Сораулар рамкасы
◼ Кияү белән кәләш Патшалык Залында туй нотыгы булуын теләсә, аларга өлкәннәр белән нинди сораулар турында сөйләшергә кирәк?
Изге Язмалардагы принциплар буенча оештырылган туйлар Йәһвәгә дан китерә. Бу бигрәк тә Патшалык Залында әйтелгән туй нотыгына кагыла, чөнки тирә-яктагы кешеләр анда узган вакыйгаларны безнең оешмабызның өлеше итеп күрә. «Һәрнәрсә тәртипле һәм килешле булсын» өчен, җыелыш өлкәннәре кияү һәм кәләш белән туй нотыгына кагылышлы кайбер сораулар турында сөйләшсә, дөрес булыр иде (1 Көр. 14:40).
Патшалык Залындагы туй нотыгы турында үтенечне шул залда очрашкан җыелышның хезмәт комитетына хатта язарга кирәк. Кияү белән кәләш хатны алдан ук язарга тиеш. Шулай ук аларга хатта Залны нинди көнне һәм сәгать ничәдә кулланырга теләгәннәрен күрсәтергә кирәк. Шуны истә тоту мөһим: өлкәннәр туй нотыгы аркасында очрашуларның тәртибен үзгәртмәячәк. Шулай ук кияү белән кәләшнең тәртипләре яхшы булырга тиеш. Алар Изге Язмалардагы принциплар һәм Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәргә тиеш.
Кияү һәм кәләш хезмәт комитеты белән алдан ук очрашып, туй нотыгына бәйле әзерләнүләр турында сөйләшсә, туй Аллаһыбызга дан китерәчәк. Өлкәннәр парга үз теләкләрен такмаячак, ләкин берәр нәрсәне яраксыз дип тапсалар, үзгәрешләр ясарга киңәш итәчәк. «Патшалык көйләре»н яки безнең җыр китапларында булган музыканы гына уйнатырга ярый. Патшалык Залын бизәү яки урындыкларны күчерү турында шулай ук өлкәннәр белән сөйләшергә кирәк. Фотога төшергәндә яки видеога яздырганда бернәрсә дә бу вакыйганың мөһимлеген киметергә тиеш түгел. Өлкәннәр Патшалык Залында репетиция уздырырга рөхсәт итә алалар, ләкин бу башка җыелышларны үткәрергә комачауламасын. Чакыруларны белдерүләр тактасына эләргә кирәкми. Әмма өлкәннәр хезмәт очрашуы вакытында туй нотыгы турында кыска белдерү ясый алалар.
Кияү һәм кәләш ягыннан шаһитләр яки никахлашуда турыдан-туры катнашкан кешеләр суга чумдырылган булырга тиеш дигән таләп юк. Ләкин шунсы мөһим: аларның тормышлары ачыктан-ачык Изге Язмалардагы принципларга каршы килмәсен һәм аларның тәртипләре шикле булмасын. Туй нотыгын өлкән сөйләргә тиеш. Өлкәннәр — Аллаһы Сүзенә оста өйрәтүчеләр, шуңа күрә алар бу мөһим вакыйга белән бәйле Изге Язмалардагы принципларга оста итеп игътибар итәчәкләр (1 Тим. 3:2).
Туй нотыгын сөйләгән өлкән дә Патшалык Залында үткәрелгән бу вакыйга өчен җаваплы, шуңа күрә аңа бу вакыйганың тәртибен сөйләргә кирәк. Ул парның очрашып йөргән вакыттагы әхлакый тәртибе турында белер өчен алар белән очрашачак. Өйләнешергә җыенган пар аның белән сөйләшкәндә, намуслы һәм эчкерсез булырга тиеш. Кияү яки кәләш элек өйләнгән я кияүдә булган булсалар, алар Изге Язмалар һәм закон буенча никахка керә алганнарын расларга тиеш (Мат. 19:9). Моның өчен өлкәнгә аерылышу турында таныклыкны күрсәтергә кирәк булыр.
Өйләнешергә җыенган пар өлкәннәр белән ачык итеп аралашса һәм бар нәрсәдә хезмәттәшлек итсә, туй барысы өчен шатлыклы вакыйга булачак (Гыйб. сүз. 15:22; Евр. 13:17).