«Аллаһы кайда булган соң?»
«МИНЕ ГЕЛ БЕР СОРАУ БОРЧЫЙ: АЛЛАҺЫ КАЙДА БУЛГАН СОҢ?» (Рим папасы Бенедикт XVI, Освенцимдагы (Польша) элеккеге концлагерьга килеп киткәндә).
КАЙГЫ-ХӘСРӘТЛӘР БУЛГАНДА, СЕЗНЕҢ «АЛЛАҺЫ КАЙДА БУЛГАН СОҢ?» Я «АЛЛАҺЫ ШӘХСӘН МИНЕМ ТУРЫНДА КАЙГЫРТАМЫ?» ДИП УЙЛАНГАНЫГЫЗ БАРМЫ?
Кушма Штатларда яшәүче Шейла дини гаиләдә үскән. Ул болай дип сөйли: «Балачактан ук мин Аллаһы Тәгаләгә тартыла идем. Ул безне булдырган бит. Шулай да ул миңа якын икәнен сизми идем. Ул мине ерактан гына күзәтә кебек тоела иде. Аллаһы мине нәфрәт итә дип уйламасам да, шул ук вакыт аның яратуын да сизми идем». Ни өчен Шейла Аллаһының яратуында шикләнгән? «Гаиләбез бер бәла артыннан икенчесен кичерә иде,— дип аңлата ул.— Аллаһы безне оныткан кебек тоела иде».
Шейла кебек, сез дә Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанасыздыр. Әмма сез аның шәхсән үзегез турында кайгыртуына шикләнергә мөмкин. Аллаһының кодрәтле һәм зирәк булуына иман иткән Әюп пәйгамбәрнең дә охшаш шикләре булган (Әюп 2:3; 9:4). Күп бәла-казаларга дучар булганнан соң, ул Ходайдан: «Ник миннән йөзеңне борасың, ник мине дошман күрәсең?» — дип сораган (Әюп 13:24).
Ә Изге Язмаларда нәрсә диелгән? Бәла-казаларда Аллаһы гаеплеме? Аллаһының бөтен кешеләр һәм аерым һәрберебез турында кайгыртуына нинди дәлилләр бар? Һәрберебез турында әйткәндә, ул безгә игътибар итә, безне аңлый, хәлебезгә керә һәм авырлыкларыбызны чишәргә булыша дип әйтеп буламы?
Киләсе мәкаләләрдә без кеше табигате Аллаһының кайгыртуын ничек дәлилли икәнен күрербез (Римлыларга 1:20). Без шулай ук Изге Язмаларда Аллаһының кайгыртуы турында нәрсә әйтелгәнен белербез. Аллаһы хакында ул булдырган нәрсәләр һәм аның Сүзе аша күбрәк белсәгез, аның «сезнең хакта кайгыртканына» күбрәк инанырсыз (1 Яхъя 2:3; 1 Петер 5:7).