЛАҺЫ КҮРГӘН ЧАРАЛАР
  • НИ ӨЧЕН ГАЙСӘ ГАЗАП ЧИККӘН ҺӘМ ҮЛГӘН?
  • СЕЗГӘ БУ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ АЛА?
  • Ни өчен Гайсә пәйгамбәр үлгән?
    Рухи сорауларга җавап
  • Гайсәнең үлеме һәм үледән терелүе. Сезгә нинди файда китерә?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Ни өчен кешеләр үлә?
    Рухи сорауларга җавап
  • Соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
wp16 № 2 5-7 б.
Төрле милләтләрдән булган кешеләр оҗмахта рәхәтләнеп яши

БРОШЮРА ТЕМАСЫ:

Ни өчен Гайсә газап чиккән һәм үлгән?

«Дөньяга бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән» (Римлыларга 5:12).

Адәм белән Хаува тыелган җимешкә карап тора; картайган Адәм белән Хаува; зиратка табутны күтәреп баралар

«Сез мәңге яшәргә теләр идегезме?» дигән сорауга сез нинди җавап бирер идегез? Күпләр «әйе» дип җавап бирердер, ләкин алар бу мөмкин түгел дип уйлый. Аларның әйтүенчә, үлем — табигый нәрсә, һәр кешенең гомере бетә.

Әмма сорауны үзгәртеп: «Сез үләргә әзерме?» — дип сорасалар, җавабыгыз нинди булыр? Күпчелек кеше «юк» дип җавап бирер, мөгаен. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Кешеләрнең кичергән авырлыкларына карамастан яшәргә табигый теләге бар. Аллаһы кешеләргә мәңге яшәү теләген биргән.

Әмма чынбарлыкта кешеләр мәңге яшәми. Нәрсә булган соң? Һәм бу мәсьәләне хәл итәр өчен Аллаһы берәр нәрсә эшләгәнме? Изге Язмаларда күңел җылытырлык җавап бирелә. Анда шулай ук Гайсәнең ни өчен газап чиккәне һәм үлгәне аңлатыла.

НӘРСӘ БУЛГАН?

Изге Язмалардагы Яратылыш китабының беренче өч бүлегендә язылганча, Аллаһы беренче кешеләр Адәм белән Хауваның мәңге яшәүләрен ниятләгән һәм аларга моның өчен нәрсә эшләргә кирәк булганын әйткән. Анда шулай ук аларның Аллаһыны тыңламаганы һәм мәңгелек яшәү мөмкинлеген югалтканы турында әйтелә. Бу хәбәр шулкадәр ачык һәм гади, кайберәүләр аны хәтта әкият дип саный. Әмма Яратылыш китабында язылганнарның, Инҗилдәге кебек, хак һәм тарихи булуына дәллиләр аз түгелa.

Адәмнең тыңламаучанлыгы нинди нәтиҗәләргә китергән? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Дөньяга бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Адәм Аллаһыга тыңламаучанлык күрсәтеп гөнаһ кылган. Шулай итеп ул мәңге яшәү мөмкинлеген югалткан һәм ахыр чиктә үлгән. Аның токымнары буларак, без гөнаһны мирас итеп алдык. Шуның аркасында без чирләргә, картлыкка һәм үлемгә дучар булабыз. Бу галимнәрнең фәнни ачышларына туры килә: ата-аналардан балаларга кайбер үзенчәлекләр күчә. Әмма бу мәсьәләне хәл итәр өчен Аллаһы нәрсә дә булса эшләгәнме?

АЛЛАҺЫ КҮРГӘН ЧАРАЛАР

Әйе, Адәм үз токымнарын мәңге яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм иткән, әмма Аллаһы, чаралар күреп, алар өчен бу мөмкинлекне йолып алган, ягъни кире сатып алган. Ул нәрсә эшләгән?

Инҗилдә болай диелә: «Гөнаһ өчен түләү — үлем» (Римлыларга 6:23). Димәк, үлем гөнаһның нәтиҗәсе булып тора. Адәм гөнаһ кылган, шуңа күрә үлгән. Без дә гөнаһ кылабыз, һәм гөнаһ өчен түлибез — үлемгә дучар булабыз. Әмма гөнаһлы булып тууыбызда безнең гаебебез юк. Шуңа күрә Аллаһы яратудан чыгып үз Улы Гайсәне, безнең хакка гөнаһ өчен түләү бирсен дип, җибәргән. Бу ничек мөмкин булган?

Төрле милләтләрдән булган кешеләр оҗмахта рәхәтләнеп яши

Гайсәнең үлеме бәхетле һәм мәңгелек тормышка юл ачкан

Бер кешенең — камил Адәмнең тыңламаучанлыгы аркасында дөньяга гөнаһ белән үлем үтеп кергәнгә, безне шул йөктән арындырыр өчен, башка бер камил кешенең үз үлеменә кадәр тыңлаучан булып калуы кирәк булган. Изге Язмаларда бу фикер болай дип аңлатыла: «Бер кешенең тыңламаучанлыгы аша күпләр гөнаһлы булып киткән кебек, бер кешенең тыңлаучанлыгы аша да күпләр тәкъва булачак» (Римлыларга 5:19). Шул тыңлаучан «бер кеше» Гайсә булган. Ул күкне калдырып, камил кеше булып туганb һәм соңрак безнең хакка үлгән. Моның ярдәмендә без Аллаһы күзендә тәкъва булып санала алабыз, безнең шулай ук мәңге яшәү өмете бар.

НИ ӨЧЕН ГАЙСӘ ГАЗАП ЧИККӘН ҺӘМ ҮЛГӘН?

Әмма моның барысы өчен Гайсәгә чыннан да үләргә кирәк булганмы? Әллә Чиксез Кодрәтле Аллаһы Адәмнең токымнарына болай гына мәңге яшәргә рөхсәт итә алмаганмы? Әлбәттә, аның андый хакимлеге булган. Ләкин алай эш итеп ул үзе чыгарган канунны (гөнаһ өчен түләү — үлем дигән канунны) бозган булыр иде. Бу канун — үтәми калып я, кирәксә, читләтеп үтеп булган әһәмиятсез бер кагыйдә түгел. Аны бозу чын гаделлекнең нигезен какшатыр иде (Зәбур 37:28).

Аллаһы бу очракта гаделлекне бозган булса, кешеләр, ул башка очракларда да шулай эш итмәсме, дип шикләнер иде. Мәсәлән, мондый сораулар туа алыр иде: Адәм токымнарының кайсылары мәңге яшәячәк икәнен хәл иткәндә ул гаделлек буенча эш итәрме? Ул үз вәгъдәләрен үтәячәк дип ышанып буламы? Аллаһының кешеләрне гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен гаделлек буенча эш итүе безне аның һәрвакыт шулай эш итәчәгенә ышандыра.

Гайсә үз тормышын корбан итеп китергәнгә, Аллаһы кешеләргә җирдәге оҗмахта мәңге яшәр өчен юл ачкан. Гайсәнең Яхъя 3:16 да язылган сүзләренә игътибар итик: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде». Шулай итеп, Гайсәнең үлемендә Аллаһының үзгәрмәс гаделлеге һәм, иң элек, кешеләргә карата бөек мәхәббәте чагыла.

Әмма ни өчен Гайсәгә Инҗилдә тасвирланган зур газаплар чигеп үләргә кирәк булган соң? Көчле сынауларда тугры калып, Гайсә Иблиснең кешеләр сынаулар кичергәндә Аллаһыга тугры калмаячак дигән гаепләвенә бер тапкыр һәм мәңгегә җавап биргән (Әюп 2:4, 5). Шайтан камил Адәмне гөнаһ кылырга этәргәннән соң, андый гаепләү нигезле булып күренгәндер. Әмма Гайсә — Адәм кебек камил булган кеше — коточкыч газапларга карамастан тыңлаучан булып калган (1 Көринтлеләргә 15:45). Шулай итеп Гайсә шуны исбат иткән: Адәм дә, теләгән булса, Аллаһыга тыңлаучан булып кала алыр иде. Сынауларда нык калып, Гайсә безгә үрнәк калдырган (1 Петер 2:21). Аллаһы үз Улын камил тыңлаучанлык күрсәткәне өчен күктәге үлемсез тормыш белән бүләкләгән.

СЕЗГӘ БУ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ АЛА?

Гайсә безнең өчен үз тормышын биргән. Шулай итеп мәңгелек тормышка юл ачылган. Сез мәңге яшәргә телисезме? Гайсә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген әйткән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).

Шушы брошюраны нәшер итүчеләр сезне хак Аллаһы Йәһвә турында һәм аның Улы Гайсә Мәсих турында күбрәк белем алырга чакыра. Якын тирәдә яшәүче Йәһвә Шаһитләре сезгә ярдәм итәргә шат булыр. Файдалы мәгълүматны шулай ук сайтыбыздан табып була.

a «Күзәтү манарасы» 2011 ел, 1 гыйнвар, 4 биттәге «Гадән бакчасы чыннан да булганмы?» дигән мәкаләне карагыз.

b Аллаһы үз Улының тормышын күктән Мәрьямнең карынына күчергәч, Мәрьям балага узган. Аллаһы үзенең изге рухы ярдәмендә Гайсәне Мәрьямнең камилсезлеген мирас итеп алудан саклап торган (Лүк 1:31, 35).

Кичәдә кулланылган төче икмәк

«Шулай эшләгез»

Гомеренең соңгы кичендә Гайсә үзенең тугры рәсүлләре белән бергә җыелып, үз үлемен Искә алу кичәсен гамәлгә керткән. Ул аларга болай дигән: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (Лүк 22:19). Бу әмергә буйсынып, бөтен җир шары буенча яшәүче Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең үлемен искә алыр өчен ел саен җыела. Былтыр бу очрашуга 19 862 783 кеше килгән иде.

Быел Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе чәршәмбе көнне, 23 мартта, кояш баегач узачак. Без сезне гаиләгез һәм дусларыгыз белән бергә бу очрашуга килеп, Изге Язмаларга нигезләнгән нотык тыңларга чын күңелдән чакырабыз. Нотыкта Гайсәнең үлеме ни өчен әһәмиятле икәнлеге һәм ул шәхсән сезгә нинди файда китерә алганы турында сүз барачак. Бу очрашуга керү түләүсез; анда акча җыелмый. Очрашуның кайда һәм сәгать ничәдә үткәреләчәген якын тирәдә яшәүче Йәһвә Шаһитләреннән белешегез. Я моны сайтыбызга кереп белегез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу