Хезмәтеңне киңәйтә аласыңмы?
1. Нинди ашыгыч эш бар, һәм ни өчен ул ашыгыч?
1 Патшалык турындагы яхшы хәбәр белән күп кешеләрнең кызыксынганын күреп, Гайсә үз шәкертләренә: «Ашлык Хуҗасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр җибәрсен»,— дигән (Мат. 9:37, 38). Без ашлык уру вакытының соңгы сәгатьләрендә яшибез, шуңа күрә безнең эшебез элеккегә караганда тагы да ашыгычрак. Димәк, безгә хезмәтебезне ничек киңәйтә алганыбыз турында дога кылып уйларга кирәк (Яхъя 14:13, 14).
2. Эшчеләр кирәк дигән дәртләндерү ишеткәч, кайберәүләр нәрсә эшләгән?
2 Хезмәтне киңәйтү юллары. Күпләр, Йәһвәнең җитәкчелеге һәм ярдәме белән, пионер хезмәтен башлаганнар (Мәд. 25:2, 3; Флп. 4:6). Кайберәүләр елга бер-ике ай дәвамында ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә тырышканнар. Бу алар өчен хезмәтне киңәйтергә яхшы мөмкинлек булган. Ярдәмче пионер хезмәте аларга шатлык китергән һәм бу күбесен гомуми пионер хезмәте турында уйларга дәртләндергән (Рәс. 20:35).
3. Элек пионер булып хезмәт иткән булсаң, хәзер син нәрсә турында уйлый аласың?
3 Пионер хезмәтен яңадан башлый аласыңмы? Элек пионер булып хезмәт иткән булсаң, син ул искиткеч вакытны, һичшиксез, сагынып искә төшерәсеңдер. Ә яңадан пионер булып хезмәт итү мөмкинлеге турында дога кылып уйланганың бармы? Пионер хезмәтен калдырырга мәҗбүр иткән сәбәпләр башка инде комачауламый торгандыр. Һәм хәзер, бәлки, син яңадан пионер хезмәтен башлый алырсың (1 Яхъя 5:14, 15).
4. Һәрберебезнең нинди кабатланмас мөмкинлеге бар?
4 Хәзер ашлык уру вакытының иң кызу чагы, һәм ул тиздән тәмамланачак (Яхъя 4:35, 36). Вәгазьдә катнашуыбызны киңәйтер өчен без тормышыбызда берәр төрле үзгәрешләр ясый алабызмы? Әйдәгез һәрберебез хәзерге шартларыбызны тикшерик. Ә чын күңелдән тикшереп, хезмәтебезне киңәйтә алмаганыбызны күрсәк, вәгазьдә уңышлырак булырга мөмкинлекләр эзли алабызмы? (Марк 12:41—44). Йәһвә бу кабатланмас эштә күбрәк катнашырга мөмкинлекләре булган кешеләрне куллана. Бу алар өчен зур хөрмәт! (Мәд. 109:3).