Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 11/09 2 б.
  • «Рух белән янып торыгыз»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Рух белән янып торыгыз»
  • Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Охшаш мәкаләләр
  • Без хезмәттә ашкынучан булып калырга тиеш
    Безнең изге хезмәтебез 2007
  • Кичә алдыннан һәм аннан соң Йәһвә белән Гайсәнең ашкынуларыннан үрнәк алырсыңмы?
    Безнең изге хезмәтебез 2015
  • Яхшы Хәбәрне ашкынып игълан итегез
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Сез «игелекле эшләргә ашкынып» торасызмы?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2009
km 11/09 2 б.

«Рух белән янып торыгыз»

1. Вәгазебез нәрсә белән аерылып торырга тиеш?

1 Мәсихче хезмәтебезнең һәр төрендә ашкынучан булырга кирәк. Изге Язмаларда «Рух белән янып торырга» һәм «Раббыга хезмәт итәргә» дигән дәртләндерү язылган (Рим. 12:11). Әмма күп нәрсәләр хезмәттәге ашкынуыбызны киметә ала. Безгә ашкынуыбызны «үстерергә» һәм Патшалык хезмәтебездә тырышып катнашырга нәрсә ярдәм итәчәк? (2 Тим. 1:6, 7).

2. Изге Язмаларны шәхси өйрәнү ашкынып вәгазьләү белән ничек бәйле?

2 Изге Язмаларны шәхси өйрәнү. Уңышлы Патшалык вәгазьчесе Аллаһы канунын ярата һәм андагы хакыйкатьләр аның күңеленә тирән тәэсир ясый (Мәд. 118:97). Шәхси өйрәнү вакытында белгән Изге Язмалардагы хакыйкатьләр безне эш итәргә дәртләндерә һәм ашкынуыбызны көчәйтә. Андый хакыйкатьләрне бирүче Аллаһыга карата ярату һәм башкаларга яхшы хәбәрне җиткерү теләгебез Йәһвәне данларга һәм аның исемен халык алдында мактарга дәртләндерә (Евр. 13:15). Әйе, яхшы хәбәрне тырышып сөйләсәк, без аның кыйммәтлеге өчен тирән рәхмәтебезне күрсәтәбез.

3. Аллаһының изге рухы хезмәтебезгә ничек тәэсир итә ала?

3 Аллаһы рухын сорап дога кыл. Үз көчебез белән генә хезмәт уңышлы булмаячак. Аллаһының изге рухы безгә тоткарлыксыз тәэсир итсә, бу бездә чын ашкыну үстерәчәк (1 Пет. 4:11). Куәт Чыганагына якынлашу безгә кыюлык белән шаһитлек итәр өчен рухи көч бирәчәк (Ишаг. 40:26, 29—31). Рәсүл Паул үз хезмәтендә каршылыклар белән очрашкач, Аллаһы аңа ярдәм иткән (Рәс. 26:21, 22). Йәһвәнең ныгытучы рухы безгә хезмәттә янып торырга булыша ала, шуңа күрә рухны сорап дога кылырга кирәк (Лүк 11:9—13).

4. Ашкыну нинди яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, ләкин нәрсәне истә тотарга кирәк?

4 Патшалык турында вәгазьгә карата янып торган ашкыну еш кына кардәшләр арасында зуррак ашкыну үстерә (2 Көр. 9:2). Вәгазьләгәндә, кешеләр күтәренке рух һәм ышаныч белән әйтелгән хәбәрне теләбрәк тыңлар. Әмма ашкыну һәрвакыт әдәплелек һәм басынкылык сыйфатлары белән бергә булырга тиеш (Тит. 3:2). Без һәрчак кешене һәм аның сайлау иреген хөрмәт итәргә тырышабыз.

5. Без нинди рухландырылган киңәшне кулланырга тиеш?

5 Патшалык вәгазьчеләре буларак, әйдәгез һәрвакыт «рух белән янып торыйк». Изге Язмаларны шәхси өйрәнеп һәм Йәһвәгә эчкерсез дога кылып ашкынуны үстерик, ул гына безгә куәтле изге рух бирә ала. Шулай итеп без хезмәтебезне «Изге Рух һәм тирән ышану белән» ашкынып башкара алачакбыз! (1 Тес. 1:5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу