Сораулар рамкасы
◼ Вефильләргә, конгресс Залларына һәм Патшалык Залларына барганда, без ничек киенергә тиеш?
Бөтен Патшалык Заллары, конгресс Заллары һәм Вефильләр Йәһвәгә хезмәт итәр өчен багышланган. Алар гади, чиста һәм яхшы хәлдә. Шайтан дөньясында андый хәлне бик сирәк күреп була. Андый урыннарга килүчеләр дә үзләрен Йәһвәнеке икәннәрен һәм аның ихтыярын үтәүчеләр икәнен ачык итеп күрсәтергә тиеш.
Мәсихчеләр буларак, без үзебезне «һәрнәрсәдә... Аллаһы хезмәтчеләре итеп тәкъдим итәбез»: бу безнең киемгә һәм тышкы кыяфәткә дә кагыла (2 Көр. 6:3, 4, 8). Без шулай ук үзебезне дөрес тотарга тиеш. Йәһвә Аллаһының хезмәтчеләре буларак, киемебез һәм тышкы кыяфәтебез һәрвакыт тыйнак һәм тиешле булырга тиеш. Бу аеруча Нью-Йорктагы төп идарәгә һәм аның филиалларына барганда мөһим.
«Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган» (рус) дигән китапта тиешле кием һәм тышкы кыяфәтнең мөһимлеге турында әйтелә: хезмәт иткәндә һәм мәсихче җыелышларга барганда без физик яктан чиста, киемебез тыйнак һәм тышкы кыяфәтебез яхшы булырга тиеш. Бу китапның 138 нче битендәге 3 нче абзацта болай дип әйтелә: «„Вефиль“ „Аллаһы йорты“ икәнен истә тотыгыз. Шуңа күрә Вефильгә барганда тышкы кыяфәтебез һәм үзебезне тотуыбыз Патшалык Залында үткәрелә торган җыелыш очрашуында кебек булырга тиеш». Бу югары нормаларны Вефиль урнашкан җирдәге вәгазьчеләр дә һәм ерактан килүчеләр дә тотарга тиеш. Шулай итеп, Вефильгә килүчеләр тиешле хөрмәт һәм рәхмәтле булганнарын күрсәтәчәкләр (Мәд. 28:2).
Киемебез без «Аллаһыга табынучы» кешеләр икәнен күрсәтергә тиеш (1 Тим. 2:10). Тыйнак киемебез һәм тышкы кыяфәтебез башкаларның Йәһвәгә гыйбадәт кылуга карашына уңай яктан тәэсир итәчәк. Шулай да кайвакыт кайбер кардәшләр Йәһвәгә хезмәт итәр өчен багышланган биналарга шапшак яки бик ачык киемдә киләләр. Андый кием мәсихчеләргә яраклы түгел. Без бар яклардан да югары нормаларга туры килергә телибез. Андый нормалар ярдәмендә Аллаһы халкы һәммәсен Аллаһының даны өчен эшләп, бу дөньядан аерылып тора (Рим. 12:2; 1 Көр. 10:31).
Шулай итеп, төп идарәгә, Солнечное поселогындагы филиалга яисә башка филиалга барганда, я сәяхәт вакытында анда кергәндә, үзеңә мондый сораулар бир: «Минем киемем һәм тышкы кыяфәтем тыйнак, чиста һәм тиешлеме һәм барачак урынга туры киләме? Һәм хак Аллаһы турында яхшы шаһитлек бирерме? Минем тышкы кыяфәтем башкаларны уңайсыз хәлдә калдырмасмы яисә аларны рәнҗетмәсме?» Үз киемебез һәм тышкы кыяфәтебез белән һәрвакыт «Коткаручыбыз Аллаһы тәгълиматын» матурлыйк (Тит. 2:10).