Хезмәтебездә тагын да зуррак тырышлыклар куябыз
1 Рәсүл Паул мәсихчеләрне Аллаһы юлыннан йөрергә һәм «тагын да зуррак тырышлыклар куярга» чакырган (1 Тес. 4:1). Бу сүзләр безне нәрсәгә дәртләндерә? Мәсәлән, безгә рухи эшләрдә катнашыр өчен һәрвакыт тырышлык куярга һәм «үз хезмәтебезне [бар көчебезне куеп] башкарып чыгарга» кирәк (2 Тим. 4:5).
2 Эчке теләкләр. Барлыкка Китерүчебезгә күбрәк хезмәт итәргә теләк хезмәтебездә тагын да зуррак тырышлыклар куярга дәртләндерә. Без рухи яктан үсәргә телибез һәм хезмәтебезне яхшырак башкарырга тырышабыз. Яхшы төзелгән график һәм Аллаһыга хезмәт итәргә дәртләндерүче дөрес эчке теләкләр безгә теократик максатларга ирешергә булышачак (Мәд. 1:1, 2; Флп. 4:6; Евр. 10:24, 25).
3 Хезмәтне киңәйтер өчен фидакарьлек рухы үстерергә кирәк. Андый рухны үстерергә Гайсә калдырган искиткеч үрнәк турында дога кылып уйлану булыша (Мат. 20:28). Гайсә җирдә башкаларга хезмәт иткәндә зур шатлык тапкан (Рәс. 20:35). Без дә кешеләр белән эчкерсез кызыксынып һәм хезмәтебездә зуррак тырышлыклар куяр өчен һәр мөмкинлекне кулланып, Гайсә үрнәге буенча эш итә алабыз (Ишаг. 6:8).
4 Әти-әниләр нәрсә эшли ала? Башкаларга хезмәт итү һәм хезмәтебезне киңәйтү теләген балаларга кечкенәдән үк «йоктырып» була. Яшьләр гаиләдәгеләрнең хезмәттә куйган тырышлыкларына һәм аны киңәйтергә омтылуларына игътибар итәләр. Бер абый-кардәш үзенең бабасына җыелыш эшләрендә булышлык күрсәткән, бу аны хезмәтендә күбрәк тырышлыклар куярга дәртләндергән. Ул бабасының тырышлыгын һәм шатлыгын күргән, бу аңарда үз кардәшләренә чын күңелдән хезмәт итү теләге тудырган. Хәзер ул җыелышта хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә.
5 Абый-кардәшләр кирәк. «Әгәр кем дә булса иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга омтылса, ул бик нык игелекле эш тели» (1 Тим. 3:1). Бу сүзләр абый-кардәшләрне Йәһвә оешмасында төрле хөрмәтле вазифалар үтәргә яраклы булыр өчен тырышлыклар куярга дәртләндерә. Моны эшләр өчен махсус сәләтләр яки талантлар кирәк түгел, ә барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләргә һәм хезмәттә ашкыну белән катнашырга кирәк (Мат. 6:33; 2 Тим. 4:5). Шулай ук башкаларга үрнәк булыр өчен тырышлык кую мөһим.
6 Бөтендөнья эше. Йәһвә уңыш җыюны тизләтә (Ишаг. 60:22). Гайсәнең бар шәкертләренә хезмәтләрен тагын да киңрәк алып барырга кирәк. Бөтендөнья отчеты буенча, 2006 хезмәт елында 248 327 кеше суга чумдырылу үткән. Димәк көненә уртача 680 кеше! Әйдәгез, хезмәтебезне тагын да зуррак тырышлыклар куеп дәвам итик.