Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w17 март 18-22 б.
  • Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән хезмәт итегез!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән хезмәт итегез!
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АСАНЫҢ ЙӨРӘГЕ «ТУЛЫСЫНЧА ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫ ИДЕ»
  • ЙӘҺШӘФӘТ ЙӘҺВӘНЕ ЭЗЛӘГӘН
  • ҺИЗӘКЫЯ ДӨРЕС БУЛГАННЫ КЫЛГАН
  • ЙОШИЯ ЙӘҺВӘНЕҢ ӘМЕРЛӘРЕН ҮТӘП ЯШӘГӘН
  • ЙӘҺВӘГӘ БЕРБӨТЕН ЙӨРӘК БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТЕГЕЗ!
  • Гыйбрәт алырлык мисалларга колак салыгыз!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • «Сезгә эшләрегез өчен әҗер биреләчәк»
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Тынычлык вакытын дөрес кулланыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Йәһвә безгә ничек якынлаша?
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
w17 март 18-22 б.
Аса, Йәһшәфәт, Һизәкыя һәм Йошия

Аса, Йәһшәфәт, Һизәкыя һәм Йошия

Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән хезмәт итегез!

«И Йәһвә үтенәм синнән, минем синең алда тугрылыгымны саклап, бербөтен йөрәк белән йөргәнемне... исеңә төшерче» (2 ПАТ. 20:3).

ҖЫРЛАР: 36, 54

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән хезмәт итү нәрсәне аңлата?

  • Аллаһының дүрт Яһүд патшасын хуплаганыннан нәрсә белеп була?

  • Сез шушы дүрт патшаның кайсысыннан үрнәк алырга телисез һәм ни өчен?

1—3. Йәһвәгә «бербөтен йөрәк белән» хезмәт итү нәрсәне үз эченә ала? Аңлатыгыз.

КАМИЛСЕЗ булганга, барыбыз да хата кыла. Шулай да Йәһвә безнең белән «кылган гөнаһларыбызга карап» мөгамәлә итми (Зәб. 103:10). Әгәр дә без тәүбә итсәк, иман һәм басынкылык белән аңа Гайсәнең йолым корбаны нигезендә якынлашсак, Йәһвә безне кичерәчәк. Әмма, Давыт үз улы Сөләйманга әйткәнчә, гыйбадәтебез һәрвакыт Йәһвәгә яраклы булсын өчен, без «аңа бербөтен йөрәк белән... хезмәт итәргә» тиеш (1 Елъ. 28:9). Камилсезлегебезгә карамастан, бу ничек мөмкин?

2 Моны яхшырак аңлар өчен Аса патша һәм Амазия патшаның тормышларын чагыштырыйк. Бу Яһүд патшалары Йәһвә күзендә дөрес булганны кылган, әмма Аса бербөтен йөрәк белән хезмәт иткән (2 Елъ. 15:16, 17; 25:1, 2; Гыйб. сүз. 17:3). Алар икесе дә камилсез булган һәм хаталар кылган. Әмма Аса, гомумән алганда, Аллаһы юлларыннан тайпылмыйча йөргән, чөнки ул Йәһвәгә «тугры йөрәк белән» хезмәт иткән (1 Елъ. 28:9, иск.). Амазия исә Йәһвәгә бөтен йөрәге белән бирелгән булмаган. Аллаһы халкының дошманнарын җиңгәннән соң, Амазия аларның илаһларын үзе белән алып кайтып, аларга табына башлаган (2 Елъ. 25:11—16).

3 Аллаһыга «бербөтен йөрәк белән» хезмәт итү аңа һәрвакыт тулысынча бирелгән булу дигәнне аңлата. Изге Язмаларда «йөрәк» дигән сүз, гадәттә, кешенең эчке дөньясына карата кулланыла. Ул теләкләрне, уй-фикерләрне, холыкны, карашларны, сәләтләрне, мотивларны һәм максатларны үз эченә ала. Шулай итеп, Йәһвәгә бөтен йөрәге белән хезмәт иткән кеше икейөзлеләнеп эш итми. Ул Йәһвәгә бурыч хисеннән генә чыгып я аңа гыйбадәт кылырга гадәтләнгәнгә күрә генә түгел, ә чын-чынлап аңа хезмәт итәргә теләгәнгә шулай эшли. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Әгәр дә без, камилсез кешеләр булып та, икейөзлелектән качып, Аллаһыга тулысынча бирелгәнлегебезне саклыйбыз икән, бу без аңа бербөтен йөрәк белән хезмәт итәбез дигән сүз (2 Елъ. 19:9).

4. Без хәзер нәрсәне карап чыгарбыз?

4 Аллаһыга бербөтен йөрәк белән хезмәт итү нәрсәне аңлатканын белер өчен, әйдәгез, Асаның һәм Аллаһыга ихлас күңелдән бирелгән булган башка патшаларның мисалларын — Йәһшәфәт, Һизәкыя һәм Йошия мисалларын карап чыгыйк. Алар дүртесе дә төрле хаталар кылган, шулай да Йәһвә аларны хуплаган. Ни өчен Йәһвә аларны бербөтен йөрәк белән хезмәт иткән кешеләр итеп санаган, һәм без алардан нинди үрнәк ала алабыз?

АСАНЫҢ ЙӨРӘГЕ «ТУЛЫСЫНЧА ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫ ИДЕ»

5. Аса нинди кискен чаралар күргән?

5 Аса Исраил патшалыгының икегә бүленгәннән соң Яһүд патшаларының өченчесе булган. Ул үз иленнән потка табынуны юк итеп, гыйбадәтханә фахишләрен куып чыгарган. Ул хәтта «үзенең әбисе Магаханы, изге агач баганага табыну максаты белән кабахәт пот ясаганы өчен, югары дәрәҗәсеннән» мәхрүм иткән (1 Пат. 15:11—13). Өстәвенә, Аса халыкны «Йәһвәгә хезмәт итеп, аның Канунын һәм әмерләрен үтәргә» өндәгән. Әйе, Аса хак гыйбадәтне торгызган (2 Елъ. 14:4).

6. Хәбәшләр илгә бәреп кергәч, Аса нәрсә эшләгән?

6 Йәһвә Яһүд патшалыгын фатихалаганга, Асаның идарә итүенең беренче 10 елында илдә тынычлык хөкем сөргән. Шуннан соң хәбәшстанлы Зирәх 1 000 000 гаскәриен һәм 300 сугыш арбасын алып, Яһүдкә каршы яу белән чыккан (2 Елъ. 14:1, 6, 9, 10). Аса шушы бик кыен хәлдә нәрсә эшләгән? Ул тулысынча Йәһвәгә таянган. (2 Елъязма 14:11 укы.) Асаның ихлас догасына җавап итеп, Аллаһы хәбәшләрнең гаскәрен тар-мар иткән һәм аңа җиңү биргән (2 Елъ. 14:12, 13). Патшалар Йәһвәгә тугры булмаган чакта да, Ул үзенең исеме хакына аларга дошманнары өстеннән җиңү бирә алган (1 Пат. 20:13, 26—30). Әмма Аса Йәһвәгә таянган, шунлыктан аның догасы җавапсыз калмаган. Әлбәттә, Асаның акылсыз эш иткән очраклары да булган. Мәсәлән, соңрак ул Йәһвәдән түгел, ә Сурия патшасыннан ярдәм эзләгән (1 Пат. 15:16—22). Шулай да Йәһвә «Асаның йөрәге гомере буе тулысынча... [Үзенә] тугры» булганын күргән. Асаның мисалыннан нинди үрнәк алып була? (1 Пат. 15:14)

7, 8. Йәһвәгә хезмәт итүдә Асадан нәрсәгә өйрәнеп була?

7 Һәрберебез йөрәгебезнең Аллаһыга тулысынча тугрымы, юкмы икәнен тикшерә ала. Үз-үзебезгә мондый сорау биреп була: «Мин Аллаһы хуш күргәнне эшләргә, хак гыйбадәтне якларга һәм аның халкын һәртөрле бозык йогынтыдан сакларга тәвәккәлме?» Югары дәрәҗәгә ия булган әбисе Магахага каршы чыгар өчен Асага күпме кыюлык кирәк булганын уйлап кына карагыз! Якыннарыгыз арасында Магаха кебек эш итүчеләр, мөгаен, юктыр да. Ләкин кайчак Асаның ашкынуыннан үрнәк алып булырдай хәл-очраклар була ала. Мәсәлән, гаиләгездәге берәрсе я якын дустыгыз гөнаһ кылып, тәүбә итмәгәнлектән җыелыштан чыгарылса, сез нәрсә эшләрсез? Аның белән аралашмаска тәвәккәл булырсызмы? Йөрәгегез сезне нәрсә эшләргә этәрер?

8 Хәтта кичереп чыга алмаслык булып тоелган каршылыкларга очраганда да, Аса кебек, Аллаһыга тулысынча таянып, аңа бербөтен йөрәк белән хезмәт иткәнебезне күрсәтеп була. Мәсәлән, сезне Йәһвә Шаһите булганыгыз өчен мәктәптә үртәргә я мыскылларга мөмкиннәр. Яки хезмәттәшләрегез рухи эшләрдә катнашу өчен ял алганыгызны я күбрәк акча эшләү өчен эштән соң сирәк кенә калганыгызны күреп, сездән мыскыллап көләргә мөмкин. Андый очракларда Асадан үрнәк алып, Аллаһыга дога кылыгыз. Йәһвәгә таяныгыз, кыю булыгыз, шулай ук дөрес һәм акыллы булганны эшләргә тәвәккәл булыгыз. Шуны онытмагыз: Аллаһы Асага көч биреп ярдәм иткән икән, сезгә дә, һичшиксез, көч бирәчәк.

9. Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән хезмәт иткәнебезне ничек күрсәтергә?

9 Аллаһының хезмәтчеләре буларак, без үзебез турында гына уйлап яшәмибез. Аса хак гыйбадәт кылуга булышлык иткән. Аңардан үрнәк алып, без дә башкаларга «Йәһвәне эзләргә» ярдәм итәбез. Аллаһыны чын күңелдән яратканга һәм кешеләрнең мәңге яшәүләрен теләгәнгә, без аларга Йәһвә турында сөйлибез. Моны күргәндә, Йәһвәнең күңеле шатлык белән тула!

ЙӘҺШӘФӘТ ЙӘҺВӘНЕ ЭЗЛӘГӘН

10, 11. Йәһшәфәттән нинди үрнәк алып була?

10 Йәһшәфәт патша «үз атасы Аса юлларыннан» йөргән (2 Елъ. 20:31, 32). Атасы кебек, Йәһшәфәт халыкны «Йәһвәне эзләргә» өндәгән. Ул «Йәһвәнең Кануны китабын» кулланып, өйрәтү эшен алып барган (2 Елъ. 17:7—10). Ул хәтта кешеләрне «Йәһвәгә кире кайтарыр өчен» Ифраимның таулы җирендәге төньяк Исраил патшалыгына барган (2 Елъ. 19:4). Йәһшәфәт «Йәһвәне бөтен йөрәге белән эзләгән» патша булган (2 Елъ. 22:9).

11 Бүген без барыбыз да Йәһвә алып барган гаять зур өйрәтү эшендә катнаша алабыз. Сез һәр ай башкаларны Аллаһы Сүзенә өйрәтеп, аларны Аллаһының хезмәтчеләре булып китәргә ярдәм итүне максат итеп куясызмы? Бу яктан тырышлыклар куйсагыз, Аллаһы сезгә Изге Язмалар өйрәнүе башларга ярдәм итәр. Сез моның турында дога кыласызмы? Буш вакытыгызның күпмедер өлешен сарыф итәргә туры килсә дә, сез Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә әзерме? Шулай ук, кешеләрне хак гыйбадәт кылуга кире кайтарыр өчен Ифраим җиренә барган Йәһшәфәт кебек, без дә актив булмаганнарга барып, аларга рухи ярдәм күрсәтә алабыз. Моннан тыш, өлкәннәр җыелыш территориясендә яшәүче җыелыштан чыгарылган кешеләргә рухи ярдәм күрсәтү максаты белән барырга планлаштыра, чөнки алар үзләренең үткәндәге гөнаһлы эшләрен инде калдырган булырга мөмкин.

12, 13. а) Куркыныч хәлдә Йәһшәфәт үзен ничек тоткан? ә) Ни өчен без Йәһшәфәтнең эш итү рәвешеннән үрнәк алырга тиеш?

12 Яһүдкә дошманнарның гаять көчле гаскәре янаганда да, Йәһшәфәт, атасы Аса кебек, Аллаһыга таянган. (2 Елъязма 20:2—4 укы.) Куркуга төшкән булса да, Йәһшәфәт «Йәһвәне эзләргә булган». Ул Аллаһыга дога кылып, басынкылык белән үз халкының «шушы гаять күп кешеләр алдында көчсез» икәнен һәм нәрсә эшләргә белмәгәнен таныган. Тулысынча Йәһвәгә таянып, Йәһшәфәт: «Күзләребез сиңа төбәлгән»,— дигән (2 Елъ. 20:12).

13 Кайвакыт без дә, Йәһшәфәт кебек, нәрсә эшләргә дә белми торып, куркуга биреләбез (2 Көр. 4:8, 9). Әмма Йәһшәфәтнең нәрсә эшләгәнен онытмыйк. Ул бөтен халык алдында Йәһвәгә әйткән догасында үзенең һәм халкының көчсез булганын таныган (2 Елъ. 20:5). Гаиләдә рухи җитәкчелекне үз өсләренә алган мәсихчеләр өчен Йәһшәфәт яхшы үрнәк булып тора. Догада Йәһвәдән үзегезгә һәм гаиләгезгә туган авырлыкларны җиңеп чыгарга көч һәм җитәкчелек бирүен сорагыз. Гаиләдәгеләр ялваруларыгызны ишетер дип бер дә оялмагыз. Алар сезнең Йәһвәгә таянганыгызны күрер. Аллаһы Йәһшәфәткә ярдәм иткән икән, сезгә дә ярдәм итәчәк.

ҺИЗӘКЫЯ ДӨРЕС БУЛГАННЫ КЫЛГАН

14, 15. Һизәкыя Аллаһыга тулысынча таянганын ничек күрсәткән?

14 Һизәкыя «бөтен җаны белән Йәһвәгә ябышып» хезмәт иткән патша буларак билгеле булган. Йәһшәфәттән аермалы буларак, аңа потларга табынган атасының начар йогынтысына каршы торырга туры килгән. Һизәкыя «биеклекләрне юк иткән, изге таш баганаларны җимергән һәм изге агач багананы кисеп ташлаган». Ул шулай ук «Муса ясаган бакыр еланны» челпәрәмә китергән, чөнки исраиллеләр аны пот итеп кулланган булган. Һизәкыя тулысынча Йәһвәгә тугры булган, чөнки ул, Изге Язмаларда язылганча, «аңа бертуктамый иярде һәм Йәһвәнең Муса аша биргән әмерләрен үтәп яшәде» (2 Пат. 18:1—6).

15 Шул дәвердә бөтендөнья державасы булган Ассирия үз гаскәре белән Яһүдкә бәреп кереп, Иерусалимны юк итү белән янаганда да, Һизәкыя бөтен күңеле белән Йәһвәгә таянган. Ассирия патшасы Синахериб Йәһвәдән мыскыллап көлгән һәм Һизәкыяне куркуга төшерергә тырышкан. Әмма Һизәкыя Йәһвәгә дога кылып, аның коткару китерәчәгенә тулы ышанычын белдергән. (Ишагыя 37:15—20 укы.) Догасына җавап итеп, Аллаһы үзенең бер фәрештәсен җибәргән. Һәм ул 185 000 ассириялене юк иткән (Ишаг. 37:36, 37).

16, 17. Сез Һизәкыядән ничек үрнәк ала аласыз?

16 Соңрак Һизәкыя авырып китеп, үлем түшәгендә яткан. Шунда ул Йәһвәдән үзенең аңа тугрылык белән хезмәт иткәнен исенә төшерүен үтенгән. (2 Патшалар 20:1—3 укы.) Үтенеченә җавап итеп, Йәһвә аны савыктырган. Изге Язмалардан белгәнебезчә, хәзерге вакытта Аллаһы безне могҗизалы рәвештә савыктырмый я гомеребезне озынайтмый. Шулай да һәрберебез, Һизәкыя кебек, Йәһвәгә: «Минем синең алда тугрылыгымны саклап, бербөтен йөрәк белән йөргәнемне... исеңә төшерче»,— дип ялвара ала. Урын өстендә авырып яткан чакта Йәһвәнең сезгә ярдәм итә алганына һәм моны эшләргә теләгәненә ышанасызмы? (Зәб. 41:3)

17 Һизәкыянең үрнәге турында уйлану безгә Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә комачаулаган я игътибарыбызны хак гыйбадәт кылудан читкә алып китә алган нәрсәләрдән арынырга кирәклеген күрергә ярдәм итәргә мөмкин. Социаль челтәрләрне кулланып, кешеләрдән илаһ ясаган бу дөнья кешеләренә без һич тә охшарга теләмибез. Әлбәттә, андый аралашу чаралары кайбер мәсихчеләргә гаилә әгъзалары я якын дуслары белән аралашырга яхшы мөмкинлек бирә. Әмма бу дөньяда күп кенә кешеләр социаль челтәрләр аша хәтта үзләре белән таныш булмаган күренекле ир-атларның я хатын-кызларның тормышларын күзәтеп, анда чамадан тыш күп вакытларын уздыра. Яки алар үзләренә кумир иткән кешеләрнең фотографияләрен карауга һәм алар турында язылганнарны укуга баш-аягы белән чума. Әмма андый юк-бар эшләр белән мавыгып китү куркынычы бар. Мәсәлән, мәсихче социаль челтәрләргә куйган фотографияләре я язулары күп «лайклар» җыйганы белән хәтта горурлана башларга, ә берәрсенең үз материалларын карамый башлаганын абайласа, хәтта үпкәләргә дә мөмкин. Сез рәсүл Паулның яки Әкил белән Прискилләнең һәр көн үзләренең фотосурәтләрен интернетка куйганын я имандашлары булмаган кешеләрнең тормышларын күзәтеп ятканын күз алдына китерә аласызмы? Изге Язмаларда Паулның үз вакытын башкаларга Аллаһы хәбәрен вәгазьләүгә багышлаганы турында язылган. Ә Әкил белән Прискилләнең үз вакытларын башкаларга Аллаһы юлын төгәлрәк аңлату өчен кулланганы турында әйтелә (Рәс. 18:4, 5, 26). Үз-үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Мин кешеләрне илаһ итүдән качаммы? Кыйммәтле вакытымны юк-бар нәрсәләргә әрәм-шәрәм итмимме?» (Эфеслеләргә 5:15, 16 укы.)

ЙОШИЯ ЙӘҺВӘНЕҢ ӘМЕРЛӘРЕН ҮТӘП ЯШӘГӘН

18, 19. Сез нинди яклардан Йошиягә охшарга телисез?

18 Һизәкыя улының оныгы Йошия патша да Йәһвәнең кануннарын «бөтен йөрәге» белән үтәп яшәгән (2 Елъ. 34:31). Әле малай чагында Йошия «Давыт Аллаһысын эзли башлаган», ә 20 яшьләрендә Яһүдне потлардан чистарта башлаган. (2 Елъязма 34:1—3 укы.) Йошия зур ашкыну белән Йәһвә хуп күргән эшләр башкарган. Күп кенә Яһүд патшаларына караганда, ул хак гыйбадәт кылу хакына күбрәкне эшләгән. Мөгаен, Муса кулы белән язылган Канунның нөсхәсе табылып, аны Йошиягә укыганнан соң, ул Аллаһының ихтыярын тагы да төгәлрәк үтәргә кирәклеген аңлаган. Ул башкаларны да Йәһвәгә хезмәт итәргә өндәгән. Нәтиҗәдә, Йошия яшәгән вакыт дәвамында халык «Йәһвә юлыннан тайпылмаган» (2 Елъ. 34:27, 33).

19 Йошиядән үрнәк алып, яшьләр Йәһвәне яшь чактан ук эзләргә тиеш. Йошия, күрәсең, тәүбәгә килгән бабасы Манашшедан Аллаһының мәрхәмәте турында белгәндер. Яшьләр, гаиләгездәге һәм җыелышларыгыздагы Аллаһыга тугры булган олы яшьтәге мәсихчеләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерегез һәм алардан Йәһвәнең игелеген үзләрендә ничек татыганнары белән кызыксыныгыз. Шулай ук шуны да онытмагыз: Язмалардан укыганнары Йошиянең күңеленә ирешкән, һәм бу аны тиешенчә эш итәргә дәртләндергән. Аллаһы Сүзен укысагыз, сезнең дә Йәһвәгә тагы да тыңлаучанрак булырга теләгегез туар. Нәтиҗәдә, сез бәхетлерәк булачаксыз, Аллаһы белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытачаксыз һәм башкаларга Йәһвә турында ашкынып сөйләргә булырсыз. (2 Елъязма 34:18, 19 укы.) Изге Язмаларны өйрәнү сезгә Аллаһыга хезмәт итүегездә яхшыртырга кирәк булган якларны да күрергә ярдәм итә ала. Яхшыртасы булган якларга игътибар итсәгез, бар тырышлыкларыгызны куеп, Йошия үрнәге буенча эш итегез.

ЙӘҺВӘГӘ БЕРБӨТЕН ЙӨРӘК БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТЕГЕЗ!

20, 21. а) Без карап чыккан дүрт патшаның нинди уртак яклары бар? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

20 Без Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән хезмәт иткән дүрт Яһүд патшасының мисалын карап чыктык. Алардан без нәрсәгә өйрәндек? Шушы дүрт патша ашкыну белән Аллаһының ихтыярын үтәгән һәм гомерләре буе аңа гыйбадәт кылган. Гаять көчле дошманнар гаскәре янаганда да, алар Йәһвәгә таянган. Әмма иң мөһиме, алар саф йөрәктән Йәһвәгә хезмәт иткән.

21 Шушы дүрт патша хаталар кылган камилсез кешеләр булса да, Йәһвә аларны хуп күргән. Йөрәкләрне тикшерүче Аллаһы буларак, Йәһвә аларның йөрәкләре тулысынча үзенә тугры булганын күргән. Без дә камил түгел. Әмма Йәһвә безне тикшергәндә, ул бербөтен йөрәк белән үзенә хезмәт итүебезне күрәме? Моның турында киләсе мәкаләдә сүз барачак.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу