Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp19 № 1 13-14 б.
  • Аллаһы нәрсә эшләячәк?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы нәрсә эшләячәк?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БӨТЕН ЯВЫЗЛЫКНЫ ЮК ИТӘЧӘК
  • ҖИРНЕ ОҖМАХКА ӘЙЛӘНДЕРӘЧӘК
  • ЧИРЛӘР БЕЛӘН ҮЛЕМНЕ ЮК ИТӘЧӘК
  • КАМИЛ ХӨКҮМӘТ УРНАШТЫРАЧАК
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
  • Җир өчен Аллаһы нәрсә ниятләгән?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллаһы Патшалыгы Гайсә өчен никадәр мөһим?
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
wp19 № 1 13-14 б.
Аллаһы халкы җирне оҗмахка әйләндерә

Аллаһы нәрсә эшләячәк?

Авырлыкка очрасагыз, сез, һичшиксез, берәр яхшы дусның үзегезгә ярдәм итүенә өметләнер идегез. Моны исәпкә алсак, кайберәүләр Аллаһыны дус дип санамый, чөнки ул үзләренә, авырлыкка эләккәндә, ярдәм итәр өчен бернәрсә эшләми дип уйлый. Чынлыкта исә, Аллаһы безнең файдабызга инде күп нәрсәләр эшләгән һәм моның белән генә чикләнми. Ул шулай ук без бүген очраган бөтен проблемаларны һәм газапларны юк итәр өчен чаралар күрәчәк. Аллаһы нәрсә эшләячәк?

БӨТЕН ЯВЫЗЛЫКНЫ ЮК ИТӘЧӘК

Аллаһы бөтен явызлыкны юк итәчәк; ул моны явызлыкның чыганагын юкка чыгарып эшләячәк. Изге Язмалар: «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора»,— дип әйтеп, бу чыганакны ачыклый (1 Яхъя 5:19). Бу «Явыз» — Шайтан Иблис; Гайсә аны «бу дөньяның идарәчесе» дип атаган (Яхъя 12:31). Шайтанның кешелек дөньясына тәэсире аркасында җирдә аяныч шартлар хөкем сөрә. Аллаһы нәрсә эшләячәк?

Йәһвә Аллаһы, «үлем китерә алучы Иблисне юк итәр өчен», тиздән үз Улы Гайсә Мәсих ярдәмендә эш итәчәк (Еврейләргә 2:14; 1 Яхъя 3:8). Чынлыкта, Изге Язмалардан күренгәнчә, Иблис үзе дә юк ителүенә «вакыты аз калганын белә» (Ачылыш 12:12). Аллаһы шулай ук бөтен явызлыкны һәм явызлык эшләгән бар кешеләрне юкка чыгарачак (Зәбур 37:9; Гыйбрәтле сүзләр 2:22).

ҖИРНЕ ОҖМАХКА ӘЙЛӘНДЕРӘЧӘК

Җирдән бөтен явызлыкны юк иткәннән соң, Барлыкка Китерүчебез үзенең кешелеккә һәм җиргә карата ниятен үтәр өчен чаралар күрәчәк. Җирдә нинди шартлар булачак?

Дәвамлы тынычлык һәм иминлек. «Юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:11).

Яхшы ризык күп булачак. «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 72:16).

Уңайлы йортлар һәм канәгатьлек китерүче эш. «Алар йортлар төзер һәм анда яшәр, йөзем бакчалары утыртыр һәм җимешләрен ашар. [...] ...Сайланганнарым үзләре ясаган нәрсәләрнең рәхәтен күрер» (Ишагыя 65:21, 22).

Андый шартларда яшәргә телисезме? Тиздән шундый шартлар бөтен җирдә булачак.

ЧИРЛӘР БЕЛӘН ҮЛЕМНЕ ЮК ИТӘЧӘК

Бүген һәрбер кеше чирли һәм үлә, ләкин бу инде озакка сузылмаячак. Тиздән Аллаһы, «Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен», Гайсәнең йолым корбанын кулланачак (Яхъя 3:16). Нәтиҗәсе нинди булачак?

Чирләр юк ителәчәк. «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс. Ул җирдә яшәүче халыкның гөнаһы кичерелер» (Ишагыя 33:24).

Үлем инде кешелекне җәфаламаячак. «Ул үлемне мәңгегә юк итәр, Аллаһы Тәгалә Йәһвә бөтен кешеләрнең күз яшьләрен сөртер» (Ишагыя 25:8).

Кеше мәңге яшәячәк. «Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша мәңгелек тормыш» (Римлыларга 6:23).

Үлгәннәр терелтеләчәк. «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15). Үлгәннәр Аллаһы биргән йолым ярдәмендә терелтеләчәк.

Аллаһы боларның барысын ничек башкарачак?

КАМИЛ ХӨКҮМӘТ УРНАШТЫРАЧАК

Аллаһы үзенең кешелеккә һәм җиргә карата ниятен күктәге хөкүмәт ярдәмендә үтәячәк; бу хөкүмәтнең билгеләнгән Идарәчесе — Гайсә Мәсих (Зәбур 110:1, 2). Бу хөкүмәт, ягъни патшалык, турында Гайсә үз шәкертләрен мондый сүзләр белән дога кылырга өйрәткән: «Күкләрдәге Атабыз... синең Патшалыгың килсен» (Маттай 6:9, 10).

Аллаһы Патшалыгы җир белән идарә итәчәк һәм аннан бөтен кайгыны һәм газапларны юк итәчәк. Бу Патшалык кешелек өчен иң яхшы хөкүмәт! Шуңа күрә Гайсә җирдә хезмәт иткәндә «Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне» игълан иткән һәм үз шәкертләренә дә шуны ук эшләргә кушкан (Маттай 4:23; 24:14).

Кешеләрне бик нык яратканга, Йәһвә Аллаһы аларга барлык бу искиткеч нәрсәләрне эшләргә вәгъдә иткән. Бу сезне аны белергә һәм аңа якынлашырга дәртләндермиме? Шулай эшләргә булсагыз, бу сезгә нинди файда китерәчәк? Моны киләсе мәкаләдән белеп була.

АЛЛАҺЫ НӘРСӘ ЭШЛӘЯЧӘК? Аллаһы чирләр белән үлемне юкка чыгарачак, кешелекне үзенең Патшалыгы җитәкчелегендә берләштерәчәк һәм җирне оҗмахка әйләндерәчәк

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ НӘРСӘ УЛ?

  • Бу Аллаһы урнаштырган күктәге хөкүмәт; ул Аллаһы ихтыярын тормышка ашырачак (Яратылыш 1:28; Маттай 6:9, 10).

  • Бу хөкүмәт белән Аллаһы билгеләгән Патша идарә итә; аңа күктә һәм җирдә бөтен хакимлек бирелгән (Ишагыя 9:6, 7; 11:2—4; Маттай 28:18).

  • Бу хөкүмәт Гайсәнең Аллаһы кануннарына нигезләнгән тәгълиматлары буенча эш итә (Маттай 22:37—39; Ягъкуб 2:8).

  • Ул инде бөтен җиһанда «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәрне» вәгазьләгән миллионлаган кеше белән җитәкчелек итә (Маттай 24:14; 28:19, 20)a.

a Патшалык һәм аның идарәсе турында күбрәк белер өчен, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 32, 33 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган һәм аны www.jw.org сайтында табып була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу