Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w16 июль 31-32 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Мин аларны... бер халык итәрмен»
    Саф гыйбадәт торгызылган!
  • Ике таякның берләштерелүе
    Саф гыйбадәт торгызылган!
  • Ифраим
    Сүзлек
  • «Cез терелерсез»
    Саф гыйбадәт торгызылган!
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
w16 июль 31-32 б.
Йәзәкил кулына ике таяк тоткан

Укучыларның сораулары

Йәзәкил китабының 37 нче бүлегендә сурәтләнгән ике таякның бер булып китүе нәрсәне аңлата?

Йәһвә Йәзәкилгә Исраил халкының Вәгъдә ителгән җиргә кайтканнан соң яңадан бер халык буларак бердәм булачагы турында өметле хәбәр җиткергән. Бу хәбәрдә шулай ук Аллаһы халкының соңгы көннәрдәге бердәмләшүе турында да әйтелгән булган.

Йәһвә Йәзәкил пәйгамбәргә ике таякка язу язарга кушкан. Таякның берсенә ул — «Яһүдкә һәм аның белән бердәмлектә торучы Исраил халкына», икенчесенә «Йосыфка, ягъни Ифраим таягына, һәм аның белән бердәмлектә торучы бар Исраил халкына» дип язган. Ике таяк Йәзәкил кулында «бер таяк» булып китәргә тиеш булган (Йәз. 37:15—17).

«Ифраим» сүзе нәрсәне аңлата? Ун кабиләле төньяк патшалыкның беренче патшасы Йәрәбәм иң күренекле һәм иң көчле Ифраим кабиләсеннән булган (Кан. 33:13, 17; 1 Пат. 11:26). Бу кабилә Йосыфның улы Ифраимнан килеп чыккан (Сан. 1:32, 33). Атасы Ягъкуб Йосыфка махсус фатиха биргән булган. Шуңа күрә таяк итеп сурәтләнгән ун кабиләле патшалыкны «Ифраим таягы» дип атау урынлы булган. Йәзәкил ике таякка пәйгамбәрлек сүзләре язган вакытка төньяк Исраил патшалыгы инде күптән б. э. к. 740 елда ассириялеләр тарафыннан әсирлеккә алып кителгән булган (2 Пат. 17:6). Шулай итеп, ул вакытка исраиллеләрнең күпчелеге Ассирия империясенә алмашка килгән Бабыл империясе буйлап таралып яшәгән булган.

Б. э. к. 607 елда ике кабиләле көньяк патшалык халкы һәм, бәлки, төньяк патшалыкта яшәгән халыкның калдыгы Бабылга әсирлеккә алып кителгән булган. Яһүд буыныннан булган патшалар шушы ике кабилә өстеннән идарә иткән һәм руханилар шул ике кабиләгә мөнәсәбәтле булган, чөнки алар Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә хезмәт иткән (2 Елъ. 11:13, 14; 34:30). Шуңа күрә ике кабиләле патшалыкны да Яһүд таягы итеп сурәтләү урынлы булган.

Символик мәгънәне белдергән шушы ике таяк кайчан бер булып киткән? Бу б. э. к. 537 елда исраиллеләр Иерусалимга гыйбадәтханәне яңадан торгызыр өчен кайткач булган. Сөргеннән ике кабиләле патшалыкның һәм ун кабиләле патшалыкның вәкилләре кайткан. Шуннан бирле Исраил уллары арасында бүтән бүленешләр булмаган (Йәз. 37:21, 22). Исраиллеләр Йәһвәгә яңадан бер халык буларак бердәмлектә гыйбадәт кылган. Бу татулашу турында шулай ук Ишагыя һәм Ирмия пәйгамбәрләр дә алдан әйткән булган (Ишаг. 11:12, 13; Ирм. 31:1, 6, 31).

Бу пәйгамбәрлектә саф гыйбадәткә кагылышлы нинди мөһим хакыйкать яктыртыла? Бу хакыйкать Йәһвәнең үзенә гыйбадәт кылучыларны бер таяк, ягъни бер халык итәчәге турында (Йәз. 37:18, 19). Бердәмләшү турындагы бу вәгъдә безнең көннәрдә дә үтәлгәнме? Әйе. Бу пәйгамбәрлек 1919 елда үтәлә башлаган. Шул елдан Аллаһы хезмәтчеләре әкрен-әкрен яңартып оештырыла һәм берләшә башлаган булган. Шайтанның аларны бөтенләйгә таркатып бетерү тырышлыклары челпәрәмә килгән.

Ул вакытта берләшкән Аллаһы хезмәтчеләренең күпчелеге Гайсә белән күктә патшалар һәм руханилар булырга өметләнгән (Ачыл. 20:6). Символик мәгънәдә алар Яһүд таягына охшаш булган. Әмма вакыт узу белән рухи яһүдләргә сан ягыннан арта барган җирдә яшәү өметләре булган кешеләр кушыла башлаган (Зәк. 8:23). Алар Йосыф таягына охшаш булган, һәм аларның Мәсих белән бергә күктә идарә итәргә өметләре булмаган.

Бүген бу ике төркем, Аллаһы халкы буларак, бер патша — Гайсә Мәсих җитәкчелеге астында Йәһвәгә иңгә-иң хезмәт итә. Йәзәкил пәйгамбәрлегендә ул «хезмәтчем Давыт» буларак телгә алына (Йәз. 37:24, 25). Гайсә үз шәкертләре турында Атасына болай дип дога кылган: «Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек, алар да безнең белән бердәмлектә торсыннар» (Яхъя 17:20, 21)a. Гайсә шулай ук майланган шәкертләренең кечкенә көтүе «башка сарыклар» белән «бер көтү» булып китәчәге турында алдан әйткән булган. Аларның барысын «бер көтүче» җитәкли (Яхъя 10:16). Йәһвәнең хезмәтчеләре, алар күктә я җирдә яшәргә өметләнәме, бердәмлектә яши, һәм Гайсәнең сүзләре моны бик яхшы тасвирлый!

Ике таякның бер булып китүе: борынгы вакыт һәм хәзерге вакыт

a Гайсә үз шәкертләренә үзенең килү чорының билгесенә кагылышлы мисаллар китереп сөйләгәндә кулланган фикер юнәлеше игътибарга лаек. Башта ул җитәкчелекне үз өсләренә алачак майланган кардәшләрнең кечкенә төркеме — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» турында әйтеп киткән (Мат. 24:45—47). Аннары ул башлыча күктә яшәү өмете булганнарга кагылышлы мисаллар китергән (Мат. 25:1—30). Азакта исә ул үзенең майланган кардәшләренә булышлык күрсәтәчәк җирдә яшәү өмете булганнар турында әйткән (Мат. 25:31—46). Нәкъ шулай ук Йәзәкил пәйгамбәрлегенең хәзерге үтәлеше башлыча күктә яшәү өмете булганнарга карый. Ун кабиләле патшалык, гадәттә, җирдә яшәү өмете булганнарны аңлатмаса да, шушы пәйгамбәрлектә сурәтләнгән бердәмләшү безгә җирдә яшәү өмете булганнар белән күктә яшәү өмете булганнар арасында хөкем сөргән бердәмлекне хәтерләтә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу