Лаеклы кешеләрне эзлибез
1. Хезмәттә катнаша алганыбыз өчен рәхмәтле булуыбызны без ничек күрсәтәбез?
1 Гайсә юаш кешеләрне яхшы хәбәр белән юатыр өчен, ерак җирләрдә вәгазьләгән (Ишаг. 61:1, 2). Мәсихнең вәкилләре һәм илчеләре буларак, безнең бүген хөрмәтле мөмкинлегебез бар: без Мәсихтән үрнәк алып, территориябездә армый-талмый һәм тырышып лаеклы кешеләрне эзлибез (Мат. 10:11; 2 Көр. 5:20).
2. Паул вәгазьләү юлын ничек үзгәрткән һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?
2 Вәгазьләү юлларын үзгәртик. Гадәттә рәсүл Паул башта, яһүдләргә һәм прозелитларга вәгазьләр өчен, яһүдләр гыйбадәтханәсенә йөргән (Рәс. 14:1). Филиппуйда исә Паул белән Силас «дога кылу урыны» шундадыр дип уйлап, кешеләрне эзләргә барганнар. Алар җыелган хатын-кызларга вәгазьли башлаганнар, һәм аларның берсе, Лудия, хакыйкатьне бик тиз кабул иткән (Рәс. 16:12—15).
3. Өйдән-өйгә вәгазьләүдән тыш, тагын ничек вәгазьләп була?
3 Өйдән-өйгә вәгазьләүдән тыш, син шулай ук кешеләргә территориягездәге вокзалларда, паркларда, эшкә урнашу бюроларында, күп кеше йөргән урамнарда, эш урыннарында һәм сәүдә үзәкләрендә вәгазьли аласыңмы? Син, бәлки, сакланган комплексларда яшәүче кешеләргә хатлар яки телефон аша вәгазьли алырсың. Игътибарлы булсак һәм төрле шартларда вәгазьләү юлларын үзгәртсәк, Раббының «эшен бар көчебезне куеп башкарачакбыз» (1 Көр. 15:58).
4. Җыелышның территориясе кечкенә булса, нәрсә эшләп була?
4 Күп вәгазьчеләр үз хезмәтләрен киңәйтер өчен, чит илдәге яки үз илләрендәге башка җыелышка күчәләр. Бүтәннәр башка илдән килгән кешеләргә вәгазьләр өчен, яңа телне өйрәнәләр.
5. Без яшәгән вакытка карашыбыз нинди булырга тиеш, һәм без нәрсә эшләргә тәвәккәл?
5 Барыбызга да «басу — дөнья» икәнен истә тотарга кирәк (Мат. 9:37; 13:38). Бу явыз дөнья төзелешенең ахыры якын, шуңа күрә һәрберебез хезмәтне киңәйтер өчен үз шартларын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен карап чыгарга тиеш. Йәһвә безгә мондый ышандыру бирә: без Патшалык эшләрен беренче урынга куйсак, хезмәтебезне киңәйтергә эчкерсез тырышлыкларыбызны ул фатихалаячак (Мат. 6:33).