Кеше башка телдә сөйләшкәндә
1. Ни өчен төрле телләрдәге территориядә вәгазьләгәндә хезмәттәшлек итү мөһим?
1 Патшалык вәгазьчеләре бик еш кына үзләренең җыелышлары телендә түгел, ә башка телдә сөйләшкән кызыксынучы кешеләрне очраталар. Андый кешеләргә рухи яктан ярдәм итәр өчен, күп филиаллар башка телдәге төркемнәрне һәм җыелышларны оештыралар. Бер районда төрле телләрдә сөйләшкән кешеләр яшәргә мөмкин, шуңа күрә төрле телләрдә сөйләшкән җыелышлар бер үк территориядә вәгазьли ала. Вәгазь эше тәртипле башкарылсын өчен җыелышлар бер-берсе белән ничек хезмәттәшлек итә алалар? (1 Көр. 14:33).
2. Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә без төрле телдәге төркемнәр һәм җыелышлар белән ничек хезмәттәшлек итә алабыз?
2 Яхшы хезмәттәшлек. Урамда яки очраклы вәгазьләгәндә, вәгазьчегә һәркайсы, шул исәптән башка телдә сөйләшкән кеше белән тартынмыйча сөйләшә башларга һәм кеше укырга теләгән телдә әдәбиятны тәкъдим итәргә кирәк. Әмма башка телдәге төркемнәр яки җыелышлар вәгазьләгән территориядә өйдән-өйгә хезмәт иткәндә вәгазьчегә үз җыелышының телендә сөйләшкән кешеләргә вәгазьләргә тырышырга кирәк. Төрле җыелышлар бер үк территориядә вәгазьләгәндә, вәгазь турында төгәл язулар ясау мөһим. Хезмәт күзәтчеләренә бер-берсе белән киңәшләшергә һәм хезмәтне бар җыелышларның теләкләрен исәпкә алып оештырырга кирәк (Гыйб. сүз. 11:14). Әмма вәгазьче өйдән-өйгә вәгазьләгәндә башка телдә сөйләшкән кешене очратса һәм якында гына бу телдә сөйләшкән җыелыш булмаса, вәгазьчегә шаһитлек бирергә һәм кешенең кызыксынуын үстерергә тырышырга кирәк.
3. Үз участогыбызда башка телдә сөйләшкән төркемнән яки җыелыштан вәгазьчеләрне очратканда безгә нәрсә эшләргә кирәк?
3 Бер үк эш. Ә төрле җыелышлардагы вәгазьчеләр бер территориядә бер үк көнне вәгазьләсәләр, нәрсә эшләргә? Әлбәттә, без төрле телдә сөйләшсәк тә, безгә мәсихче ярату ярдәм итәчәк, һәм барыбыз да беренче чиратта участоктагы кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алачакбыз (Яхъя 13:34, 35). Шуңа күрә җаваплы кардәшләр кайсы төркемгә вакытлыча икенче территориягә вәгазьләр өчен күчәргә кирәк икәнен хәл иткәндә акыллылык һәм ярату күрсәтерләр (Ягък. 3:17, 18).
4. Бүген нинди пәйгамбәрлек үтәлә?
4 Изге Язмаларда төрле телдә сөйләшкән кешеләр яхшы хәбәрне ишетәчәкләр дип пәйгамбәрлек язылган булган (Ачыл. 14:6, 7). Төрле телдә сөйләшкән төркемнәрдән һәм җыелышлардан вәгазьчеләр бер үк йортларда берьюлы вәгазьләмәсеннәр өчен һәм күп яңа кешеләргә, шул исәптән башка телдә сөйләшкән кешеләргә яхшы хәбәр игълан ителсен өчен яхшы хезмәттәшлек кирәк (Эфес. 4:16).