Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w16 декабрь 13-17 б.
  • Рух буенча яшәү тормыш һәм тынычлык китерә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рух буенча яшәү тормыш һәм тынычлык китерә
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «ГӨНАҺЛЫ ТӘН ТЕЛӘКЛӘРЕ ТУРЫНДА УЙЛАП ЯШӘҮ»
  • «АЛЛАҺЫ РУХЫ ХУПЛАГАН НӘРСӘЛӘР ТУРЫНДА УЙЛАП ЯШӘҮ»
  • Рух буенча яшәү тормышка һәм иминлеккә китерә
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Рухилык турында уйланыгыз һәм яшәгез!
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Бар кешеләр мохтаҗ булган яхшы хәбәр
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Римлыларга 15:13: «Өмет бирүче Аллаһы... сезне зур шатлык һәм чиксез тынычлык белән сугарсын»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
w16 декабрь 13-17 б.
Яшь апа-кардәш хезмәттә катнаша, башкаларга ярдәм итә һәм гаиләсе белән бергә вакыт үткәрә

Рух буенча яшәү тормыш һәм тынычлык китерә

«Рух буенча яшәүчеләр Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яши» (РИМ. 8:5).

ҖЫРЛАР: 45, 36

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен Римлыларга 8 нче бүлектә язылганны барлык мәсихчеләргә дә карап чыгу файдалы?

  • Мәсихче ничек гөнаһлы тән теләкләре турында уйлап яши башларга мөмкин?

  • «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәү» нәрсәне үз эченә ала?

1, 2. Ни өчен Римлыларга 8 нче бүлек майланган мәсихчеләр өчен аеруча кызык?

ГАЙСӘ МӘСИХНЕҢ үлемен Искә алу кичәсе үткән дәвердә сез, мөгаен, Римлыларга 8:15—17 дә язылган сүзләрне укыйсыздыр. Бу мөһим өзектә мәсихчеләрнең үзләренең майланган булуын ничек аңлаганы аңлатыла: изге рух, аларның рухы белән бергә, Аллаһы балалары булуларын раслый. Бу бүлекнең беренче шигырендә «Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучылар» турында язылган. Әмма Римлыларга 8 нче бүлектә әйтелгәннәр майланган мәсихчеләргә генә карыймы? Андагы фикерләр җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләрнең тормышларында да кулланырлыкмы?

2 Бу бүлек башлыча майланган мәсихчеләргә юнәлгән. Алар «рухка» ия булып, уллыкка алынуларын, гөнаһлы тәннәреннән азат ителүен түземсезлек белән көтеп яши (Рим. 8:23). Әйе, алар күктә Аллаһының уллары булып яшәргә өметләнә. Бу, Йәһвә йолым корбанын алар файдасына кулланып, гөнаһларын кичергәнгә һәм, үзенең рухи уллары булып китсен өчен, аларны тәкъва дип игълан иткәнгә мөмкин булган (Рим. 3:23—26; 4:25; 8:30).

3. Ни өчен Римлыларга 8 нче бүлек җирдә яшәргә өметләнгәннәр өчен дә кызык булыр дип әйтеп була?

3 Әмма Римлыларга 8 нче бүлектә язылганнар җирдә яшәү өмете булганнар өчен дә кызык, чөнки Аллаһы аларны билгеле бер дәрәҗәдә тәкъва дип саный. Моны Паулның алдарак үз хатында язган сүзләреннән күреп була. Үз хатының 4 нче бүлегендә ул Ибраһим мисалын китереп язган. Бу нык иманлы кеше Йәһвә Исраилгә Канун биргәнчегә һәм Гайсә гөнаһларыбыз өчен үлгәнчегә кадәр күпкә алдарак яшәгән булган. Шулай да Йәһвә Ибраһимның гаҗәеп иманына игътибар иткән һәм аны тәкъва дип санаган. (Римлыларга 4:20—22 укы.) Шул рәвешчә, Йәһвә җирдә мәңге яшәргә өметләнгән һәм иман күрсәтеп яшәгән бүгенге мәсихчеләрне тәкъва дип саный ала. Шуңа күрә Римлыларга 8 нче бүлектә язылганнар аларга карата да кулланырлык.

4. Римлыларга 8:21 дәге сүзләр безне нәрсә турында уйланырга дәртләндерергә тиеш?

4 Римлыларга 8:21 дәге сүзләр яңа дөньяның, һичшиксез, киләчәгенә ныклы ышаныч булып тора. Бу шигырьдә «[барлыкка китерелгәннәр], черү коллыгыннан азат ителеп, Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгын алачак» дип вәгъдә ителә. Әмма мондый сорау туа: без анда булырбызмы, вәгъдә ителгән әҗерне алырбызмы? Яңа дөньяда яшәячәгегезгә ышанычыгыз ныкмы? Римлыларга 8 нче бүлектәге киңәш сезгә моңа ышанычыгызны ныгытырга ярдәм итәр.

«ГӨНАҺЛЫ ТӘН ТЕЛӘКЛӘРЕ ТУРЫНДА УЙЛАП ЯШӘҮ»

5. Римлыларга 8:4—13 тә Паул нинди җитди хәлне тасвирлаган?

5 Римлыларга 8:4—13 укы. Римлыларга 8 нче бүлектә «гөнаһлы тән теләкләре буенча» яшәүчеләр «рух буенча» яшәүчеләргә капма-каршы куела. Кайберәүләр монда мәсихче булмаган кешеләр һәм мәсихче булган кешеләр тасвирлана дип уйларга мөмкин. Әмма Паул бу хатны «Аллаһының Римдагы барлык сөеклеләренә, изге булырга чакырылганнарга» язган (Рим. 1:7). Шулай итеп, Паул тән теләкләре буенча яшәгән мәсихчеләрне рух буенча яшәгән мәсихчеләргә капма-каршы куйган. Алар арасындагы аермалыклар нәрсәдән гыйбарәт булган?

6, 7. а) Изге Язмаларда «тән» төшенчәсе нинди мәгънәдә кулланыла? ә) Римлыларга 8:4—13 тәге «гөнаһлы тән теләкләре» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

6 Башта «тән» дигән сүзнең мәгънәсенә тукталыйк. Изге Язмаларда «тән» дигән сүз төрле мәгънәдә кулланыла. Кайбер очракларда ул физик тәнгә карата әйтелә (Рим. 2:28; 1 Көр. 15:39, 50). Ул шулай ук туганлык мөнәсәбәтләрен дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән, Яһүд үз абый-энеләренә Йосыф турында: «Әйдәгез, аны исмәгыйллеләргә сатыйк, аңа зыян китермик. Ул безнең энебез, тәнебез бит»,— дигән (Ярат. 37:27, иск.).

7 Паулның 7 нче бүлектә язган сүзләре Римлыларга 8:4—13 тә кулланылган «гөнаһлы тән теләкләре» дигән сүзтезмәне яхшырак аңларга ярдәм итә. Римлыларга 7:5 тә ул болай дип язган: «Гөнаһлы тәннең теләкләре буенча яшәгәндә, тәнебездә Канун ачык күрсәткән гөнаһлы нәфесләр эш итә иде, шуңа күрә без үлемгә илтүче җимеш китерә идек». Бу сүзләрне Паул үз теләкләренә кол булган я аларга бирелеп яшәгән кешеләрне күздә тотып әйткән. Андый кешеләрнең күпчелеге үзләренең җенси я башка дәрт-теләкләренә һәм нәфесләренә ирек биреп гомер кичерә.

8. Ни өчен майланган мәсихчеләрне «гөнаһлы тән теләкләре буенча» яшәүдән кисәтү урынлы булган?

8 Әмма мондый сораулар туарга мөмкин: ни өчен Паул майланган мәсихчеләрне «гөнаһлы тән теләкләре буенча» яшәүдән кисәткән? Һәм бүген шундый ук куркыныч Аллаһы үзенең дуслары итеп кабул иткән һәм тәкъва дип санаган мәсихчеләргә яныймы? Шунысы кызганыч, теләсә кайсы мәсихче гөнаһлы тән теләкләренә бирелеп яши башларга мөмкин. Мәсәлән, Паул Римдагы кайбер мәсихчеләр «үз нәфесләренең коллары» булган дип язган. Җенси мөнәсәбәтләр, ашау-эчү һәм башка тормыш рәхәтлекләре аларның тормышларында төп урынны биләп алган. Аларның кайберәүләре «мәкерсез кешеләрне» аздырган (Рим. 16:17, 18; Флп. 3:18, 19; Яһүд 4, 8, 12). Ә бүтән бер очракта Көринт җыелышындагы берәү күпмедер вакыт дәвамында үз әтисенең хатыны белән яшәгән (1 Көр. 5:1). Нәкъ менә шул сәбәптән Аллаһы Паул аша мәсихчеләрне «гөнаһлы тән теләкләре турында» уйлап яшәүдән кисәткән (Рим. 8:5, 6).

9. Римлыларга 8:6 дагы Паулның кисәтүе нәрсәне үз эченә алмый?

9 Паулның кисәтүе бүген дә урынлы. Мәсихче, күп еллар буе Аллаһыга хезмәт итсә дә, гөнаһлы тән теләкләре турында уйлап яши башларга мөмкин. Әмма бу кисәтү ашау-эчү, эш, ял я хәтта романтик мөнәсәбәтләр турында вакыт-вакыт уйлап йөргән мәсихчеләргә карамый. Андый уйлар табигый. Мәсәлән, Гайсә ризыктан тәм тапкан, башкаларны да туендырган. Ул ял итүнең мөһимлеген аңлаган. Моннан тыш, Паул никахта җенси мөнәсәбәтләрнең мөһим урын алып торганы турында язган.

Абый-кардәш өйдә, эштә һәм Патшалык Залында отпуск турында сөйләшә

Сөйләшүләрегез сезнең рух буенчамы я гөнаһлы тән теләкләрегез буенча яшәгәнегезне күрсәтәме? (10, 11 нче абзацларны кара.)

10. Римлыларга 8:5, 6 дагы «гөнаһлы тән теләкләре турында уйлап яшәү» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

10 Алайса, Паулның «гөнаһлы тән теләкләре турында уйлап яшәү» дигән сүзләрен ничек аңларга соң? Паул кулланган грек сүзе «акылны һәм йөрәкне билгеле бер нәрсәгә көйләү, төптән уйлап эш итү өчен фикерләү сәләтен куллану» дигәнне аңлата. Тән теләкләре буенча яшәүчеләрнең тормышлары башлыча үзләренең гөнаһлы теләкләре тирәсендә әйләнә. Римлыларга 8:5 тә кулланылган сүз турында бер галим болай дигән: «Аларның уйлары тән теләкләренә кергән нәрсәләргә — аларны тирән кызыксындырган, телләреннән төшмәгән, һәрвакыт мәшгуль булган һәм ләззәт китергән нәрсәләргә тупланган».

11. Тормышыбызда нәрсәләр үтә мөһим булып китәргә мөмкин?

11 Римдагы мәсихчеләр тормышлары чынлыкта нәрсәгә тупланган икәне турында уйланырга тиеш булган. Бәлки, аларның тормышында «гөнаһлы тән теләкләре» өстенлек алгандыр? Безгә дә моның турында уйланырга кирәк. Безне нәрсә аеруча кызыксындыра? Сөйләшүләребез нәрсә турында? Тормышыбызда без чынлыкта нәрсәгә омтылабыз? Шулай итеп кайберәүләребез, бәлки, шәрабның төрле-төрле сортларын тәмләп карау, йортны җиһазлау, яңа кием-салым сатып алу, акча инвестицияләү, отпускны планлаштыру һәм башка шундый нәрсәләр белән мавыгып киткәнен аңлар. Бер яктан караганда, андый нәрсәләр турында уйлау табигый һәм начар түгел. Мәсәлән, Гайсә бервакытны суны шәрабка әйләндергән, ә Паул Тимутигә «бераз шәраб» эчәргә киңәш иткән (1 Тим. 5:23; Яхъя 2:3—11). Әмма аларның бөтен сөйләшүләре һәм шатлыклары шәрабка бәйле булганмы? Алар шәраб эчүгә һәвәсләнеп киткәнме? Һич тә юк. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Безнең тормышыбызда нәрсә иң мөһиме?

12, 13. Ни өчен без үзебезнең нәрсә турында уйлап яшәвебез турында уйланырга тиеш?

12 Үз-үзеңне тикшереп чыгу үтә мөһим. Ни өчен? Паул: «Гөнаһлы тән теләкләре турында уйлап яшәү — үлем... китерә»,— дип язган (Рим. 8:6). Бу — җитди кисәтү. Шул рәвешчә яшәү башта рухи үлемгә, ә ахырда физик үлемгә дә китерергә мөмкин. Шулай да Паулның сүзләре гөнаһлы тән теләкләре турында уйлап яши башлаган кешене котылгысыз үлем көтә дигәнне аңлатмый. Кеше үзгәрергә мөмкин. Көринт җыелышындагы гөнаһлы тән теләкләре буенча яши башлаган бер бозык кешене исебезгә төшерик. Ул җыелыштан чыгарылган булган. Әмма ул төзәлә алган. Гөнаһлы тән теләкләре буенча яшәүдән баш тартып, ул туры юлга кайткан (2 Көр. 2:6—8).

13 Әгәр дә инде Көринттәге бу кеше үзгәрә алган икән, димәк, гөнаһлы тән теләкләре буенча яши башлаган мәсихченең дә үзгәрергә хәленнән килер. Паулның кисәтү сүзләре мәсихчеләрне тормышларында һәртөрле кирәкле үзгәрешләр ясарга дәртләндерергә тиеш!

«АЛЛАҺЫ РУХЫ ХУПЛАГАН НӘРСӘЛӘР ТУРЫНДА УЙЛАП ЯШӘҮ»

14, 15. a) Нәрсәләр турында уйлап яшәү күпкә яхшырак? ә) «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәү» нәрсәне аңлатмый?

14 «Гөнаһлы тән теләкләре турында уйлап яшәүдән» кисәткәннән соң, рәсүл Паул мондый ышанычлы сүзләр язган: «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәү тормыш һәм тынычлык китерә». Нинди искиткеч әҗер! Әмма аңа ничек ия булырга?

15 «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәү» юк-бар нәрсәләр турында уйланып я хыялланып йөрү дигәнне аңлатмый. Бу шулай ук кешенең бөтен уйлары һәм сөйләшүләре Изге Язмалар я Йәһвәгә карата булган яратуы һәм киләчәккә өмет турында гына булырга тиеш дигәнне дә аңлатмый. Мәсәлән, Паул һәм беренче гасырда яшәгән башка тугры мәсихчеләр гадәти тормыш алып барган. Алар ашаган-эчкән; күбесе гаилә корып яшәгән һәм, эшләп, гаиләсен туендырган (Марк 6:3; 1 Тис. 2:9).

16. Паулның тормышында нәрсә иң мөһиме булган?

16 Әмма Паул да, башка мәсихчеләр дә шундый гадәти эш-шөгыльләргә тормышларында төп урынны биләп алырга юл куймаган. Мәсәлән, безгә билгеле булганча, Паул палаткалар ясап, акча эшләгән. Ләкин эш түгел, ә даими рәвештә вәгазьләү һәм өйрәтү эше аның өчен иң мөһиме булган. (Рәсүлләр 18:2—4; 20:20, 21, 34, 35 укы.) Һәм Римдагы имандашларын да ул шулай ук эш итәргә дәртләндергән. Әйе, рухи эшләр Паулның тормышында төп урынны алып торган. Римдагы мәсихчеләр аңардан үрнәк алырга тиеш булган, һәм безгә дә шулай эшләргә кирәк (Рим. 15:15, 16).

17. Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәсәк, тормышыбыз нинди булачак?

17 Игътибарыбызны рухи нәрсәләргә туплап яшәсәк, безне нәрсә көтә? Римлыларга 8:6 да ап-ачык әйтелә: «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәү тормыш һәм тынычлык китерә». Моның өчен безгә изге рухка акылыбызга тәэсир итәргә юл куярга, рух җитәкчелегенә буйсынырга һәм Аллаһының фикер йөртү рәвешен үзләштерергә кирәк. Шик тә юк, рухи нәрсәләрне беренче урынга куеп яшәсәк, тормышыбыз инде бүген бәхетле һәм мәгънәле булачак. Ә киләчәктә без күктә я җирдә мәңге яшәячәкбез.

18. «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәү» ничек тынычлык китерә?

18 Әйдәгез, хәзер «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәү... тынычлык китерә» дигән сүзләрнең нәрсә аңлатканына игътибар итик. Күпләр бүген җан тынычлыгын эзләп таба алмыйча интегә. Без исә җан тынычлыгын тоеп гомер кичерәбез. Мәсәлән, без туганнарыбыз һәм имандашларыбыз белән тынычлыкта булырга тырышабыз. Әмма камил булмавыбыз аркасында кайчак арабызда проблемалар туа. Шундый очракта безгә Гайсәнең: «Барып, кардәшең белән татулаш»,— дигән киңәше буенча эш итәргә кирәк (Мат. 5:24). Кардәшебез дә «тынычлык бирүче Аллаһыга» хезмәт иткәнен исебездә тотсак, аның белән татулашу җиңелрәк булачак (Рим. 15:33; 16:20).

19. Без нинди гаҗәеп тынычлыкка ирешә алабыз?

19 Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәп, без шулай ук Аллаһы белән дә тынычлыкка ирешәбез. Ишагыя үзе яшәгән көннәрдә үтәлгән, әмма зуррак үтәлеше безнең көннәрдә булган мондый сүзләр язган: «Син [Йәһвә] үзеңә таянган кешеләрне якларсың. Аларга бетмәс тынычлык бирерсең, чөнки алар сиңа өметләнә» (Ишаг. 26:3; Римлыларга 5:1 укы).

20. Ни өчен сез Аллаһыга Римлыларга 8 нче бүлектәге киңәш өчен рәхмәтле?

20 Шулай итеп, без, майланган мәсихчеләрме я җирдә яшәргә өметләнәбезме, Римлыларга 8 нче бүлектә язылган киңәш өчен Аллаһыга бик рәхмәтлебез. Үзенең Сүзе аркылы «гөнаһлы тән теләкләре» буенча яшәүдән кисәткәненә без Аңа чын күңелдән рәхмәтле! Һәммәбез: «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәү тормыш һәм тынычлык китерә»,— дигән сүзләр буенча яшәү никадәр акыллы икәнен күреп тора. Өстәвенә, моның әҗере мәңгелек тормыш булачак. Паул болай дигән: «Гөнаһ өчен түләү — үлем, ә Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша мәңгелек тормыш» (Рим. 6:23).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу