Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp17 № 6 12-14 б.
  • Изге Язмалар. Ни өчен шундый күп тәрҗемә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалар. Ни өчен шундый күп тәрҗемә?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ТӨП НӨСХӘСЕ
  • ГРЕК ТЕЛЕНДӘГЕ СЕПТУАГИНТА
  • ЛАТИН ТЕЛЕНДӘГЕ ВУЛЬГАТА
  • ЯҢА ТӘРҖЕМӘЛӘР АРТА БАРА
  • Йәһвә кешеләр белән аралаша
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Изге Язмалар нәрсә ул?
    Рухи сорауларга җавап
  • «Аллаһыбызның сүзе мәңге тора»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
wp17 № 6 12-14 б.
Кулдан язылган, бастырылган һәм электрон төрле Изге Язмалар

Изге Язмалар. Ни өчен шундый күп тәрҗемә?

Ни өчен бүген Изге Язмалар тәрҗемәләре шулкадәр күп? Сез Изге Язмаларның яңа тәрҗемәләре аны аңларга булыша дипме я комачаулый дип саныйсызмы? Аларны кем һәм ни өчен тәрҗемә иткәнен белү сезгә аларны акыллы бәяләргә ярдәм итәр.

Башта Изге Язмаларны кем һәм кайчан язган икәнен белик.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ТӨП НӨСХӘСЕ

Изге Язмаларны гадәттә ике өлешкә бүләләр. Беренче өлеш 39 китаптан тора; анда «Аллаһының изге сүзләре» язылган (Римлыларга 3:2). Аллаһы бу китапларны үзенә тугры кешеләрне бик озак вакыт, якынча 1 100 ел дәвамында язарга рухландырып торган. Бу өлешне б. э. к. 1513 елда яза башлаганнар һәм б. э. к. 443 елдан соң берникадәр вакыт үткәч тәмамлаганнар. Ул башлыча еврей телендә язылган, шуңа күрә без аны Еврей Язмалары дип атыйбыз.

Икенче өлеш 27 китаптан тора. Алар да — «Аллаһы сүзе» (1 Тисалуникәлеләргә 2:13). Аллаһы бу китапларны Гайсә Мәсихнең тугры шәкертләрен язарга рухландырган. Бу өлеш күпкә әзрәк вакыт — якынча 60 ел дәвамында язылган. Ул якынча б. э. 41 елында башланып б. э. 98 елында тәмамланган булган. Бу өлеш башлыча грек телендә язылган, шуңа күрә без аны Мәсихче Грек Язмалары дип атыйбыз.

Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу 66 китап тулы Изге Язмаларны — Аллаһының кешелеккә хәбәрен тәшкил итә. Әмма ни өчен аның тәрҗемәләре кирәк булган? Моңа өч төп сәбәп бар.

  • Кешеләргә Изге Язмаларны үзләренең туган телендә укырга мөмкинлек бирер өчен.

  • Изге Язмаларның күчермәләре ясалганда, кертелгән хаталарны төзәтеп, төп нөсхәдәге текстны торгызыр өчен.

  • Борынгы телне заманча тел белән алмаштырыр өчен.

Әйдәгез, беренче ике тәрҗемәдә бу якларның ничек чагылганын карап чыгыйк.

ГРЕК ТЕЛЕНДӘГЕ СЕПТУАГИНТА

Гайсә көннәренә кадәр якынча 300 ел элек еврей галимнәре Еврей Язмаларын грек теленә тәрҗемә итә башлаган. Бу тәрҗемә Грек телендәге Септуагинта буларак билгеле булып киткән. Аны ни өчен эшләгәннәр? Ул вакытта күп яһүдләр еврей телендә түгел, ә грек телендә сөйләшкән. Бу тәрҗемә аларга «изге язмаларны» аңларга, анда әйтелгәннәрне тотарга һәм яратырга булышкан (2 Тимутигә 3:15).

Септуагинта шулай ук миллионлаган яһүд булмаганнарга — грек телендә сөйләшүче кешеләргә — Изге Язмалар белән танышырга ярдәм иткән. Ничек? «Беренче гасырның уртасыннан алып,— дип әйтә профессор У. Ф. Ховард,— Септуагинта мәсихче диненең Изге Язмалары булып киткән. Мәсихче миссионерлар Изге Язмаларга нигезләнеп, Гайсәнең Мәсих булганын исбатлап бер синагогадан икенчесенә йөргән» (Рәсүлләр 17:3, 4; 20:20). Изге Язмалар белгече Ф. Ф. Брюс сүзләре буенча, бу күп яһүдләрнең тиздән «Септуагинта белән кызыксынмый башлаганына» бер сәбәп булган.

Гайсәнең шәкертләре Мәсихче Грек Язмаларының китапларын бер-бер артлы алып, аларны Еврей Язмаларының тәрҗемәсе Септуагинтага тоташтырып барганнар. Шулай итеп тулы Изге Язмалар — без бүген ия булган китап барлыкка килгән.

ЛАТИН ТЕЛЕНДӘГЕ ВУЛЬГАТА

Изге Язмалар язылып беткәч, якынча 300 елдан соң дин буенча галим Иероним Изге Язмаларны латин теленә тәрҗемә иткән, һәм бу тәрҗемә Латин телендәге Вульгата булып киткән. Ул чакта башка латин тәрҗемәләре дә булган; ни өчен соң яңа тәрҗемәгә ихтыяҗ туган? Иероним «дөрес тәрҗемә ителмәгән урыннарны, ачыктан-ачык хаталарны, текст өстәлгән һәм алып куелган җирләрне» төзәтергә теләгән дип әйтелә бер хезмәттә («The International Standard Bible Encyclopedia»).

Иероним күп кенә андый хаталарны төзәткән. Ләкин тора-бара чиркәү башлыклары иң зур хата кылган! Алар латин телендәге Вульгатаны бердәнбер хупланган Изге Язмалар дип игълан иткән һәм гасырлар буе шул карашта торган! Гади халыкка Изге Язмаларны аңларга ярдәм итәр урынына, Вульгата аны «ябык» китап иткән, чөнки күпчелек кеше латин телен инде белмәгән.

ЯҢА ТӘРҖЕМӘЛӘР АРТА БАРА

Шул арада Изге Язмаларның башка тәрҗемәләре дә ясалган. Мәсәлән, якынча б. э. V гасырына сурия телендәге Пешитта киң кулланышка кергән. Әмма XIV гасырга кадәр гади халык үз туган телендә Изге Язмаларны укый алсын өчен яңа тырышлыклар куелмаган.

XIV гасырның азагында Джон Уиклиф Изге Язмаларны инглиз телендә — гади халык аңлаган телдә чыгарып, үле тел кочагыннан чыгу юлын башлап җибәргән. Соңрак Иоганн Гутенберг уйлап чыгарган китап басу ысулы ярдәмендә Изге Язмалар белгечләре Изге Язмаларны күп кенә башка «тере» телләргә тәрҗемә итеп, Европа буйлап тарата алган.

Инглиз телендәге тәрҗемәләр күбәйгәч, тәнкыйтьчеләр бер үк телдә төрле тәрҗемәләрнең кирәклеген шик астына алган. XVIII гасырда яшәгән инглиз рухание Джон Льюис болай дип язган: «Тел искерә һәм аңлашылмый башлый, шуңа күрә элеккеге Тәрҗемәләрне яңадан карап чыгып, аларны заманча, яшәүче буынга аңлаешлы телдә сөйләтергә кирәк».

Бүген Изге Язмалар белгечләре элегрәк ясалган тәрҗемәләрне яңадан карап чыгар өчен элеккегә караганда яхшырак коралланган. Алар Изге Язмалар язылган борынгы телләрне яхшырак аңлыйлар. Аларның шулай ук Изге Язмаларның соңгы елларда табылган мөһим борынгы кулъязмалары бар. Бу Изге Язмаларның төп нөсхәдәге текстын төгәлләштерергә булыша.

Шулай итеп, Изге Язмаларның яңа тәрҗемәләре бик файдалы. Әлбәттә, аларның кайберләре белән сак булырга кирәкa. Әмма тәрҗемәчеләр Аллаһыны эчкерсез яратканга Изге Язмалар тәрҗемәсен ясаган икән, аларның эшләре безгә зур файда китерә ала.

a «Күзәтү манарасы» (рус) 2008 ел, 1 май, «Изге Язмаларның яхшы тәрҗемәсен ничек сайларга?» дигән мәкаләне карагыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА АЛЛАҺЫНЫҢ ИЗГЕ ИСЕМЕ

Гайсә көннәрендә кулланылган Септуагинта өлешендә Аллаһы исеме

Гайсә көннәрендә кулланылган Септуагинта өлешендә Аллаһы исеме

«Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсендә» Аллаһының изге исеме Йәһвә Еврей Язмаларында да, Мәсихче Грек Язмаларында да кулланыла. Ә хәзерге күпчелек инглиз телендәге Изге Язмаларда ул кулланылмый. Аларда исем урынына «Раббы» диелгән. Кайбер тәрҗемәчеләр әйтүенчә, моңа бер сәбәп: имеш Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсе Септуагинтада тетреграмматон (ЙҺВҺ) рәвешендә бирелгән Аллаһының шәхси исеме булмаган. Әмма бу дөресме?

XX гасырның урталарында Септуагинтаның берничә бик борынгы өлеше табылган. Алар Гайсә көннәрендә кулланылган. Аларда еврей хәрефләре белән язылган Аллаһының изге исеме бар. Күрәсең, соңрак күчереп язучылар Аллаһы исемен алып куеп, аны грек сүзе Ки́риос (мәгънәсе «Раббы») белән алыштырган. «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» Аллаһы исеме тиешле урыннарга кайтарылган.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ҮЗГӘРТЕЛГӘНМЕ?

Үле диңгез янында табылган Ишагыя төргәге

Үле диңгез янында табылган 2 000 еллык Ишагыя төргәге. Аның эчтәлеге бүгенге Изге Язмаларда язылганнардан аерылып тормый

Изге Язмалар күчермәләрен ясаучылар, әлбәттә, хаталар ясаган. Әмма шул хаталарның берсе дә Изге Язмаларны үзгәртмәгән. «Төп мәсихче тәгълиматларның берсе дә шик астына алынмый» («Our Bible and the Ancient Manuscripts»).

Яһүди күчереп язучылар ясаган хаталар күп түгел. «Мәсихче дин барлыкка килгәннән соң берничә гасыр дәвамында яшәгән яһүди күчереп язучылар Еврей Язмаларының күчермәләрен зур төгәллек белән ясаган» («Second Thoughts on the Dead Sea Scrolls»).

Мәсәлән, Үле диңгез янында табылган кулъязмалар арасында Ишагыя төргәге дә булган. Ул моңа кадәр булган төргәкләрдән 1 000 елга искерәк. Аны бүгенге текст белән чагыштыру нәрсә биргән? «Бик сирәк берәр сүз өстәлгән я төшереп калдырылган» («The Book. A History of the Bible»).

Алай ук игътибарлы булмаган күчереп язучылар җибәргән хаталар — мәсәлән, хәрефләрне, сүзләрне һәм сүзтезмәләрне урыннарыннан күчерү очраклары — хәзер җиңел билгеләнә һәм төзәтелә. «Яңа Васыять текстын раслаучы язмалар шулкадәр күп, дөньядагы башка борынгы әдәби җыентыкларны якын да куеп булмый» («The Books and the Parchments»).

«Борчылган дини кешеләрне шунысы шактый тынычландырыр: Мисырда табылган иң борынгы Изге Язмалар кулъязмалары һәм бездә булган текст бер-берсенә төп-төгәл диярлек туры килә. Бу текст хисапсыз тапкырлар күчереп язучылар эшләгән бүлмәләр һәм Европадагы бастыру мастерскойлары аша үтеп безгә ирешкән» («The Book. A History of the Bible»).

Димәк, Изге Язмалар үзгәртелгәнме? Һичшиксез, юк!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу