Кайчан кабат килеп-китәргә?
1. Шәкертләр булдыру эшенә нәрсә керә?
1 Шәкертләр булдыру эшенә Йәһвә Патшалыгы турында белергә теләгән һәр кешегә кабат килеп-китү керә (Мат. 28:19, 20). Кабат килеп-китү өчен иң яхшы вакытны сайлаганда, без үзебезнең һәм кызыксынган кешенең планнарын исәпкә алабыз. Ни өчен кабат килүне озакка сузмаска кирәк?
2, 3. Ни өчен без мөмкин булганча тизрәк кабат килеп-китәргә тырышырга тиеш?
2 Ни өчен тизрәк кабат килергә? «Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне» вәгазьләү эше тиздән тәмамланачак, чөнки бу дөнья төзелешенең ахыры якынлаша (Мат. 24:14; 1 Пет. 4:7). Кызыксынучы кешеләрнең котылырга әле мөмкинлеге бар, шуңа күрә без «Аллаһы сүзен игълан итәргә» әзер тор дигән күрсәтмәне тыңларга тиеш, бу шулай ук күрсәтелгән кызыксынуны үстерер өчен, мөмкин булганча тизрәк кабат килергә кирәк дигәнне аңлата (2 Көр. 6:1, 2; 2 Тим. 4:2).
3 Шайтан кызыксынучы кешенең йөрәгенә эләккән һәркайсы Патшалык орлыгын юк итәргә бик тели (Марк 4:14, 15). Еш кына туганнар, хезмәттәшләр һәм башкалар кызыксыну күрсәткән кешедән көлә. Башкалар кызыксыну утын сүндергәнче, тизрәк кабат килсәк, без беренче сөйләшүебезне дәвам итә алачакбыз.
4. Беренче килүдә кабат килер өчен ничек нигез салып була?
4 Очрашырга сөйләш. Беренче килүдә кабат очрашу турында төгәл сөйләшсәк, яхшырак булыр. Берәр сорау күтәр һәм икенче килгәндә бу сорауга җавап бирерсең. Барысын яхшылап язып бару мөһим. Графигың рөхсәт итсә, син киләсе көнне яки берничә көннән соң килә алуың турында сөйләшә аласың. Кеше белән ял көннәрендә сөйләшкән булсаң һәм ул атна дәвамында эшләсә, сез, бәлки, киләсе ялларда очрашырга сөйләшерсез. Очрашырга сөйләшкәч, үз сүзеңдә тор (Мат. 5:37).
5. Озакка сузмыйча кабат килеп-китү Гайсәнең шәкертләр булдырырга дигән әмерен үтәргә ничек ярдәм итә?
5 Кызыксынган кешеләргә мөмкин булганча тизрәк кабат килеп-китәргә яхшы сәбәпләребез бар. «Вакыт инде аз», шуңа күрә очрашырга сөйләш һәм тизрәк кабат килеп-кит (1 Көр. 7:29). Патшалык турындагы хәбәр белән кызыксынган кешеләргә тизрәк кабат килеп-китсәк, тырышлыкларыбыз күбрәк уңышлар китерер.