Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, апрель—июнь
«Кайбер кешеләр Гайсә гади пәйгамбәр булган һәм башка пәйгамбәрләрдән, мәсәлән Мусадан, аерылып тормаган дип саныйлар. Сез дә шулай уйлыйсызмы? [Җавабын тыңла.] Гайсә үзенең кеше булып туганчы күктә яшәгәне турында әйткән. Мин сезгә аның сүзләрен укып чыгарга телим. [Яхъя 6:38 не укы.] Бу мәкаләдә аның турында күбрәк әйтелә». 5 нче биттәге мәкаләне күрсәт.
Күзәтү манарасы, апрель—июнь
«Бүгенге көннәрдә күп ата-аналар үз балаларын әхлакка өйрәтергә тырыша. Сез ничек уйлыйсыз, бу чыннан да мөһимме? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда балаларны кечкенәдән үк өйрәтергә киңәш бирелә. [Гыйбрәтле сүзләр 22: 6 ны укы.] Бу мәкаләдә Гайсәнең искиткеч үрнәгенә игътибар ителә, һәм аның үрнәге ярдәмендә ата-аналар үз балаларын тыңлаучан булырга өйрәтә алачак». 30 нчы биттә башланган мәкаләгә игътибар ит.