Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp16 № 5 4-5 б.
  • Аллаһы безне ничек юата?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы безне ничек юата?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ГАЙСӘ КАЙГЫРГАН КЕШЕЛӘРНЕ ЮАТА
  • «Бар хәсрәт кичерүчеләрне» юатыгыз
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Кайгырган кешеләрне юатыгыз
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Чын юанычны кайда табып була?
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Юанычны Йәһвәнең көчендә эзләгез
    Күзәтү манарасы 2000 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
wp16 № 5 4-5 б.
Гайсә, махаулыны савыктырыр алдыннан, аңа кагыла

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ЮАТУНЫ КАЙДАН ТАБАРГА?

Аллаһы безне ничек юата?

Рәсүл Паул Йәһвәнеa «һәртөрле юаныч Аллаһысы» дип атый һәм, «кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата» дип әйтә (2 Көринтлеләргә 1:3, 4). Шулай итеп Изге Язмалар Аллаһы булыша алмаган кеше юк икәнен күрсәтә — фаҗигабыз нинди генә булмасын, Аллаһы безне юату юлын табачак.

Әлбәттә, Аллаһы безне юатсын өчен, без үзебез дә ниндидер адымнар ясарга тиеш. Без табибка алдан язылмасак, ничек ул безгә булыша алыр? Амус пәйгамбәр мондый сорау биргән: «Ике кеше очрашырга алдан сөйләшмәсә, юлга бергә чыгармы?» (Амус 3:3) Шуңа күрә Инҗилдә: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелә (Ягъкуб 4:8).

Аллаһы безгә чыннан да якынлашыр икәнен без кайдан беләбез? Беренчедән, ул безгә булышырга теләгәне турында кат-кат үзе әйтә. (Бу мәкаләдәге рамканы карагыз.) Икенчедән, Аллаһы элек һәм бүген яшәгән кешеләрне инде юаткан, һәм аларның мисаллары Аллаһы чыннан да ярдәм итәргә тели икәнен раслый.

Бүген Аллаһыдан ярдәм эзләгән күп кенә кешеләр кебек, Давыт пәйгамбәр төрле фаҗигале хәлләр кичергән. «Сиңа ярдәм сорап ялварганда... үтенечләремне ишет»,— дип ялварган ул Йәһвәгә. Аллаһы аның үтенеченә җавап биргәнме? Әйе. Давыт болай ди: «Мин аңардан ярдәм күрдем, шуңа күңелем сөенә» (Зәбур 28:2, 7).

ГАЙСӘ КАЙГЫРГАН КЕШЕЛӘРНЕ ЮАТА

Аллаһы нияте буенча, Гайсә кешеләрне юатырга тиеш булган. Аллаһы аңа төрле йөкләмәләр биргән. Алар арасында: «китек күңеллеләрнең яраларын бәйләргә» һәм «кайгырганнарның барысын юатырга» (Ишагыя 61:1, 2). Пәйгамбәрлекне үтәп, Гайсә, «эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр» турында аеруча кайгырткан (Маттай 11:28—30).

Кешеләргә акыллы киңәшләр биреп, алар белән үзен йомшак тотып һәм кайбер очракларда аларны хәтта савыктырып, Гайсә кешеләрне юаткан. Бер очракта махаулы бер кеше Гайсәдән: «Әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың»,— дип ялварган. Аны кызганып, Гайсә: «Телим! Тазарын»,— дигән (Марк 1:40, 41). Шунда махаулы кеше савыккан.

Бүген Аллаһы Улы җирдә яшәмәсә дә һәм шәхсән һәрберебезне юата алмаса да, аның Атасы Йәһвә — «һәртөрле юаныч Аллаһысы» — авыр хәлдә булганнарны юатып тора (2 Көринтлеләргә 1:3). Ничек итеп? Әйдәгез, дүрт ысулны карап чыгыйк.

  • Изге Язмалар. «Элек язылганнарның барысы да, чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (Римлыларга 15:4).

  • Аллаһының изге рухы. Гайсә үлеменнән соң Мәсих шәкертләренең җыелышы юатуга мохтаҗ булган. Изге Язмаларда язылганча, Аллаһы аларны үзенең изге рухы ярдәмендә юаткан (Рәсүлләр 9:31). Изге рух — Аллаһының эш итүче көче — зур куәткә ия. Аның ярдәмендә Аллаһы теләсә кемне теләсә нинди шартларда юата ала.

  • Дога. Изге Язмаларда «һичнәрсә турында борчылмагыз» дигән киңәш бирелә. «Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны... саклаячак»,— дип әйтелә анда (Филипиялеләргә 4:6, 7).

  • Имандашларыбыз, чын дуслар буларак, безне авыр чакта юата ала. Рәсүл Паул үз хезмәттәшләрен «зур юаныч чыганагы» дип атаган, чөнки, ул «мохтаҗлыкта булганда һәм бәлаләр кичергәндә», алар аңа ярдәм кулы сузган (Көләсәйлеләргә 4:11; 1 Тисалуникәлеләргә 3:7).

Ике Йәһвә Шаһите үз имандашын юата

Бәлки, сездә сорау тугандыр: моның барысы гамәлдә ничек була? Әйдәгез, беренче мәкаләдә искә алынган кешеләрнең очракларын карап чыгыйк. Алар кебек, сез дә Аллаһының юатучы мондый вәгъдәсен үтәгәнен күрерсез: «Ана үз улын юаткан кебек, мин дә сезне юатып торырмын» (Ишагыя 66:13).

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.

Аллаһы безне чыннан да юатырга телиме?

  • «Син, и Йәһвә, ярдәмчем һәм юатучым минем» (Зәбур 86:17).

  • «Юатыгыз, минем халкымны юатыгыз,— ди сезнең Аллаһыгыз» (Ишагыя 40:1).

  • «Йәһвә болай ди... „Ана үз улын юаткан кебек, мин дә сезне юатып торырмын“» (Ишагыя 66:12, 13).

  • «Кайгы-хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки аларны юатачаклар» (Маттай 5:4).

  • «Бар мәшәкатьләрегезне аңа [Аллаһыга] йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу