Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp17 № 5 4-5 б.
  • Фәрештәләр турында хакыйкать

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Фәрештәләр турында хакыйкать
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фәрештәләр кемнәр алар?
    Рухи сорауларга җавап
  • Фәрештәләр — «хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар»
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Фәрештәләр
    Уяныгыз! 2017
  • Изге Язмалар нигезендә җаваплар
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
wp17 № 5 4-5 б.
Баш фәрештә һәм мириадлаган башка фәрештәләр

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ФӘРЕШТӘЛӘР. АЛАР БАРМЫ? МОНЫ БЕЛҮ МӨҺИММЕ?

Фәрештәләр турында хакыйкать

Сезнең фәрештәләр турында хакыйкатьне беләсегез киләме? Мәсәлән, кемнәр алар, кайдан килеп чыккан һәм нәрсә эшли? Җавапларны иң яхшы чыганактан — Аллаһының рухландырылган Сүзе Изге Язмалардан белеп була (2 Тимутигә 3:16). Изге Язмалар безгә нәрсә ди?

  • Аллаһы Рух булган кебек, фәрештәләр дә күренмәс рухлар, аларның «тәне һәм сөяге юк». Тугры фәрештәләр күкләрдә яши һәм Аллаһы янында була ала (Лүк 24:39; Маттай 18:10; Яхъя 4:24).

  • Кайчак фәрештәләр, Аллаһы биргән йөкләмәләрне җирдә үтәр өчен, кеше кыяфәтен алган, ә йөкләмәләрен үтәгәннән соң яңадан рухлар булып киткән (Хакимнәр 6:11—23; 13:15—20).

  • Фәрештәләр Изге Язмаларда ирләр итеп күрсәтелсә дә һәм һәрвакыт ирләр кыяфәтен алган булса да, аларның җенесе юк. Алар өйләнешми һәм балалар тудырмый. Өстәвенә, фәрештәләр башта җирдә кешеләр булып: сабыйлар, балалар я олылар булып яшәмәгән. Фәрештәләрне Йәһвә барлыкка китергән; шуңа күрә Изге Язмаларда алар «Аллаһының уллары» дип атала (Әюп 1:6; Зәбур 148:2, 5).

  • Изге Язмаларда «кешеләр һәм фәрештәләр теле» турында әйтелә; бу рухи затлар сөйләшкән телнең барлыгын күрсәтә. Аллаһы кешеләр белән сөйләшер өчен фәрештәләрне кулланган булса да, ул безгә фәрештәләргә табынырга һәм дога кылырга рөхсәт итми (1 Көринтлеләргә 13:1; Ачылыш 22:8, 9).

  • Фәрештәләр саны мириадлаган мириадлар, бәлки, миллиардлагандырa (Даниял 7:10; Ачылыш 5:11).

  • Фәрештәләр «гаять кодрәтле», алар кешеләрдән күпкә көчлерәк һәм акыллырак. Алар, күрәсең, чиксез зур, кеше күз алдына да китерә алмаслык тизлек белән хәрәкәт итә ала (Зәбур 103:20; Даниял 9:20—23).

  • Кешеләрдән күпкә көчлерәк һәм акыллырак булсалар да, фәрештәләрнең мөмкинлекләре чикле, һәм кайбер нәрсәләрне алар белми (Маттай 24:36; 1 Петер 1:12).

  • Фәрештәләр шәхси үзенчәлекләр, Аллаһыга хас сыйфатлар һәм ихтыяр иреге белән барлыкка китерелгән. Шуңа күрә алар, кешеләр кебек, яхшылык эшләргәме я начарлыкмы үзләре сайлый ала. Кызганычка каршы, кайбер фәрештәләр Аллаһыга каршы фетнә күтәрергә булган (Яһүд 6).

a Мириад бу — 10 000. Мириадны мириадка тапкырласак, 100 миллион була. Әмма Ачылышта «мириадлаган мириадлар» фәрештәләр турында әйтелә. Бу йөзләгән миллионнар, бәлки миллиардлар рухи затлар дигән сүз!

Аллаһының фәрештәләре ничек оештырылган?

Баш фәрештә Микаил — көче һәм хакимлеге буенча җитәкче фәрештә. Изге Язмалар ачык итеп күрсәткәнчә, Микаил Гайсә Мәсихнең башка исеме (1 Тисалуникәлеләргә 4:16; Яһүд 9).

Серафимнарга фәрештәләр арасында бик югары дәрәҗә бирелгән; алар аерым йөкләмәләргә һәм данга ия. Алар Аллаһы тәхетенең әйләнәсендә тора (Ишагыя 6:1—3).

Керубимнәр да югары дәрәҗәле фәрештәләр һәм махсус вазифаларга ия. Изге Язмаларда еш кына күрсәтелгәнчә, алар данлыклы Чиксез Кодрәт Иясе янында хезмәт итә (Яратылыш 3:24; Йәзәкил 9:3; 11:22).

Мириадлаган башка фәрештәләр Аллаһы Тәгаләнең ихтыярын үтәп, аның вәкилләре һәм илчеләре булып хезмәт итә (Еврейләргә 1:7, 14).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу