Аллаһының юмарт игелеге турындагы яхшы хәбәрне игълан итегез
«Аллаһының юмарт игелеге турындагы яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирү эшен башкарып чыгарга иде» (РӘС. 20:24).
1, 2. Рәсүл Паул Аллаһының юмарт игелеге өчен рәхмәтле булуын ничек күрсәткән?
РӘСҮЛ Паул үз тәҗрибәсеннән чыгып: «[Аллаһының] миңа күрсәткән юмарт игелеге юкка гына булмады»,— дип әйтә алган. (1 Көринтлеләргә 15:9, 10 укы.) Элек мәсихчеләрне эзәрлекләгән Паул үзенә күрсәтелгән Аллаһының бөек мәрхәмәтенә берничек тә лаек булмаганын бик яхшы аңлаган.
2 Үз гомеренең азагында Паул үзенең хезмәттәше Тимутигә болай дип язган: «Мин үземә кодрәт биргән Хуҗабыз Мәсих Гайсәгә рәхмәтлемен, чөнки ул мине, хезмәткә билгеләп, тугры дип санады» (1 Тим. 1:12—14). Нинди хезмәт турында сүз барган? Паул Эфес җыелышындагы өлкәннәргә болай дигән: «Мин җанымны бер дә кызганмыйм, тик үз юлымны тәмамларга иде һәм Хуҗабыз Гайсәдән кабул итеп алган хезмәтне — Аллаһының юмарт игелеге турындагы яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирү эшен башкарып чыгарга иде» (Рәс. 20:24).
3. Паулга нинди махсус хезмәт ышанып тапшырылган булган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
3 Паул Йәһвәнең юмарт игелеген ассызыклаган нинди «яхшы хәбәрне» вәгазьләгән? Эфестәге мәсихчеләргә ул болай дигән: «Сезгә шул билгеле: сезгә Аллаһының юмарт игелегеннән файда алырга булышыр өчен, миңа җаваплылык йөкләнде» (Эфес. 3:1, 2). Паул яһүд булмаганнарга аларның да күктәге Патшалыкта Мәсих белән бергә идарә итәргә чакырылганнар санына керә алганнары турындагы яхшы хәбәрне сөйләргә тиеш булган. (Эфеслеләргә 3:5—8 укы.) Хезмәтен ашкынып башкарып, Паул бүгенге мәсихчеләргә яхшы үрнәк калдырган һәм үзенә күрсәтелгән Аллаһының юмарт игелеге «юкка гына булмаганын» күрсәткән.
АЛЛАҺЫНЫҢ ЮМАРТ ИГЕЛЕГЕ СЕЗНЕ НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРӘ?
4, 5. Ни өчен «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәр» бу шул ук «Аллаһының юмарт игелеге турындагы яхшы хәбәр» дип әйтеп була?
4 Шушы соңгы көннәрдә Йәһвәнең хезмәтчеләренә «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен», Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне бөтен җиһанда вәгазьләргә йөкләмә бирелгән (Мат. 24:14). Без тараткан хәбәрне шулай ук «Аллаһының юмарт игелеге турындагы яхшы хәбәр» дип атап була. Ни өчен? Чөнки без Патшалык идарәсе астында алырга өметләнгән бөтен фатихалар Йәһвәнең Мәсих аша күрсәтелгән юмарт игелеге аркасында мөмкин (Эфес. 1:3). Паулдан үрнәк алып, без хезмәттә ашкынып катнашуыбыз белән Йәһвәгә юмарт игелеге өчен рәхмәтебезне белдерәбезме? (Римлыларга 1:14—16 укы.)
5 Үткән мәкаләдән без Йәһвәнең юмарт игелеге безгә, гөнаһлы кешеләргә буларак, төрле яклардан нинди файда китерә икәнен белдек. Шуңа күрә безнең бурычыбыз бар тырышлыкларыбызны куеп бөтен кешеләргә Йәһвәнең үз мәхәббәтен ничек күрсәтә икәнлеге һәм бу шәхсән аларга нинди файда китерә ала икәнлеге хакында сөйләү. Без башкаларга Аллаһының юмарт игелегенең нинди якларын кадерләргә булышырга тиеш?
ЙОЛЫМ КОРБАНЫ ТУРЫНДАГЫ ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ИГЪЛАН ИТЕГЕЗ
6, 7. Башкаларга йолым корбанының мәгънәсе турында аңлатканда, без ничек Аллаһының юмарт игелеге хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәбез?
6 Шушы тотнаксыз дөньяда гөнаһ төшенчәсе кешеләрне бөтенләй диярлек тыеп тормый, шунлыктан күпләр үзләренең йолымга мохтаҗ булуларын һич абайлап бетерми. Шул ук вакытта үзең теләгәнчә тормыш алып бару чын бәхет китермәгәнен аңлаган кешеләрнең саны арта бара. Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәнче күпләр гөнаһның нәрсә икәнлеген, аның безгә нинди йогынты ясаганын һәм гөнаһ коллыгыннан ничек котылырга икәнен аңламаган. Эчкерсез йөрәкле кешеләр, Йәһвәнең бөек яратуыннан һәм юмарт игелегеннән чыгып үзенең Улын җиргә безне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга җибәргәне турында белгәч, күңелләре рәхмәт хисе белән тулган (1 Яхъя 4:9, 10).
7 Йәһвәнең яраткан Улы турында Паул болай дип язган: «Без аның [Гайсәнең] каны ярдәмендә йолым аша азат ителәбез, ягъни ялгышлыкларыбыз Аллаһының юмарт игелеге бөек булганга кичерелә» (Эфес. 1:7). Мәсихнең йолым корбаны — Аллаһының безгә күрсәткән яратуының иң бөек дәлиле һәм гаҗәеп юмарт игелегенең чагылышы. Гайсәнең түгелгән канына иман итү нигезендә гөнаһларыбыз кичерелә һәм вөҗданыбыз сафлана дигән фикер күңелләребезне юата! (Евр. 9:14) Чыннан да, бу яхшы хәбәрне башкалар да ишетергә тиеш!
КЕШЕЛӘРГӘ АЛЛАҺЫ БЕЛӘН ДУСЛЫК МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ ҮСТЕРЕРГӘ БУЛЫШЫГЫЗ
8. Ни өчен гөнаһлы кешеләргә Аллаһы белән татулашырга кирәк?
8 Без кешеләргә үз Барлыкка Китерүчеләре белән дуслык мөнәсәбәтләргә ия була алганнары турында сөйләргә бурычлы. Кешеләр Гайсәнең йолым корбанына иман итә башлаганчыга кадәр, Аллаһы аларны үз дошманнары итеп саный. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия, Угылга буйсынмаучы исә тормышка ия булмаячак, ул Аллаһының ярсуын татыячак» (Яхъя 3:36). Бәхеткә, Мәсихнең йолым корбаны нигезендә Аллаһы белән татулашу мөмкин. Паул болай дигән: «Кайчандыр сез Аллаһыдан читләшкән идегез һәм явыз эшләр турындагы уйларыгыз аркасында аның дошманнары идегез, ә хәзер ул сезне үзен үлемгә тапшырган затның тәне аркылы үзе белән татулаштырды» (Көл. 1:21, 22).
9, 10. a) Мәсих үзенең майланган кардәшләренә нинди йөкләмә ышанып тапшырган? ә) «Башка сарыклар» майланган кардәшләренә ничек ярдәм итә?
9 Мәсих үзенең җирдәге майланган кардәшләренә Паул «татулаштыру хезмәте» дип атаган йөкләмәне ышанып тапшырган. Моны аңлатып, Паул беренче гасырдагы майланган мәсихчеләргә болай дип язган: «Боларның барысы — Аллаһыдан, ул безне Мәсих аша үзе белән татулаштырды һәм безгә татулаштыру хезмәтен тапшырды, ягъни Аллаһы, кешеләрнең ялгышлыкларын гаепкә санамыйча, Мәсих аша үзе белән дөньяны татулаштырды һәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып тапшырды. Шуңа күрә без — Мәсих исеменнән хезмәт итүче илчеләр, һәм Аллаһы безнең аша кешеләрне чакыра. Мәсих исеменнән без: „Аллаһы белән татулашыгыз“,— дип үтенәбез» (2 Көр. 5:18—20).
10 «Башка сарыклар» майланган кардәшләренә бу хезмәтне башкарырга ярдәм итү үзләренә күрсәтелгән зур хөрмәт дип саный (Яхъя 10:16). Ниндидер мәгънәдә Мәсихнең хәбәрчеләре буларак, кешеләрне рухи хакыйкатьләргә өйрәтеп һәм аларга Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерергә булышып, «башка сарыклар» бу эшкә зур өлеш кертә. Бу — Аллаһының юмарт игелеге турындагы яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирү эшенең мөһим өлеше.
АЛЛАҺЫ ДОГАЛАРНЫ ИШЕТӘ ДИГӘН ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ҖИТКЕРЕГЕЗ
11, 12. Ни өчен кешеләрнең Йәһвәгә дога кыла алулары турындагы хәбәр бу яхшы хәбәр?
11 Күпләр үзләрен яхшырак хис итәр өчен генә дога кыла һәм Аллаһының догаларны ишетүенә ышанмый. Алар Йәһвәнең «Догаларны Тыңлаучы» булганын белергә тиеш. Мәдхия җырлаучы Давыт болай дип язган: «И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер. Гөнаһларым миннән өстен чыкты, ләкин син җинаятьләребезне кичерәсең» (Зәб. 65:2, 3).
12 Гайсә үз шәкертләренә: «Минем исемем хакына берәр нәрсә сорасагыз, мин үтәрмен»,— дигән (Яхъя 14:14). «Берәр нәрсә» дип әйткәндә, Гайсә, һичшиксез, Йәһвәнең ихтыярына туры килгән нәрсәләрне күздә тоткан. Яхъя безне болай дип ышандыра: «Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз: аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14). Без кешеләргә дога ул ниндидер психик тәэсир итү алымы түгел, ә Йәһвәнең «юмарт игелек тәхетенә» якынлашу өчен гаҗәеп чара икәне турында сөйләргә бик шат (Евр. 4:16). Кешеләрне дөрес итеп, дөрес Шәхескә һәм дөрес нәрсәләр турында дога кылырга өйрәтеп, без аларга Йәһвәгә якынлашырга һәм авыр вакытларда юаныч табарга ярдәм итәбез (Зәб. 4:1; 145:18).
ЯҢА ДӨНЬЯДА КҮРСӘТЕЛӘЧӘК ЮМАРТ ИГЕЛЕК
13, 14. а) Майланганнарга киләчәктә нинди гаҗәеп хөрмәт күрсәтеләчәк? ә) Майланганнар кешелек хакына нинди гаҗәеп эшләр башкарачак?
13 Кешеләр Йәһвәнең юмарт игелеген бу явыз дөнья төзелеше юк ителгәннән соң да күрәчәк. Мәсих белән аның күктәге Патшалыгында идарә итәргә сайланган 144 000 гә күрсәтелгән бөек хөрмәтне күздә тотып, Паул болай дип язган: «Аллаһы шәфкатькә бай һәм аның безгә карата мәхәббәте бөек булганга, без ялгышлыкларыбыз аркасында үле булсак та, ул безне Мәсих белән бергә терелтте (юмарт игелеге сезне коткарды). Моннан тыш, ул безне, Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак, аның белән бергә үледән терелтеп, киләчәк дөнья төзелешләрендә үз юмарт игелегенең гаҗәеп байлыгын күрсәтер өчен күкләргә утыртты. Ул аны безгә, Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучыларга, үзенең киң күңеллелеген чагылдырып күрсәтәчәк» (Эфес. 2:4—7).
14 Майланган мәсихчеләрне күктә Мәсих белән бергә тәхетләргә идарә итәргә утыргач нинди гаҗәеп фатихалар көткәнен күз алдына да китерүе авыр (Лүк 22:28—30; Флп. 3:20, 21; 1 Яхъя 3:2). Йәһвә нәкъ аларга «үз юмарт игелегенең гаҗәеп байлыгын» күрсәтәчәк. Алар «Яңа Иерусалим» — Мәсихнең кәләше булып китәчәк (Ачыл. 3:12; 17:14; 21:2, 9, 10). Алар Гайсә белән бергә, тыңлаучан кешеләргә гөнаһ белән үлем йөгеннән котылырга һәм камиллеккә килергә ярдәм итеп, «халыкларны савыктыр[ачак]» (Ачылыш 22:1, 2, 17 укы.)
15, 16. Киләчәктә Йәһвә «башка сарыкларга» юмарт игелеген ничек күрсәтәчәк?
15 Эфеслеләргә 2:7 дә әйтелгәнчә, Аллаһының юмарт игелеге «киләчәк дөнья төзелешләрендә» күрсәтеләчәк. Һичшиксез, Йәһвәнең яңа дөньясында җирдә яшәүче һәркем аның «юмарт игелегенең гаҗәеп байлыгын» күрәчәк (Лүк 18:29, 30). Йәһвәнең җирдә искиткеч итеп чагылачак иң бөек эшләренең берсе — кабердәгеләрнең терелтелүе (Әюп 14:13—15; Яхъя 5:28, 29). Мәсихнең корбан үлеменә хәтле үлгән тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук соңгы көннәр дәвамында Аллаһыга тугрылыкларын саклап үлгән «башка сарыклар» тормышка кайтарылачак һәм Йәһвәгә хезмәт итүләрен дәвам итәчәк.
16 Аллаһыны белмичә үлгән миллионлаган кешеләр дә терелтеләчәк. Аларга Йәһвәнең хакимлегенә буйсынуларын күрсәтергә мөмкинлек биреләчәк. Яхъя болай дип язган: «Мин тәхет каршында басып торган үлгәннәрне — бөекләрне һәм гадиләрне күрдем. Язма төргәкләр ачылып куелды. Шунда тагын бер язма төргәкне — тормыш төргәген ачтылар, һәм үлгәннәр төргәкләрдә язылган буенча эшләренә карап хөкем ителделәр. Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде, үлем дә, Кабер дә үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлгәннәрнең һәрберсе үз эшләренә карап хөкем ителде» (Ачыл. 20:12, 13). Әлбәттә, үледән терелтелгән кешеләргә Изге Язмалардагы принципларны тормышта ничек кулланырга икәнен өйрәнергә кирәк булачак. Өстәвенә, алар яңа дөньяда яшәүгә кагылышлы Йәһвәнең таләпләре язылачак «язма төргәкләрдәге» яңа күрсәтмәләр буенча яшәргә тиеш булачак. Шушы язма төргәкләрнең эчтәлегенең ачылуы да Йәһвәнең юмарт игелеген күрсәтәчәк.
ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ АЛГА ТАБА ДА ИГЪЛАН ИТЕГЕЗ
17. Шаһитлек бирү эшендә катнашканда без нәрсәне истә тотарга тиеш?
17 Ахыр бик тиз якынлашып килгәнгә, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсе тагы да мөһимрәк була бара! (Марк 13:10) Бу яхшы хәбәр аша Йәһвәнең юмарт игелеген күреп булганы бәхәссез. Шаһитлек бирү эшендә катнашканда, без моны исебездә тотарга тиеш. Безнең максатыбыз — Йәһвәне данлау. Шуңа күрә без кешеләргә яңа дөньяда татыячак барлык фатихалар Йәһвәнең гаҗәеп игелеге аркасында гына мөмкин булганын сөйләргә телибез.
«Аллаһының юмарт игелегенең яхшы идарәчеләре буларак», ашкыну белән хезмәт итегез (1 Пет. 4:10) (17—19 нчы абзацларны кара.)
18, 19. Без Йәһвәне юмарт игелеге өчен ничек югарылыйбыз?
18 Башкаларга вәгазьләгәндә, без Мәсихнең Патшалыгы идарәсе астында кешелекнең йолым корбаны нигезендә мөмкин булган бөтен фатихаларны тулысынча татыячагын һәм әкрен-әкрен камиллеккә китереләчәген аңлата алабыз. Изге Язмаларда: «[Барлыкка китерелгәннәр] черү коллыгыннан азат ителеп, Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгын алачак»,— дип әйтелә (Рим. 8:21). Бу бары тик Йәһвәнең гаҗәеп игелеге аркасында гына мөмкин булачак.
19 Без Ачылыш 21:4, 5 тә язылган мондый дулкынландыргыч вәгъдә белән уртаклашу мөмкинлеген бик кадерлибез: «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте». Аннары тәхеттә утыручы Йәһвә болай дип әйтә: «Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам». Һәм: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак»,— дип өстәп куя. Яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләгәндә, без Йәһвәне юмарт игелеге өчен югарылыйбыз!