Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp20 № 1 12-13 б.
  • Аллаһының Патшалыгы турында хакыйкать

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһының Патшалыгы турында хакыйкать
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә сөйләгән?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Аллаһы Патшалыгы
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Алла Патшалыгы идарә итә
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
  • Алла Патшалыгы нәрсә ул?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
wp20 № 1 12-13 б.
Космостан кояшның Җир шарына яктыртуы күренә

Аллаһының Патшалыгы турында хакыйкать

Гайсә үз шәкертләрен болай дип дога кылырга өйрәткән: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:9, 10). Аллаһының Патшалыгы нәрсә ул? Ул нәрсә эшли? Ни өчен безгә аның турында дога кылырга кирәк?

Гайсә — Аллаһы Патшалыгының Патшасы.

Лүк 1:31—33: «Син... аңа Гайсә дигән исем кушарсың. Ул бөек булыр һәм Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталыр. Йәһвә Аллаһы аңа атасы Давытның тәхетен бирер. Ул Ягъкуб йорты өстеннән мәңге Патша булып идарә итәр, һәм аның Патшалыгының ахыры булмас».

Гайсә башлыча Патшалык турында вәгазьләгән.

Маттай 9:35: «Гайсә синагогаларда өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып, бар шәһәрләр һәм авыллар буйлап йөрде».

Гайсә Патшалыкның тиздән киләчәген күрсәтүче билге турында әйткән.

Маттай 24:7: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр».

Хәзер Гайсәнең шәкертләре Патшалык турында бөтен җир буенча вәгазьли.

Маттай 24:14: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер».

Аллаһы Патшалыгы турындагы фактлар

Урыны. Аллаһының Патшалыгы — чын хөкүмәт. Аллаһы аны күктә урнаштырган (ДАНИЯЛ 2:44; МАТТАЙ 4:17).

Максаты. Аллаһы Патшалыгы җирне оҗмахка әйләндерәчәк. Кешеләр җирдә тыныч-имин яшәячәк һәм беркайчан да чирләмәячәк тә, үлмәячәк тә (ЗӘБУР 37:11, 29).

Идарәчеләре. Аллаһы Патша итеп Гайсәне билгеләгән. Гайсә белән бергә күктә аның җирдән сайлап алынган 144 000 хакимдәше идарә итәр (ЛҮК 1:30—33; 12:32; АЧЫЛЫШ 14:1, 3).

Гражданнары. Патшалыкның гражданнары, җирдә яшәп, Гайсәнең идарәсенә һәм Патшалык законнарына теләп буйсыначак (МАТТАЙ 7:21).

Ни өчен Гайсә кешеләрнең иң яхшы идарәчесе булыр?

Гайсә үзенең яхшы һәм яратучан идарәче булачагын күрсәткән. Җирдә яшәгәндә, ул...

  • ярлыларны кайгырткан (ЛҮК 14:13, 14),

  • ришвәтчелекне һәм гаделсезлекне нәфрәт иткән (МАТТАЙ 21:12, 13),

  • табигать көчләрен контрольдә тота алган (МАРК 4:39),

  • меңләгән кешене тукландырган (МАТТАЙ 14:19—21),

  • авыруларны кызганган һәм бар интегүчеләрне савыктырган (МАТТАЙ 8:16),

  • үлеләрне терелткән (ЯХЪЯ 11:43, 44).

Аллаһы Патшалыгы сезгә инде хәзер нинди фатихалар китерә ала?

Аллаһы Патшалыгының идарәсенә буйсынсагыз, сез инде бүген бәхетле тормыш алып барырсыз. Аллаһы Патшалыгының гражданнары...

  • «һәр кеше белән тыныч-тату яши» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 12:14),

  • гаилә тормышына шатланып яши, чөнки ир белән хатын бер-берсен ярата һәм хөрмәт итә (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:22, 23, 33),

  • «рухи нәрсәләргә сусаганга», бәхетле һәм канәгатьлек китерүче тормыш алып бара (МАТТАЙ 5:3).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу