Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, гыйнвар—март
«Изге Язмаларда Аллаһы кешеләргә мәңге яшәргә тәкъдим иткәне турында әйтелә. Сез ничек уйлыйсыз, шулай эшләргә Аллаһыны нәрсә этәрә? [Җавабын тыңла.] Инҗилдә моның турында нәрсә әйтелгән икәненә игътибар итегез. [Яхъя 3:16 ны укы.] Бу мәкаләдә моның турында күбрәк әйтелә». 15 нче биттәге мәкаләне күрсәт.
Күзәтү манарасы, апрель—июнь
«Кайбер чыганакларда Гайсә Инҗилдә әйтелгәнчә үлмәгән, ә өйләнгән һәм аның балалары булган диелгән. Сезнең моның турында ишеткәнегез бармы? [Җавабын тыңла.] Бу сорау буенча хакыйкатьне белү мөһим. [Яхья 17:3 не укы.] Бу мәкаләдә Изге Язмаларда Гайсә турында әйтелгәнгә ышаныр өчен сәбәпләр китерелә». 26 нчы биттә башланган мәкаләне күрсәт.