Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp19 № 1 3 б.
  • Аллаһы кем ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы кем ул?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһыга ничек якынлашып була?
    Рухи сорауларга җавап
  • Аллаһы кем ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Аллаһы турында хакыйкать
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллага ышанып та аны белмәскә мөмкин
    Күзәтү манарасы 2003 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
wp19 № 1 3 б.
Бер ир кеше табигать күренешенең матурлыгына сокланып тора

Аллаһы кем ул?

Күп кешеләр Аллаһыга ышанабыз диләр. Ләкин алардан Аллаһы кем ул дип сорасаң, төрле җаваплар алып була. Кайберәүләр өчен Аллаһы кешеләрне ялгышлыклары өчен җәзаларга гына торган кырыс хөкемче. Икенчеләр өчен ул, нәрсә генә эшләсәң дә, һәрвакыт яратучы һәм кичерүчән Аллаһы. Башкалар исә Аллаһы ерак һәм безнең белән кызыксынмый дип уйлый. Андый капма-каршы карашлар аркасында күпләр Аллаһыны белеп булмый дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.

Моны белү мөһимме? Әйе, мөһим. Аллаһыны яхшырак белү тормышыгызны мәгънәлерәк итә ала (Рәсүлләр 17:26—28). Сез Аллаһыга якынлашкан саен, ул сезне күбрәк яратачак һәм сезгә күбрәк ярдәм итәчәк (Ягъкуб 4:8). Аллаһы турында төгәл белемгә ия булу чиксез тормышка китерә ала (Яхъя 17:3).

Аллаһыны ничек белеп була? Үзегез яхшы белгән берәр кемне, мәсәлән якын дустыгызны алыйк. Бу дуслык ничек барлыкка килде? Мөгаен, сез аның белән якынрак танышкансыздыр: ул кешенең исемен, сыйфатларын, яраткан һәм яратмаган нәрсәләрен, шулай ук нәрсә ул эшләгән һәм нәрсә эшләргә планлаштыра икәнен һәм башка шундый нәрсәләрне белгәнсездер. Сез аның турында белдегез, нәкъ менә бу сезне шул кешегә якынлаштырды да.

Шул рәвешчә, без Аллаһыны да белә алабыз. Әйдәгез, мондый сорауларны карап чыгыйк:

  • АЛЛАҺЫНЫҢ ИСЕМЕ НИЧЕК?

  • АНЫҢ СЫЙФАТЛАРЫ НИНДИ?

  • АЛЛАҺЫ НӘРСӘ ЭШЛӘГӘН?

  • УЛ НӘРСӘ ЭШЛӘЯЧӘК?

  • АЛЛАҺЫ ТУРЫНДА БЕЛЕМ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ?

Бу журнал шушы сорауларга Изге Язмаларга нигезләнгән җаваплар табарга булышыр. Мондагы мәкаләләр сезгә Аллаһыны да белергә һәм шулай ук аның белән шәхси мөнәсәбәтләр булдыру нинди файда китерәчәк икәнен дә белергә ярдәм итәчәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу