Без кыйммәтле хәзинә белән бүлешәбез
1 Аллаһы Сүзе безнең өчен кадерле булган рухи хәзинәләргә бик бай (Мәд. 11:7; 118:11, 14). Бер тапкыр Гайсә Патшалыкның төрле якларын күрсәтүче ачык мисаллар сөйләгән һәм аннан соң шәкертләреннән: «Сез боларның барысын да аңладыгызмы?» — дип сораган. Уңай җавап ишеткәч, ул болай дигән: «Күкләр Патшалыгының шәкерте булган һәр канунчы үзенең келәтеннән иске әйберләрен дә, яңаларын да чыгаручы йорт хуҗасы белән охшаш» (Мат. 13:1—52).
2 Өйрәнә башлаганда белгән Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне «иске хәзинә» белән чагыштырырга мөмкин. Шәхси өйрәнү ярдәмендә Аллаһы Сүзенең тирәнлекләрен әкрен-әкрен белеп, без Изге Язмалардагы башка хакыйкатьләрне таптык һәм алар безнең өчен «яңа хәзинә» кебек булды (1 Көр. 2:7). Шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» ярдәмендә без яңа хәзинәләрне аңлый башладык (Мат. 24:45).
3 Без бу рухи хәзинәләрне — искеләрен дә, яңаларын да — бик кадерлибез. Бу безне башкаларга белгән кыйммәтле хакыйкатьләр турында сөйләр өчен һәм Аллаһы Сүзен өйрәтүчеләр булыр өчен, өйрәнергә һәм тәҗрибә җыярга дәртләндерә.
4 Гайсә үрнәк калдырган. Бу рухи хәзинәләргә үз карашын күрсәтеп, Гайсә арыган чакта да бу хакыйкатьләр турында сөйләр өчен бар көчен куйган (Яхъя 4:6—14).
5 Гайсәнең рухи яктан фәкыйрьләргә карата яратуы аны тормыш бирүче Аллаһы хакыйкатенең хәзинәләре белән бүлешергә дәртләндергән (Мәд. 71:13). Ул Аллаһы һәм аның нияте турында белергә теләгән кешеләрне кызганган һәм «аларны күп нәрсәләргә өйрәткән» (Марк 6:34).
6 Гайсәдән үрнәк ал. Без рухи хәзинәләребезне кадерләсәк, Гайсә кебек, кешеләргә Аллаһы хакыйкатьләрен сөйләячәкбез һәм аларны Изге Язмалардан күрсәтергә тырышачакбыз (Гыйб. сүз. 2:1—5). Без кайвакыт арысак та, Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турында күтәренке рух белән сөйләячәкбез (Марк 6:34). Рухи хәзинәләр өчен рәхмәтлегебез безне һәрвакыт бүлешер өчен мөмкинлекләр эзләп, хезмәттә булдыра алганны эшләргә дәртләндерәчәк.