Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w19 декабрь 30 б.
  • Хәтерлисеңме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәтерлисеңме?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Басым кичергәндә, юаш булып калыгыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
  • Йәһвәне яратуыгыз тормышыгызда чагылсын
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Саф булыр өчен камиллек таләп ителми
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Әхлакый сафлыкны саклап яшәгез
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
w19 декабрь 30 б.

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының 2019 елда чыккан чыгарылышларына нигезләнеп, астагы сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Аллаһының «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас» дигән вәгъдәсе нәрсә аңлата? (Ишаг. 54:17)

Аллаһы безне «залимнәрнең сулышына» охшаш зыянлы һәр нәрсәдән яклый ала (Ишаг. 25:4, 5). Дошманнарыбыз безгә төзәтелмәслек зыян китерә алмас (w19.01 6, 7 б.).

Аллаһының кәнганлылар һәм үзсүзле исраиллеләр белән мөгамәлә итүеннән аның гадел булуы ничек күренә?

Җирәнгеч, әхлаксыз эшләрдә катнашкан я хатын-кызлар белән балаларны җәберләгән кешеләрне Аллаһы җәзага тарткан. Үзенә тыңлаучан булган һәм башкалар белән гадел мөгамәлә иткән кешеләрне исә Аллаһы фатихалаган (w19.02 22, 23 б.).

Йәһвә Шаһите булмаган кеше дога кыла башласа, без үзебезне ничек тотарга тиеш?

Ихтирамлы булып калсак та, без «амин» димәбез. Бер-беребезне кулыбыздан тоту да урынлы булмас иде. Бәлки, без эчтән генә дога кылырбыз (w19.03 31 б.).

Бала аздыру никадәр җитди гөнаһ?

Бала аздыру — балага, җыелышка, хакимияткә һәм Аллаһыга каршы җитди гөнаһ. Закон бала аздыруда гаепләү очраклары турында хәбәр итәргә таләп итсә, өлкәннәр бу законны үти (w19.05 9, 10 б.).

Фикер йөртү рәвешегезне ничек үзгәртеп була?

Йәһвәгә дога кылыгыз. Үз йөрәгегезне тикшереп уйланыгыз. Дусларны акыллы сайлагыз (w19.06 11 б.).

Эзәрлекләүләргә инде бүген әзерләнер өчен, нәрсә эшләп була?

Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытыгыз. Йәһвәнең сезне яратканына һәм сезне беркайчан да калдырмаячагына ышаныч үстерегез. Изге Язмаларны һәр көн укыгыз һәм регуляр рәвештә дога кылыгыз. Патшалык фатихалары чыннан да киләчәк икәненә шикләнмәгез. Яраткан шигырьләрегезне һәм җырларыгызны ятлагыз (w19.07 2—4 б.).

Без үз туганнарыбызга котылып калырга ничек булыша алабыз?

Безгә кызганучан булу үтә мөһим, шулай ук безнең тәртибебез яхшы шаһитлек бирә ала. Сабырлык һәм ихтирамлылык турында да онытмыйк (w19.08 15—17 б.).

Гайсә Маттай 11:28 дә вәгъдә иткәнчә, җаныбызны нәрсә яңарта?

Безнең мәсихче күзәтчеләребез, яхшы дусларыбыз һәм иң яхшы эшебез бар. Боларның барысы җаныбызны яңарта (w19.09 23 б.).

Аллаһы бездә ничек теләк уята һәм көч бирә? (Флп. 2:13)

Аллаһы Сүзен укыганда һәм укыганнарыбыз турында уйланганда, Аллаһы бездә аның ихтыярын үтәргә теләк уята һәм моны эшләргә көч бирә. Изге рух сәләтләребезне арттыра ала (w19.10 21 б.).

Җитди карар кабул итәр алдыннан нинди адымнар ясау акыллы булыр иде?

5 адым: Аллаһыдан зирәклек сорагыз, тирәнтен тикшерү үткәрегез, мотивларыгызны тикшерегез, конкрет адымнар ясагыз, реалистик караш саклагыз (w19.11 27—29 б.).

Шайтан Хаува белән сөйләшкәндә, үлемсез җан барлыгын күздә тотканмы?

Күрәсең, юк. Иблис Хауваның тәне үләр, ә җаны яшәвен дәвам итәр дип әйтмәгән. Шайтан Хаува гел үлмәячәк дигән. Бар дини ялган Туфан вакытында юкка чыккан. Үлемсез җан турындагы тәгълимат, күрәсең, Бабыл манарасы вакытында барлыкка килгән (w19.12 15 б.).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу