Хезмәтебез аша Аллаһыны яратуыбыз күренә
1. Аллаһыны ярату Гайсәне нишләргә дәртләндергән?
1 Гайсәне хезмәт итәргә ярату дәртләндергән. Аның хезмәтенең һәр ягы ул Йәһвәне яратканын дәлилләп торган. Гайсә болай дигән: «Дөнья белсен: Мин Атаны яратам һәм, Ата Миңа нинди әмер биргән булса, мин шуны башкарам» (Яхъя 14:31). Гайсә шәкертләре буларак, безгә дә хөрмәт күрсәтелгән: Аллаһыны нык яратуыбызны без хезмәтебез белән күрсәтә алабыз (Мат. 22:37; Эфес. 5:1, 2).
2. Йәһвәне яратуыбыз хезмәтебезгә ничек тәэсир итә?
2 «Исемең изге дип икърар ителсен». Йәһвә һәм аның Патшалыгы турында мөмкинлек булган саен ашкынып сөйләгәндә, без Аллаһыга карата яратуыбызны күрсәтәбез һәм, чынлыкта, аның исеменең изге дип икърар ителүенә ярдәм итәбез (Мәд. 82:19; Йәз. 36:23; Мат. 6:9). Гайсәнең хезмәте кебек, безнең хезмәтебез дә Йәһвә исеме изгеләндерелгәнен һәм аның ихтыяры үтәлгәнен телибез икәнен күрсәтә (Мат. 26:39).
3. Йәһвәне яратуыбыз авырлыкларны җиңәргә ничек булыша?
3 Ярату ярдәмендә авырлыкларны җиңәбез. Йәһвәне ярату бар каршылыклардан өстенрәк (1 Көр. 13:4, 7). Гайсә тормышындагы берничә очрак аны хезмәтеннән туктата алган. Әмма авырлыклар белән очрашканда аның тирән яратуы һәм Йәһвә ихтыярын үтәргә теләге җиңеп чыгарга ярдәм иткән (Марк 3:21; 1 Пет. 2:18—23). Без дә күп авырлыклар белән очрашабыз, ләкин Аллаһыны яратуыбыз безгә аларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Мәсих үрнәген тотсак, без кыю булачакбыз һәм хезмәтебездә кулыбыздан килгәнне эшләячәкбез. Гаиләдәге каршылыклар, начар сәламәтлек, олы яшь яки кешеләрнең ваемсызлыгы безне боектырырга мөмкин, ләкин бу безне туктатмый: без хезмәтебезне булдыра алганча уңышлы башкарып Йәһвәгә яратуыбызны күрсәтәбез.
4. Йәһвәне яратуыбыз безгә нинди хөрмәтле мөмкинлек бирә?
4 Ярату көчле, һәм безнең Аллаһыга карата эчкерсез яратуыбызны хезмәтебездә күрсәтергә мөмкинлегебез бар (1 Көр. 13:13). Йәһвәнең исеме мәңгегә изге дип икърар ителәчәк вакыт бик якын, шуңа күрә мәхәббәтебез «артканнан арта барсын» (Флп. 1:9; Мат. 22:36—38).