Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w17 июнь 3 б.
  • Хәтерлисеңме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәтерлисеңме?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хәтерлисеңме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Хәтерлисеңме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Хәтерлисеңме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Хәтерлисеңме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
w17 июнь 3 б.

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Аллаһы оешмасыннан җитәкчелек килгәндә, кардәшләр, мәсәлән, район күзәтчеләре һәм җыелыш өлкәннәре, нинди караш күрсәтергә тиеш?

Алар шунда ук буйсынырга тиеш. Алар үзләренә мондый сораулар бирә ала: «Мин тирә-ягымда булганнарның рухилыгына уңай яктан тәэсир итәргә тырышаммы? Бирелгән җитәкчелекне мин шунда ук үтимме һәм үз гамәлләрем белән аларга булышлык итәмме?» (bw576 11 б.)

Мәсихчеләр Бабыл коллыгына кайчан эләккән?

Бу рәсүлләрнең үлеменнән соң күп тә үтмәстән булган. Ул вакытта руханилар классы барлыкка килә башлаган. Чиркәү һәм хөкүмәт мөртәтлек юлына баскан мәсихчеләр динен алга этәргән һәм яхшы орлык белән чагыштырылган мәсихчеләрнең тавышын басарга тырышкан. Ләкин 1914 елга кадәрге еллар дәвамында майланган мәсихчеләр Бабылдан азат ителә башлаган (bw576 23—25 б.).

Ни өчен Лефевр д’Этапльнең эше мөһим булган?

1520 еллар дәвамында Лефевр Изге Язмаларны, гади халык аны укый алсын өчен, француз теленә тәрҗемә иткән. Ул Изге Язмалар өзекләрен ачык һәм гади итеп аңлаткан, һәм аның бу алымы Мартин Лютерга, Уильям Тиндалга һәм Жан Кальвинга көчле йогынты ясаган (bp176 10—12 б.).

«Гөнаһлы тән теләкләре» һәм «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр» турында уйлап яшәү арасында нинди аерма бар? (Рим. 8:6)

«Гөнаһлы тән теләкләре» турында уйлап яшәүче игътибарын камилсез тәннең теләкләренә һәм омтылышларына туплый. Ул һәрвакыт шул теләкләр турында сөйләшә һәм аларны данлый. Ә «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр» турында уйлап яшәүче үз тормышында Аллаһы һәм аның уйлары белән бәйле нәрсәләрне беренче урынга куя. Андый мәсихче белән изге рух җитәкчелек итә. «Гөнаһлы тән теләкләре» — үлем, ә «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр» тормыш һәм тынычлык китерә (bw577 15—17 б.).

Борчуларны киметер өчен нинди гамәли чаралар бар?

Приоритетларны билгеләгез, чынбарлыкка аек карагыз, көн дә ял итеп алыр өчен вакыт табыгыз, Аллаһының иҗади эшләренә сөенегез, юмор хисен саклагыз, физик күнегүләр ясагыз һәм җитәрлек йоклагыз (bw577 22, 23 б.).

«Идрис, үлем татымыйча күчерелгән булган» (Евр. 11:5). Ничек?

Күрәсең, Аллаһы Идрисне яшәүдән йомшак кына үлемгә күчергән, Идрис моны абайламый да калган (bp178 12, 13 б.).

Ни өчен тыйнаклык әле дә мөһим?

Тыйнаклык үз-үзебезне дөрес бәяләү һәм мөмкинлекләребезнең чикле булуын аңлау дигәнне аңлата. Без тәртибебез башкаларга тәэсир итә икәнен һәм үзебез турында артык күп уйламаска кирәк икәнен истә тотарга тиеш (bw578 18 б.).

Аллаһының беренче гасырдагы җитәкче советны һәм бүгенге Җитәкче советны җитәкләгәненә нинди дәлилләр бар?

Изге рух ярдәмендә алар Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңлаган. Җитәкче совет фәрештәләр ярдәмендә вәгазьләү эшен күзәткән. Алар Аллаһы Сүзенә таянып җитәкчелек биргән. Бүген дә Җитәкче совет шулай эшли (bw579 26—28 б.).

Ни өчен йолым безнең өчен шундый кыйммәтле?

Моңа дүрт сәбәп бар: аны кем бирде, ни өчен ул бирелде, аны бирер өчен нәрсә корбан ителде һәм ул никадәр кирәкле булды? Без болар турында уйланырга тиеш (bp180 4—6 б.).

Мәсихче, берәр карар кабул иткәннән соң, аны үзгәртә аламы?

Без сүзебезне тотарга тиеш. Шулай да кайчак берәр карарны яңадан карап чыгарга кирәк. Аллаһы, Нинәвә халкы тәүбә иткәч, аңа карата үз карарын үзгәрткән. Кайвакыт яңа шартлар я яңа мәгълүмат аркасында без дә шулай эш итәргә мөмкин (bw580 16, 17 б.).

Ни өчен гайбәт сөйләү куркыныч?

Гайбәт туган хәлне катлауландыра гына. Без хакмы, юкмы зарарлы сүзләр сөйләү беркайчан да хәлне яхшыртмаячак (bw581 21 б.).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу