Фидакарьлек рухыгыз Йәһвәгә дан китерсен!
«Кешеләр үз ирке белән сугышка барганы өчен, Йәһвәне мактагыз!» (ХАК. 5:2).
1, 2. а) Илифаз һәм Билдад Аллаһыга хезмәт итүебез турында нинди караш белдергән? ә) Йәһвә бу хакта нәрсә дигән?
«КЕШЕ Ходай өчен файдалы була аламы? Аңлы кеше аңа берәр файда китерә аламы? Чиксез Кодрәт Иясе синең тәкъвалыгыңа карыймы соң? Сафлык юлы буйлап йөрүеңнән аңа файда тияме?» (Әюп 22:1—3). Сезнең дә кайчан да булса шундый сораулар турында уйланганыгыз булдымы? Бу сорауларны Әюпкә биреп, теманлы Илифаз аның «юк» дип җавап бирәчәгенә ышанган. Аның дусты шуахлы Билдад хәтта кешеләр Аллаһы алдында тәкъва була алмый дип әйткән. (Әюп 25:4 укы.)
2 Шушы ялган юатучылар Йәһвәгә хезмәт итүдә куйган тырышлыкларыбыз аңа һичнинди файда китерми дигән. Алар әйтүенчә, Аллаһы күзендә кешенең кыйммәте көя һәм корт кадәр генә (Әюп 4:19; 25:6). Беренче карашка Илифаз һәм Билдад басынкылык күрсәткән кебек күренә (Әюп 22:29). Чыннан да, биек тау башыннан я самолет тәрәзәсеннән җиргә күз салганда, кешеләрнең эшләре әһәмиятсез булып күренә. Әмма Йәһвә үзенең югары урыныннан Җир планетасына күз салганда, Патшалык эшләре хакына куйган тырышлыкларыбыз аңа шулай ук күренәме? Һич тә юк! Йәһвә Илифаз, Билдад һәм Сәфәрне ялган сөйләгәннәре өчен шелтәләгән, ә менә Әюпкә үз хуплавын белдереп, аны «хезмәтчем» дип атаган. Шулай итеп Йәһвә хезмәтебезгә ничек караганын күрсәткән (Әюп 42:7, 8). Димәк, кеше «Ходай өчен файдалы була» ала.
«АҢА ФАЙДА КИТЕРӘСЕҢМЕ?»
3. Илуй Йәһвәгә хезмәт итүдә куйган тырышлыкларыбыз турында нәрсә дигән һәм ул нинди фикерне күздә тоткан?
3 Илуй Әюптән: «Тәкъва булсаң, аңа [Аллаһыга] файда китерәсеңме? Әллә ул синнән берәр игелек күрәме?» — дигәч, Йәһвә аны төзәтмәгән (Әюп 35:7). Илуйның Аллаһыга хезмәт итүдә куйган тырышлыкларыбыз мәгънәсез дип әйтәсе килгәнме? Юк. Ул Йәһвә безнең гыйбадәтебезгә мохтаҗ түгел дигән фикерне күздә тоткан. Аллаһы бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Без аны баерак та, көчлерәк тә итә алмыйбыз. Чынлыкта бездәге бар яхшы нәрсәләр, сәләт, талант һәм көч — барысы да Аллаһыдан. Ул безнең аларны ничек кулланганыбызны күзәтеп тора.
4. Башкаларга игелек кылганда, Йәһвә нинди хисләр кичерә?
4 Йәһвә үзенең хезмәтчеләренә күрсәтелгән тугры мәхәббәтне шәхсән үзенә күрсәтелгәндәй итеп кабул итә. Гыйбрәтле сүзләр 19:17 дә: «Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була, Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр»,— дип язылган. Бу сүзләр Йәһвә безнең мескеннәргә карата күрсәткән һәр игелекне күреп тора дигәнне аңлатамы? Галәмне Барлыкка Китерүче башкаларга игелек кылган гап-гади кешеләр алдында үзен бурычлы итеп сизәме һәм андый игелекне илтифат белән фатиха рәвешендә кайтарыласы бурыч итеп саныймы? Әйе, һәм моны Аллаһының Улы раслаган. (Лүк 14:13, 14 укы.)
5. Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?
5 Борынгы заманнарда Йәһвә Ишагыя пәйгамбәрне үз вәкиле итеп сайлаган. Шулай итеп Аллаһы үзенә тугры булган кешеләрне үз ниятенең үтәлешендә рәхәтләнеп кулланырга әзер икәнен күрсәткән (Ишаг. 6:8—10). Ишагыя Аллаһының чакыруын һич икеләнми кабул иткән. Бүген меңләгән кардәшләребез Йәһвәгә хезмәт итүдә төрле-төрле катлаулы йөкләмәләргә тотынып, Ишагыянең: «Менә мин! Җибәр мине!» — дигән сүзләрендә чагылган рухны чагылдыра. Шулай да кемдер үзенә мондый сораулар бирергә булыр: «Минем тырышлыкларым чыннан да мөһимме? Йәһвә миңа үзенең ирекле хезмәтчесе булырга һәм үзенең эшендә катнашырга мөмкинлек биреп, игелеген күрсәткән икән, Ул, хезмәттә куйган тырышлыкларым күпме генә булмасын, мин аның ниятен үти алсын өчен минем хакта әллә кайгыртмасмы?» Әйдәгез, бу сорауларга җавап бирер өчен, Дибра белән Барак көннәрендә булган хәл-вакыйгаларга күз салыйк.
АЛЛАҺЫ ЙӨРӘККӘ КЫЮЛЫК САЛА
6. Исраиллеләр Йавин гаскәреннән нәрсә белән аерылып торган?
6 Кәнган патшасы Йавин 20 ел буе исраиллеләрне бик каты җәберләгән. Исраиллеләр хәтта яшеренгән урыннарын калдырып китәргә курыккан. Хәрби күзлектән караганда, алар начар коралланган булган, аларның кораллары да, сугыш киемнәре дә булмаган. Дошманнарының исә тимер чалгылы 900 сугыш арбасы булганa (Хак. 4:1—3, 13; 5:6—8).
7, 8. а) Йәһвә Баракка нинди күрсәтмәләр биргән? ә) Исраиллеләр Йавин гаскәрен ничек җиңгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
7 Шулай да Йәһвә Дибра исемле пәйгамбәр хатын аркылы Баракка мондый ачык күрсәтмә биргән: «Бар, Табур тавына мен һәм үзең белән 10 000 Нәфтәли һәм Зәбулун кешесен ал. Мин Йавин гаскәренең башлыгы Сисарны хәрби арбалары һәм гаскәрләре белән синең яныңа — Кишон ташкыны янына китерермен һәм аны синең кулыңа бирермен» (Хак. 4:4—7).
8 Сугышка чакыру хәбәре бөтен халык арасында таралган һәм 10 000 иреклеләр Табур тавы янына җыелган. Барак шунда ук аларга Йәһвәнең күрсәтмәләрен җиткергән. (Хакимнәр 4:14—16 укы.) Таганакта булган шушы мөһим сугыш вакытында кинәт яңгыр коеп ява башлаган һәм бөтен тирә-як баткакка әйләнгән. Барак Сисарның гаскәрен 24 километр буе Һарушит-һагаимга кадәр эзәрлекләп барган. Бер мәл Сисар үзенең коточкыч, әмма хәзер инде файдасыз булып киткән арбасыннан төшеп, күрәсең, Кәдеш янында урнашкан Сагананимга качкан. Ул кәйниле Хәбирнең хатыны Йаиләнең чатырына килеп, шунда ышыкланмакчы булган. Йаилә аны каршы алып, чатырына керткән. Сугыштан хәлсезләнгән Сисар йокыга талган. Шунда Йаилә тәвәккәл эш итеп, аны үтергән (Хак. 4:17—21). Шулай итеп Исраилнең дошманы җиңелгән булган!b
ИРЕКЛЕ ХЕЗМӘТКӘ ИКЕ ТӨРЛЕ КАРАШ
9. Хакимнәр 5:20, 21 дә Сисар белән булган сугыш турында нинди нечкәлекләр бар?
9 Хакимнәр китабының 4 нче бүлегендә 5 нче бүлектә булмаган нечкәлекләр бар, шуңа күрә бу ике бүлекне бергә укып өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, Хакимнәр 5:20, 21 дә болай диелгән: «Күктән йолдызлар сугышты. Үз юлларыннан алар Сисарга каршы сугышты. Кишон ташкыны аларны агызып алып китте». Монда фәрештәләрнең ярдәме я метеорит яңгыры турында сүз барамы? Изге Язмаларда төгәл әйтелми. Әмма кем Аллаһыдан башка 900 хәрби арбаны хәрәкәтсез хәлдә калдырып, нәкъ менә шул җирдә һәм нәкъ менә шул вакытта шундый көчле яңгырларны яудыра алган? Хакимнәр 4:14, 15 тә исраиллеләрнең җиңүе Йәһвәдән булганы турында өч тапкыр әйтелә. 10 000 иреклеләрнең берсе дә дошманнарны үз көчебез белән җиңдек дип мактана алмаган.
10, 11. Мируз исеме астында, күрәсең, нәрсә күздә тотыла? Ни өчен ул каһәрләнгән булган?
10 Әмма шунысы кызык, Дибра белән Баракның Йәһвәне гаҗәеп җиңү биргәне өчен данлап җырлаган җырларында: «Мирузны каһәрләгез,— диде Йәһвә фәрештәсе,— әйе, анда яшәүчеләрне каһәрләгез, чөнки алар Йәһвәгә ярдәмгә, көчлеләре белән Йәһвәгә ярдәмгә килмәде»,— дигән сүзләр бар (Хак. 5:23).
11 Күрәсең, Мирузга әйтелгән каргыш шулхәтле көчле булган ки, ул хәтта җир йөзеннән юкка чыккан. Шуңа күрә бу исем астында чынлыкта нәрсә күздә тотылганын төгәл әйтеп булмый. Бу, бәлки, сугышка гаскәрләр чакырылганда, чакыруны кабул итмәгән кешеләр яшәгән шәһәр булгандыр. Ә, бәлки, Сисар качкан чакта юл өстендә торган һәм Сисарны тотып алу мөмкинлеген кулдан ычкындырган кешеләр яшәгән шәһәрләрнең берсе булгандыр. Алар Йәһвәнең сугышка чакыру хәбәрен ишетмәгәнме әллә? Юк, ишеткән; чөнки алар яшәгән җирдән 10 000 кеше сугышка барырга чыккан. Күз алдына китерегез: Мируз халкы шәһәр урамнарыннан чарасыз хәлгә калган явыз гаскәр башлыгының япа-ялгыз качып барганын күрә. Шушы уңайлы форсаттан файдаланып, алар Йәһвә ниятенең үтәлүенә үз өлешләрен кертеп, аның фатихасын ала алган. Ләкин эш итәргә кирәк булган хәлиткеч мизгелдә алар ваемсызлык күрсәткән дип әйтеп була. Алар Хакимнәр 5:24—27 дә тасвирланган, тәвәккәл эш иткән Йаиләдән никадәр нык аерылып торган!
12. Хакимнәр 5:9, 10 да тасвирланган кешеләр нинди ике төрле караш чагылдырган һәм моннан нәрсәгә өйрәнеп була?
12 Хакимнәр 5:9, 10 да Баракка кушылып сугышка барган кешеләр һәм сугышка бармаганнар арасында булган тагын бер аерманы күреп була. Дибра белән Барак үз теләге белән сугышка барырга әзер булган Исраил башлыкларын мактаган. Алар горурлыклары аркасында сугышта катнашырга теләмәгән «җирән ишәкләргә атланып йөрүчеләрдән» һәм зиннәтле тормыш яраткан «гүзәл келәмнәрдә утыручылардан» никадәр нык аерылып торган! «Юлда йөрүчеләрдән», башкача әйткәндә, рәхәт тормышны өстен күрүчеләрдән аермалы буларак, Барак һәм аңа ияргән кешеләр Табурның кыялы тау битләрендә һәм баткаклыкка әйләнгән Кишон елгасы үзәнендә сугышырга әзер булган! Мәшәкатьсез тормышка омтылганнарның һәммәсенә: «Уйланыгыз!» — дип әйтелгән. Әйе, аларга шушы өндәүгә колак салып, Йәһвә эшендә булышлык итү мөмкинлеген кулдан ычкындырганнары турында уйланырга кирәк булган. Аллаһыга хезмәт итүдә атлыгып тормаган һәркем бу хәл турында уйланып, хезмәткә үз карашын тикшереп чыгарга тиеш.
13. Рубин, Дан һәм Әшир кабиләләре Зәбулун һәм Нәфтәли кабиләләреннән нәрсәсе белән аерылып торган?
13 Сугышка теләп барган 10 000 кеше Йәһвәнең үз хакимлеген югарылаганына шаһит булган. Шунлыктан аларның, һичшиксез, «Йәһвәнең гадел эшләре турында» сөйләрлек сүзе булган (Хак. 5:11). Әмма Хакимнәр 5:15—17 дән күренгәнчә, Рубин, Дан һәм Әшир кабиләләре Йәһвә эше турында түгел, ә материаль нәрсәләр — мал-туар, кораблар һәм портлар турында күбрәк уйлаган. Ә менә Зәбулун һәм Нәфтәли кабиләләре Дибра белән Баракка булышлык итәр өчен «үз гомерләрен үлем куркынычы астына куйган» (Хак. 5:18). Бу кабиләләр ирекле хезмәткә төрлечә караган, һәм без моннан үзебез өчен мөһим сабак ала алабыз.
«ЙӘҺВӘНЕ МАКТАГЫЗ!»
14. Йәһвәнең хакимлегенә булышлык итүебез нәрсәдән күренә?
14 Бүгенге көндә без туры мәгънәдә сугышларда катнашырга чакырылмыйбыз. Шулай да безнең, вәгазь эшендә ашкынып катнашып, кыюлык күрсәтергә мөмкинлегебез бар. Бүген Йәһвәнең оешмасында ирекле хезмәтчеләргә ихтыяҗ аеруча зур. Миллионлаган абый һәм апа-кардәшләр, шул исәптән яшьләр тулы вакытлы хезмәтнең төрле төрләрендә катнаша. Мәсәлән, алар пионерлар, бәйтелчеләр, Патшалык Залларын төзү эшләрендә һәм конгрессларда ирекле хезмәтчеләр буларак хезмәт итә. Кайбер өлкәннәр хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетында хезмәт итә һәм конгресслар оештыруда катнаша. Йәһвәнең сезнең фидакарь хезмәтегезне югары бәяләгәнен һәм куйган тырышлыкларыгызны беркайчан да онытмаячагына һич тә шикләнмәгез (Евр. 6:10).
Карар кабул итәр алдыннан, моның гаиләгезгә һәм җыелышка ничек тәэсир итәчәге турында уйланыгыз (15 нче абзацны кара.)
15. Йәһвә эшенә карата гамьсез булып китмәгәнебезне ничек билгеләп була?
15 Һәрберебез үзенә мондый сораулар бирсә, файдалы булыр: «Мин эшнең зур өлешен башкалар үтәргә тиеш дип исәпләмимме? Материаль нәрсәләр белән бәйле мәшәкатьләргә фидакарьлек рухын чагылдыруыма комачауларга юл куймыйммы? Барак, Дибра, Йаилә һәм 10 000 ирекле гаскәринең иманнарыннан һәм кыю эш итүләреннән үрнәк алып, Йәһвәнең йөкләмәсен үтәү өчен үземдәге бар нәрсәне кулланаммы? Әгәр дә мин матди яктан тормышымны яхшырту өчен башка шәһәргә я илгә күченү турында уйлансам, моның гаиләмә һәм җыелышка ничек уңай я тискәре яктан тәэсир итәчәге турында дога кылып уйланаммы?»c
16. Йәһвәнең бар нәрсәсе булса да, без аңа нәрсә бирә алабыз?
16 Үзенең хакимлегенә булышлык итәргә мөмкинлек биреп, Йәһвә безгә зур хөрмәт күрсәтә. Адәм белән Хаува көннәреннән алып Иблиснең теләге һәммәсен үз хакимлеге яклы итәргә тырышу. Әмма безнең Йәһвәнең хакимлегенә булышлык итүебез Шайтанга төгәл һәм ап-ачык итеп кем яклы булуыбызны күрсәтә. Иман һәм тугрылык безне Йәһвәнең күңеленә хуш килгән фидакарьлек рухын чагылдырырга дәртләндерә (Гыйб. сүз. 23:15, 16). Безнең тугры булуыбыз Аллаһыга Шайтанның мыскыллауларына җавап кайтарырга мөмкинлек бирә (Гыйб. сүз. 27:11). Шулай итеп, Йәһвәгә тыңлаучан булганда, без, асылда, аңа бик кыйммәтле нәрсә биргән булабыз, ә бу аңа зур шатлык китерә.
17. Хакимнәр 5:31 дәге сүзләр киләчәктә ничек үтәләчәк?
17 Тиздән җир йөзендә Йәһвәнең хакимлеген таныган кешеләр генә булачак. Без ул көнне бик зарыгып көтәбез! Безнең Дибра белән Баракка кушылып: «И Йәһвә, бөтен дошманнарың юкка чыксын, ә сине яратучылар балкып күтәрелүче кояштай булсын»,— дип җырлыйсы килә (Хак. 5:31). Бу сүзләр Йәһвә Шайтанның явыз дөньясын тулысы белән юк иткәч үтәләчәк! Армагеддон башлангач, Йәһвәнең сугышында кешеләр арасыннан ирекле хезмәтчеләр кирәк булмаячак. Ул вакытта без тик басып торырбыз һәм Йәһвәнең безне коткарачагын күрербез (2 Елъ. 20:17). Ә ул вакыт килгәнче, безнең кыюлык белән, ашкынып Йәһвәнең эшенә булышлык итәр өчен бик күп мөмкинлекләребез бар.
18. Сезнең фидакарьлек рухыгыз башкаларга ничек тәэсир итә ала?
18 Дибра белән Барак җиңү җырын: «Кешеләр үз ирке белән сугышка барганы өчен, Йәһвәне мактагыз!» — дигән сүзләр белән башлаган. Алар кешеләрне түгел, ә Аллаһы Тәгаләне данлап мактаган (Хак. 5:1, 2). Шул рәвешчә, Аллаһы эшендә чагылдырган фидакарьлек рухыгыз башкаларны да Йәһвәне мактарга дәртләндерсен!
a Монда озын, очлы һәм кайчак бөгелгән лезвиесе булган чалгы турында сүз бара. Сугыш арбалары шундый чалгылар белән җиһазландырылып, мөгаен, тәгәрмәч күчәрләреннән чыгып торган. Хәрәкәт вакытында ул коточкыч сугыш машинасы булган.
b Бу дулкынландыргыч хәлләр турында күбрәк белер өчен «Үлемнән соң тормыш бармы?» (bp161) дигән брошюраның 12—15 нче битләрен кара.
c «Борчылу. Аны җиңү юллары» (bp160) дигән брошюрада «Акча турында уйлану борчу тудыра» дигән мәкаләне кара.