Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 4/08 3 б.
  • «Аннан үрнәк алыгыз»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Аннан үрнәк алыгыз»
  • Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез үз хезмәтегезне һәрьяклап үтисезме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • «Миңа Ияр»
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Гайсәдән үрнәк ал: мәхәббәт белән өйрәт
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Төпле шаһитлек бирергә өйрәтелгәннәр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2008
km 4/08 3 б.

«Аннан үрнәк алыгыз»

1. Без ничек уңышлы вәгазьче була алабыз?

1 Гайсә раввиннар мәктәбендә укымаган, ләкин ул тарихта иң бөек Вәгазьче булган. Бәхеткә каршы, Гайсәнең хезмәте турында хәбәрләр безнең файдабыз өчен сакланган. Уңышлы вәгазьче булыр өчен, без «аннан үрнәк алырга» тиеш (1 Пет. 2:21).

2. Гайсәнең үрнәге кешеләргә ярату күрсәтергә ничек ярдәм итә?

2 Кешеләргә ярату күрсәт. Кешеләрне ярату Гайсәне алар турында эчкерсез кайгыртырга дәртләндергән (Марк 6:30—34). Безнең территориядәге күп кешеләр «газапларны кичерә» һәм хакыйкатькә бик мохтаҗ (Рим. 8:22). Аларның авыр хәле һәм Йәһвәнең алар хакында эчкерсез кайгыртуы турында уйлану безне алда да вәгазьләргә дәртләндерәчәк (2 Пет. 3:9). Моннан тыш, кешеләр безнең алар турында эчкерсез кайгыртуыбызны күрсә, хәбәребезне теләбрәк тыңлаячак.

3. Нинди очракларда Гайсә башкаларга вәгазьләгән?

3 Сөйләшер өчен һәр мөмкинлекне куллан. Башкаларга яхшы хәбәр сөйләр өчен Гайсә һәрбер мөмкинлекне кулланган (Мат. 4:23; 9:9; Яхъя 4:7—10). Шулай ук без дә көндәлек эшләрне башкарганда хакыйкать турында сөйләр өчен әзер булырга телибез. Кайберәүләр Изге Язмаларны һәм басмаларны үзләре белән йөртә, шуңа күрә алар эштә, мәктәптә, юлда, кибетләрдә һәм башка җирләрдә вәгазьли ала.

4. Вәгазьдә Патшалык турында без ничек сөйли алабыз?

4 Хезмәттә Патшалыкка игътибар ит. Гайсә вәгазьләгәндә Патшалык турындагы яхшы хәбәргә игътибар иткән (Лүк 4:43). Кереш сүзләребез турыдан-туры Патшалык турында булмаса да, кешегә Патшалыкның мөһимлеген аңларга ярдәм итәргә кирәк икәнен истә тотабыз. Хәтта без соңгы көннәрдә яшәгәнне күрсәткән дөньядагы начар вакыйгалар турында сөйләгәндә дә, без «игелек турында яхшы хәбәр» вәгазьлибез (Рим. 10:15, ЯД).

5. Хезмәтебез уңышлы булсын өчен, без Изге Язмалар белән ничек кулланырга тиеш?

5 Аллаһы Сүзенә нигезлән. Гайсә үз хезмәтендә Язмаларга нигезләнгән. Ул үзеннән бернәрсәгә өйрәтмәгән (Яхъя 7:16, 18). Аллаһы Сүзе аны ныгыткан һәм Шайтан һөҗүм иткәндә аңа яклау булып торган (Мат. 4:1—4). Башкаларны уңышлы итеп өйрәтер өчен, без Изге Язмаларны көн саен укырга тиеш һәм аны тормышта кулланырга тиеш (Рим. 2:21). Хезмәттә кешенең соравына җавап биргәндә, без үз сүзләребезне Аллаһы Сүзенә нигезләнеп әйтергә һәм мөмкинлек булган саен Изге Язмалардан укырга тиеш. Без кешенең үз фикеребезне сөйләгәнне түгел, ә Аллаһы фикерләрен сөйләгәнне күрүен телибез.

6. Тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керер өчен Гайсә нәрсә эшләгән?

6 Йөрәккә үтеп керерлек итеп өйрәт. «Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сөйләгән кебек сөйләгәне юк» (Яхъя 7:46). Баш руханилар һәм фарисейләр тәртип саклаучылардан ни өчен Гайсәне кулга алмаганнарын сорагач, алар Гайсә турында шулай әйткәннәр. Гайсә белем генә таратып калмаган, ә кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәткән (Лүк 24:32). Гайсә кешеләрнең көндәлек тормышларыннан мисаллар кулланган, шулай итеп ул аларга аның хәбәрен аңларга ярдәм иткән (Мат. 13:34). Гайсәнең сөйлисе сүзләре күп булган, әмма ул барысын берьюлы сөйләмәгән (Яхъя 16:12). Ул үзенә түгел, ә Йәһвәгә игътибар иткән. «Өйрәткән тәгълиматыбызны күзәтеп» торсак кына, без, Гайсә кебек, яхшы укытучылар булачакбыз (1 Тим. 4:16).

7. Ни өчен Гайсә хезмәт итүен дәвам иткән?

7 Ваемсызлык һәм каршы килүләргә карамастан вәгазьне дәвам ит. Гайсә могҗизалар эшләсә дә, күп кешеләр аны тыңламаган (Лүк 10:13). Хәтта Гайсәнең туганнары да ул «акылдан язган» дип уйлаганнар (Марк 3:21). Аңа да карамастан Гайсә вәгазьләгән. Ул уңай караш саклаган, чөнки шуңа тулысынча ышанган: ул өйрәткән хакыйкать кешеләрне азат итә ала (Яхъя 8:32). Йәһвәнең ярдәме белән без дә бирешмәскә тәвәккәл (2 Көр. 4:1).

8, 9. Без яхшы хәбәр өчен корбан итүдә Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

8 Хезмәттә фидакарь бул. Гайсә вәгазь өчен уңайлы яшәүне корбан иткән (Мат. 8:20). Ул һәрвакыт, кайчакта соңга кадәр вәгазьләгән (Марк 6:35, 36). Гайсә эшне тәмамлар өчен вакыты әз икәнен белгән. «Вакыт инде аз» булганга күрә, безгә, Гайсәгә кебек, вакытыбызны, көчебезне һәм акчаларыбызны вәгазь өчен корбан итәргә кирәк (1 Көр. 7:29—31).

9 Беренче гасырдагы мәсихчеләр уңышлы вәгазьчеләр булганнар, чөнки алар Гайсәдән өйрәнгәннәр (Рәс. 4:13). Тарихта иң бөек Вәгазьчедән үрнәк алсак, без дә үз хезмәтебезне башкарып чыга алабыз (2 Тим. 4:5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу