Изге Язмалар өйрәнүләрен тәкъдим итәр өчен махсус көн
1 Гыйнвардан башлап һәр җыелышта Изге Язмалар өйрәнүләрен тәкъдим итәр өчен һәр айның берәр ял көне, бәлки беренче атнадагы ял көне, билгеләнәчәк. Кайсы көн уңайлырак булуына карап, бу шимбә яки якшәмбе булырга мөмкин. Бу көнне кеше Изге Язмалар өйрәнүеннән баш тартса да, вәгазьче «Хак тәгълиматлар» китабын яки соңгы журналны калдыра ала. Барлык өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр бу көнне вәгазьдә катнашыр өчен һәм вәгазьчеләргә Изге Язмалар өйрәнүләрен башларга ярдәм итәр өчен бар көчләрен куярга тиеш.
2 Җыелышның хезмәт комитеты Изге Язмалар өйрәнүләрен тәкъдим итәр өчен берәр ял көнен билгеләячәк. Бу көн турында вәгазьчеләргә вакыт-вакыт искә төшереп торырга кирәк. Бу аларга әзерләнергә һәм өйдән-өйгә вәгазьләгәндә яки кызыксынган кешеләргә кабат килеп-киткәндә Изге Язмалар өйрәнүләрен тәкъдим итәргә булышачак.
3 Ничек әзерләнергә. «Безнең патшалык хезмәтебез» 2006 ел, гыйнвар (рус) санының өстәмә битләрендә һәм «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабының 11 битендә Изге Язмалар өйрәнүләрен башлар өчен кереш сүзләрне табып була. Кайберәүләр «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» яки башка трактатлар кулланалар. Шулай ук «Безнең патшалык хезмәтебез» (рус) 2007 ел, август санының 3 битендә журналларны алган кешеләргә кабат килгәндә Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен кереш сүзләр китерелә. Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр 10—15 минутлык вәгазь өчен очрашу графигы төзәячәкләр. Бу очрашуда Изге Язмалар өйрәнүләрен башлар өчен бер-ике кереш сүзләрне карап чыгарга һәм сәхнәләштерергә кирәк.
4 Әлбәттә, һәр кеше Изге Язмаларны өйрәнә башламас яки аны дәвам итмәс. Бу безне туктатырга тиеш түгел, чөнки эчкерсез кешеләрне үз оешмасына Йәһвә китерә (Яхъя 6:44). Без хакыйкать орлыкларын чәчәргә генә түгел, ә шулай ук тамыр җибәргән орлыкны үстерергә һәм аңа су сибәргә, ягъни эчкерсез кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнергә тиеш. Шулай эшләп, без Аллаһының хезмәттәшләре булабыз (1 Көр. 3:9).