ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | РУХИ ДӨНЬЯНЫ ТАСВИРЛАГАН КҮРЕНЕШЛӘР
Рухи дөньяда яшәүчеләр турында сораулар
Сезнең кайчан да булса рухи дөнья һәм анда яшәүчеләр турында уйланганыгыз бармы? Бар икән, сез ялгыз түгел. Кешеләр бу турыда меңләгән еллар фаразлый. Кайберәүләр рухи дөньяда ата-бабалар яши һәм аларны олыларга кирәк дип уйлый. Икенчеләре фәрештәләр һәм үлгән яхшы кешеләр яшәгән, күкләр дип аталган рәхәт тынлыкны күз алдына китерә. Башкалар исә рухи дөньяны йөзләгән миллион илаһларның йорты итеп күрә.
Күпләр рухи дөнья турында без бернәрсә дә белә алмыйбыз, чөнки аның турында безгә сөйләр өчен аннан беркем дә кайтмаган дип фикер йөртә. Ләкин алай дип фикер йөртү дөрес түгел. Гайсә пәйгамбәр җиргә килгәнче, күктә — рухи дөньяда яшәгән. Ул моны беренче гасырдагы дини җитәкчеләргә ачык итеп әйткән: «Мин үз ихтыярымны түгел, ә мине җибәрүченең ихтыярын үтәр өчен күктән иңдем». Гайсә рәсүлләренә дә күргәннәрен сөйләгән: «Атам йортында торыр урын күп» (Яхъя 6:38; 14:2).
Гайсәнең атасы исә исеме Йәһвә булган Аллаһы, ә Йәһвәнең «йорты» күкләрдә (Зәбур 83:18). Шулай итеп, күзгә күренмәс дөньяны Йәһвә Аллаһы белән Гайсә Мәсихтән яхшырак беркем дә сурәтли алмас. Алар тугры кешеләргә биргән мавыктыргыч күренешләр аша рухи дөнья турында күпне тасвирлап биргән.
Киләсе мәкаләдә Изге Язмалардан кайбер өзекләр карала. Анда кешеләрнең күп кенә күренешләр аша күргәннәре сурәтләнә. Бу күренешләрне карап чыкканда рухи дөнья материаль түгел икәнен истә тотыгыз; без андагы нәрсәләргә кагыла я аларны күрә алмыйбыз. Аллаһы, безгә рухи нәрсәләрне без аңлый алмаслык рухи атамалар белән аңлатыр урынына, бу күренешләрне биреп, аларны без аңлый алырлык атамалар белән сурәтләгән. Бу күренешләр сезгә рухи дөньяда яшәүчеләрне аңларга ярдәм итәчәк.