Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, июль—сентябрь
«Камил никахлар юк, шуңа күрә һәр гаиләдә үз авырлыклары бар. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу авырлыкларны чишәргә өйрәнергә кирәк? [Җавабын тыңла, аннары Гыйбрәтле сүзләр 18:19 ны яки 1 Көринтлеләргә 13:4, 5 не укы.] Бу мәкаләдә Изге Язмаларга нигезләнгән 4 киңәш турында әйтелә. Алар гаиләдәге авырлыкларны чишәргә ярдәм итә». 28 нче биттә башланган мәкаләгә игътибар ит.
Күзәтү манарасы, июль—сентябрь
«Сез ничек уйлыйсыз, Чиксез куәтле Аллаһы һәрбер кешегә игътибар итәме? [Җавабын тыңла. Аннан соң Лүк 12:6, 7 не укы.] Бу мәкаләдә Аллаһы һәрберебезне кадерли һәм һәрберебез турында кайгырта икәне әйтелә». 13 нче биттә башланган мәкаләне күрсәт.